Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовны концерт алдыннан суд приставы алып киткән: «Элекке хатынымның эше»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовны концерт алдыннан суд приставы алып киткән: «Элекке хатынымның эше»
Салават Камалетдинов

Кичә «Татнефть Арена»да узган «Татар радиосы»ның юбилей концертында Ришат Фазлыйәхмәтов та чыгыш ясарга тиеш булган.  Ләкин җырчы концертта катнаша алмаган. Моның җитди сәбәпләрен Ришат телеграм-каналында аңлата. 

26 май – күптән көтеп алган дата. «Татар радиосы»ның туган көне уңаеннан уздырылган концертта чыгыш ясарга тиеш идем. Ләкин бар да мин уйлаганча гади генә барып чыкмады,  залга кергәндә суд приставы вәкилләре туктатып, алып киттеләр.
Интернет киңлегендә минем турында бик күп мәгълүмат чыгар. Кайсы дөрес булыр, кайсы дөрес түгел, ләкин мөселманнарда һәрбер гамәл ният белән исәпләнә! Мин үземнең гамәлләрем өчен һәрчак җавап бирә торган кеше! Күңелем тыныч, чөнки мин гаделлекнең нәрсә икәнен яхшы беләм!
Элекке хатыным бик планлаштырып һәм уйлап, мине халык алдында хур итмәкче булгандыр, мөгаен! Ләкин шуны бел, мине бу гына сындырмас! Чөнки минем яраткан тугры тамашачым һәм саф күңелем бар!
Гаделлек бик тиздән минем юлымны яктыртыр! 
Соңгы елларда бик күп югалтулар кичердем, әти-әнине, абыйны җирләдем, эшсез калып очын-очка ялгаган чаклар да булды. Ләкин баладан мин беркайчан да баш тартмадым, аның белән күрешеп, урам буйлап нидер сөйләшеп йөрисем, үскәнен күрәсем килде... Миннән генә тормый шул. Уемда аягыма ныклап баскач, машина алып бирәм дигән максат яшәп килде һәм яши! Һәрбер мәсьәләне сөйләшеп тә чишеп була бит, мин үзем аңлаучан кеше. Биш минут булса да сөйләшик дип мөрәҗәгать тә иттем... Булган вакыйга башыма сыймый. Бүгенгә шул», – дип яза Ришат. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

  • Ришат Фазлыйәхмәтов: «Җыр — ул секс кебек. Җырлаганда рәхәт булырга тиеш!»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 май 2022
    Исемсез
    Менэ хатын Кыз нишлэтэ ирен.ир иткэндэ хатын что иткэндэ хатын дилэр .БИК дорес сузлэр.жэллим шушы ришатны...БИК акыллы монлы егет.эначит мондахатында гаепле.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100