Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның улына 1 миллион сум бурычы җыелган

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның улына 1 миллион сум бурычы җыелган
Салават Камалетдинов

Ришатны якларгамы, юкмы?


Татар эстрадасында шәхси тормышларын виртуаль дуслары белән бүлешкән тагын бер гаилә барлыкка килде. Ул Ришат Фазлыйәхмәтов һәм аның элекке хатыны Гөлназның әнисе Исламия ханым Назирова.

Өченче көн җырчы «Татар радиосы» концертында катнашмавының сәбәбен әйтте һәм үзен суд приставлары алып китүен оештыруда хатынын гаепләп язды.

26 май – күптән көтеп алган дата. «Татар радиосы»ның туган көне уңаеннан уздырылган концертта чыгыш ясарга тиеш идем. Ләкин бар да мин уйлаганча гади генә барып чыкмады, залга кергәндә суд приставы вәкилләре туктатып, алып киттеләр.

Интернет киңлегендә минем турында бик күп мәгълүмат чыгар. Кайсы дөрес булыр, кайсы дөрес түгел, ләкин мөселманнарда һәрбер гамәл ният белән исәпләнә! Мин үземнең гамәлләрем өчен һәрчак җавап бирә торган кеше! Күңелем тыныч, чөнки мин гаделлекнең нәрсә икәнен яхшы беләм! Элекке хатыным бик планлаштырып һәм уйлап, мине халык алдында хур итмәкче булгандыр, мөгаен! Ләкин шуны бел, мине бу гына сындырмас! Чөнки минем яраткан тугры тамашачым һәм саф күңелем бар! Гаделлек бик тиздән минем юлымны яктыртыр!

Соңгы елларда бик күп югалтулар кичердем, әти-әнине, абыйны җирләдем, эшсез калып очын-очка ялгаган чаклар да булды. Ләкин баладан мин беркайчан да баш тартмадым, аның белән күрешеп, урам буйлап нидер сөйләшеп йөрисем, үскәнен күрәсем килде... Миннән генә тормый шул. Уемда аягыма ныклап баскач, машина алып бирәм дигән максат яшәп килде һәм яши! Һәрбер мәсьәләне сөйләшеп тә чишеп була бит, мин үзем аңлаучан кеше. Биш минут булса да сөйләшик дип мөрәҗәгать тә иттем... Булган вакыйга башыма сыймый. Бүгенгә шул», – дип язды Ришат телеграм-каналында.

«Алиментыңны түлә!»

Ришатның әлеге посты астына элекке хатыны Гөлназның әнисе Исламия ханым Назирова җавап язган.

Ришат, син ник һаман кемнедер гаеплисең? Кирәкмәгән интервьюлар биреп, үзеңне аклыйсың? Мин аптырыйм синең безгә үпкәм бар дигәнгә. Мин үзем сиңа барысын да аңлаттым: «Ришат, аена 10 мең сум күп түгел, мин сиңа ай саен үзем биреп барам. Ләкин яңадан судка бирмә, Гөлназ белмәс тә. Аңа хәзер болай да авыр, балагыз бәләкәй, дидем. Юк, син бирдең. Ике адвокат ялладың. Шуңа судья сиңа алиментыңны арттырды, ике «минималка» ясады. Син ник алар турында язмыйсың?

Безнең гаиләнең нинди гаебе булды? Чакыргач, бала янына килмим, Гөлназны күрәсем килми, дидең. Гөлназ бер гаебе булмаса да аңлады, өйдән китеп торырга риза булды.

Кил дигән саен син сәбәп таптың. Әле «мин авылда» дидең, әле киләсем килми дип яздың. Исерек килеш килеп, урамда төне буе акырып та утырдың.

Җәй көне кил дип чакырдым. Син акчам юк дигәч, балага бер стакан җиләк ал да кил, дидем. Ә син миңа нәрсә дип җавап бирдең? Син хәтерләмәсәң, мин хәтерлим. «Мин үзем дә ятим бала, үземә дә җиләк алып бирүче юк», - дидең. Сиңа бит ул вакытта 30 яшь иде, акчам күп дип интервью бирдең, бер пачка акча тотып, фотолар куйдың.

Бала синнән 200 сумлык машина сорады, алып киләм дип алдадың. Ә мин биш машина сатып алып, «Улым, әтиеңнең вакыты юк, сиңа доставка белән җибәргән», - дип алдадым.

Нигә соң һаман без гаепле, синең безгә нинди үпкә хисең булырга тиеш? Аллаһы исеме белән сөйлисең, үзеңнең бер сүзең дә хак түгел. Бу постын алдында гына машинаңны полировать иткәнне күрсәттең. Аны приставлар күрә бит. Синең Гөлназны, аның гаиләсен гаепләргә хакың юк. Мескенләмә якыннарым үлде дип, үлү-туу бездән тормый. Якыннарның исән чакта кадерләрен белеп калырга кирәк.

Гөлназ синең хакта балага да, кешеләргә бер начар сүз дә әйтмәде. Синең кич 6да чәчтарашханәгә дип чыгып китеп, иртән 6да кайтканнарыңны да, безне анда бикләп калдырдылар дигән әкиятләреңне дә ул хәтерли. 17 декабрьдә репетициягә дип чыгып китеп, 12 гыйнварда гына кайтканыңны да онытмаган дип уйлыйм.

Тимати да аерылды, әмма балаларын, аларның аналарын хурламый, булыша, тырыша.

Син Искәндәрне бәләкәй дип уйлама, ул синең бөтен интервьюларыңны укып бара. Мыскыл итеп, аена 6 сум алимент җибәргәнеңне дә белер әле. Бездә бөтен смслар бар. Беркемне гаепләми, аңлап эш ит. Гаепсезләрне гаепләмә, ул зур гөнаһ.

Мин Гөлназга баланы үстерешәм, минем дә, хатыныңның да бернинди гаебе дә юк. Язасым килмәсә дә яздым. Ул, имеш, яратмаган, хатын-кызы назы җитмәгән дә өйләнгән. Аерылганыңа алты ел, оныт аны, ник һаман Гөлназ турында язасың? Бала бит укый! Алиментыңны түлә дә, яшә теләсә кем белән», - дигән тещасы Ришатка.

Виртуаль дөньяда яшәүчеләргә «азык» кына бир. Бүген алар ике лагерьга бүленде – Ришатны яклаучылар һәм алимент түләмәүдә гаепләүчеләр.

Бер ишләре Ришатны акыллы малай ди, баегач та түли башлар дип яклый, элеккеге хатынын күтәрелеп килгән җырчыга вакытсыз аяк чалуда гаепли. Ә икенче лагерьдагылар аерылган ир-ат алиментны вакытында түләргә, ә бала алимент алырга хокуклы булуын расларга тырыша.

«Улына бер миллион сум бурычы бар»

Җырчының виртуаль дусларыннан кала, фикер алышуда Ришатның элеккеге тещасы да актив катнаша.

«Ул бала янына тугач та бармады, сигәненнән җирәнде, памперс алыштырмады, баланы бар дип тә белмәде, белми дә. Ул үз рәхәтенә генә яши. Улы Искәндәр аңа күпме язды, шалтыратты, ул блокировкалап куйды. Ришат бала тугач та кайтып кермәде. Әле 10 көнгә югала, аннары бер ай югалып торды да, чыгып та китте», - дип җавап язган Исламия ханым «кызыгыз аерылган бит, Ришат түгел» дип язучыга.

«Безгә аның акчасы кирәкми. Әмма суд карары бар, пристав үз эшен эшли. Мин оныгымны яратам. Ришат безне гаепләп язгач кына дөресен сөйләргә булдым», - дип өстәгән Исламия ханым. Шулай ук ул җырчы киявенең 1 миллион сум бурычы булуы турында да язды.

Бу мәгълүматның дөреслеген ачыкларга теләп, «Интертат» хәбәрчесе җырчыга шалтыратты, әмма ул җавап бирмәде. Шулай ук Ришатның хәзерге хәләл җефете Эльмира, Ришатча әйтсәк, Тәтишка белән дә элемтәгә кердек. Ул Ришатның телефоны сүнгән булуын, ә үзе әлегә бу темага сөйләшә алмавын әйтте.

Суд приставларының сайтыннан алынган мәгълүмат буенча, 2018 елда Ришатның 929 меңгә якын бурычы бар!


«Аның бурычларын җыелып түләргә киңәш итәм»

Гөлназның бертуган апасы Лилия дә комментарий калдырган. «Минем Ришатның ялган сөйләвенә ачуым чыга. Чыннан да, аның улы алдында бурычы зур, балага теләсә нинди очракта акча кирәк. Ул мәктәпкә керә инде. Шушы көнгә кадәр сеңлем белән әти-әнием аны дөньяга, шулай ук әтисенә карата мәхәббәт белән үстерде.

Аллаһ, чыннан да, барысын да күрә һәм белә. Сез хакимият органнарының Гөлназ белән киңәшләшеп, җинаятьчене кайчан тотарга кирәген килешеп тора дип уйлыйсызмы? Ул законны бозган – балигъ булмаган бала алдында бурыч җыйган. Монда аның Гөлназ белән мөнәсәбәтләре турында фикер алышырга кирәкми, мәхәббәт булган да беткән. Уллары Искәндәр үсеп килә. Аны җыен юк-бар белән беркем борчымый», – дигән Лилия.

Социаль челтәрдә бу ситуациягә карата нинди генә комментарий калдырмаганнар!

«Балалар алимент алырга хокуклы, әмма бер ләкин бар... Әгәр дә ярату булмаса, ирләрне ун бала табып та тотып калып булмый. Бала белән бәйләп тота алмый берәү дә»;

«Хәзерге хатынына азрак акча туздырса, шулкадәр бурычы җыелмас иде. Хәзергесенең иреннәре күпертелгән, керфек үстерелгән, ясалма. Күпме акча кирәк аңа»;

«Әгәр ир-атның аз гына намусы булса, алиментын түләп барыр иде. Түләмәгәнгә 1 млн җыелган бит. Монда утырып Ришатны яклаучылар, үзегезне аның хатыны урынына куеп карагыз. Әгәр балагызның әтисе акча бирмәсә, барыгыз да суд юлын таптар иде. Ник ул баланы хатыны гына үстерергә тиеш соң? Ул бит аны үзе генә тапмаган» кебек комментарийлар да бик күп.

«Ришат алимент түлиме-юкмы, белмибез. Без аны артист буларак яратабыз. Баегач, акчасын да күп итеп бирер, тик менә вакытсыз аяк чаласыз, үзе дә яңа гына күтәрелеп килә. Бергә яшәгәндә тора алмый, аерылгач синнән башка яхшырак яши башласалар да түзә алмыйлар. Түләр малаена, акылсызга охшамаган», дип җырчыны яклаучылар да шактый.

«Чыннан да, барыгыз да сүз белән Ришатны яклап утырасыз. Барлык киңәшчеләргә җыелып, аның законлы бурычын түләргә тәкъдим итәм», - дип язган җырчының элеккеге хатынының бертуган апасы һәм тещасы.

«Бу бик четерекле мәсьәлә, моны үзләренә хәл итәргә кирәк. Без чынлыкта ни булганы белмибез. Без Ришатның иҗатын яратучылар дөрес нокта куелуын гына телибез»;

«Туйдыгызмы чәйнәп? Хәзер йотыгыз да, тынычлыпап йоклагыз. Алар сезнең тормышны тикшерми. Үз көчләре белән тормыш итәләр, тырышалар», - дип комментарий язучыларны туктатырга теләүчеләр дә бар.

«Залда никадәр халык иде. Алар турында уйлаучы булдымы икән? Менә мин үзем 3 500 сумга билет алып, Салават белән Ришатны тыңлар өчен барган идем. Концерт беткәч тә була иде, нигә концертны бозарга?» - дип язучыга: «Ришат уйласын тамашачылары турында. Бурыч җыймасын иде, акча эшли бит, үз баласына ай саен 10 мең түләп бармаска, адәм көлкесе», - дип җавап язган берсе.

Ришат Фазлыйәхмәтовны концерт алдыннан суд приставы алып киткән дип яздык.

Ришат Фазлыйәхмәтовның элекке хатынын гаепләүләренә тещасы җавап бирде.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 28 май 2022
    Исемсез
    тугел.нишлэпылып семьяга.алемент тулэмэгэн икэн Аны концерттан алып китэсе тугел бит..шунын кадэр ашыгыч булгач миллианга жыелганын по отеп тормаска иде .нишлэп матур гына яшэп ятканда безнен яраткан артисыбызны ботен доньяга фаш итэргэ?Аны тыныч юл белэндэ Хэл илтеп була.приступ
  • 28 май 2022
    Исемсез
    Апасынында
  • 28 май 2022
    Исемсез
    Монда Ришат кына гаепле тугел.шунын кадэр ойрэтучелэр янында ничек яшэсенди ул бу вакытында киткэн Ришат болардан молодец.акыллы егет.алементы кирэк булгач эйбэт кенэ торырга иде хатыныда.бу доньяда ботен гаеп семьяда хатын кыздан.безнен буын тузеп яшэдек бит.эзерэк бала хакын хакларга кирэк .балага эти кирэк .узегз очен генэ яшэмэгез хатын кызлар.тузеп яшисе ул тормышка чыккач.эллэ нэрсэлэр язып киявегезне мыскыл илтеп ятмагыз.авызыгыз кара кан булсада ботен доньяга кычкырмагыз.менэ бит узенгэ тормыш итэргэ менэ дигэн Кыз Таркан бит .матур яшилэр дип белэм.хатыны укымышлы бит.яшэсеннэр матур илтеп.конлэшмэгез Хэм безнен монлы жырчыбызны мыскыл итмэгез.семьсы булмаганда нишлэп язмадыгыз сон.тулэр алементында борчымагыз аны.мин ришатны беркемедэ тугел но ижатына гашыйк .тимэгез Анга.сенгем иренне ярат .кешене куздэн карап нинди икэне беленэ.сау сэлэмэт булыгыз матур таза САУ балалар устерегез.конлэшеп улсеннэр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100