Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күкрәк формасын үзгәрттем, бераз зурайттым» — маммопластика нигә шулай популяр?

Интернеттагы мәгълүматларга караганда, Россиядә соңгы ун елда күкрәкләрнең формасын һәм үлчәмен үзгәртү буенча операцияләр ясау өч тапкыр арткан. Ни өчен бу операция хатын-кызлар арасында шулай популяр? Хатын-кызларның әлеге адымга бару сәбәбе нидә? «Интертат» шул сорауларга җавап эзләде. 

news_top_970_100
«Күкрәк формасын үзгәрттем, бераз зурайттым» — маммопластика нигә шулай популяр?
https://www.instagram.com/liliya_khairullina_official/

Россия пластик операцияләр ясау популяр булган беренче унбиш ил исемлегенә керә. Алар арасында күкрәкнең формасын яки үлчәмен үзгәртү өчен ясалган операцияләр иң күбе. Безнең илдә соңгы ун елда күкрәкне зурайту буенча операцияләр саны өч тапкыр арткан.

Пластик хирургларга медицина күрсәткечләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр (мәсәлән, яман шеш булу сәбәпле күкрәген алдырганнан соң аны формага китерү) дә бар, әлбәттә. Әмма сер түгел, пластик операцияләр ясый торган клиникаларның төп клиентлары — сау-сәламәт, тагын да матуррак булырга теләгән хатын-кызлар. Картаясы килмичә, йөзен тарттыру, борын формасын үзгәртүне бик тырышсаң, аңлап була әле. Ә менә күкрәгеңне үзгәртәм дип үзең теләп табиб пычагы астына ят әле син! Бу урында «матурлык корбаннар сорый» дигән әйтемне куллану урынлымы икән? Киселгән урынның бер дә авыртмыйча гына төзәлүе дә икеле. Әле бу хезмәтләрнең бәяләре дә тешләшүне исәпкә алсаң, үзеннән-үзе ни өчен мондый операцияләр шулкадәр популяр соң дигән сорау килеп туа. Без шуңа җавап табарга тырыштык.

Шушы көннәрдә җырчы, популяр блогер Лилия Хәйруллинаның маммопластика ясатуы һәм моны халыктан яшермәве дә түбәндәге язманы әзерләргә этәргеч бирде. 

«Формасын үзгәрттем, азрак зурайттым да»

Лилия Хәйруллинаның күкрәгенә пластик операция ясатуы һәм бу турыда социаль челтәрләрдә ачыктан-ачык сөйләве бөтен интернетны шаулатты. Лилиянең мондый интим әйберләр белән бүлешүенә шаккатты да соң инде халык. Кемдер тәнкыйтьләде, кемдер ләгънәтләде, «булдырган» дип теләктәшлек белдерүчеләре дә табылды. Әлеге «кыю» адымы турында җырчының үзе белән сөйләштек. 

Лилия, күкрәгеңә операция ясату теләгең күптән бар идеме? 

Һәр хатын-кызның формада буласы килә бит инде. Өч бала әнисе булгач та барыбер камиллеккә омтыласың. Мин үзем һәрвакыт өч балам булуын теләдем. Дүртенчесе артыннан барырмынмы икән, белмим. Операцияне мөмкинлегем булганда дип ясаттым. Күкрәккә пластик операция бүгенге көндә иң популяр операцияләрнең берсе. Аны һәр икенче хатын-кыз ясата, ул турыда кычкырып кына йөрмиләр. Безнең халык андый әйберләр турында сөйләргә күнекмәгән бит, аннан безнең менталитет та шундый. Ә мин — Хәйруллина, шуңа күрә курыкмыйча барысын да әйтә алам. Мине кеше белә, башкалар фикере турында артык уйланып торганым юк. Һәр кешенең үз тормышы, үз язмышы. Аны үз кулыңа алып, кеше сүзләренә карамыйча гына яшәргә кирәк

Операция ничек үтте? 

Миңа операцияне бик тә тәҗрибәле табиб ясады. Ул минем бик күп танышларыма операция ясады, шуңа күрә курыкмыйча, тулысынча ышанып бардым. Операциядән соң хастаханәдә бер генә көн яттым да өйгә чыгардылар. Өй эшләрендә ярдәм итешергә әни килде.Чөнки миңа әлегә авыр күтәрергә, өзлегергә ярамый. Аннан мин бик яратып спорт белән шөгыльләнә идем бит, спортзал турында да берәр айга онытырга туры киләчәк. Алай да кардиотренажерларда булса да шөгыльләнермен дип торам.

Табиб әйткән кадәр вакыт компрессион киемнән йөрисе булачак.

Авырттымы? 

Операция гомуми наркоз астында үтте. Айныганнан соң бераз авыртты, гел авыртуларсыз гына була алмас иде. Әмма һәр кешенең организмы индивидуаль бит, һәр кеше авыртуны үзенчә кичерә. 

Авыртуны баса торган препаратлар биргәннәрдер.

Мин түземле кеше, нык авыртмаса, андый дарулар эчмәскә тырышам. Антибиотиклар, башка дарулар да яздылар. Аннан бер ун көн магнит терапиясенә йөрисе булачак.

Үзегезне ничек хис итәсез? Тәнегездә ят җисем булганлыгын тоясызмы?

Юк, гадәттәгечә хис итәм. Кеше операциягә мораль яктан әзер була икән, моңа үзе теләп бара икән, организмында чит җисем булуга игътибар бирмәячәк. 

Сез күкрәгегезнең формасын гына үзгәрттегезме, әллә инде зурайттыгызмы? 

Формасын да үзгәрттек, бераз зурайтык та, әмма минем пропорцияләргә туры килә торган итеп. Күкрәкләрен карбыз кадәр итеп ясатучылар бар. Мин үзем табигыйлек, имплант булса да, үзеңнеке кебек күренү яклы. Хәзер ясалмалык түгел, артык зур булмаган, уртача күкрәкләр модада. 

Күкрәк модельләрен киеп карап сайладыгызмы?

Табибка үзеңнең бөтен теләкләреңне әйтәсең, аның белән киңәшләшәсең инде. Формасы буенча, теләсәң, йомры күкрәкләр ясап була, әмма алар бик ясалма күренә. Үлчәмен дә үзең сайлыйсың, табиб та зуррак яки кечкенәрәк кирәк дип үз фикерен әйтә. 

Хәзер бу турыда интернетта мәгълүмат күп, укып, алдан әзерләнергә була. Имплант куйдырган кешеләр бик күп, берәрсе белән киңәшләшергә була. Хәтта алдан куйдырган дус кызларыңның күкрәкләрен тотып карап та үзеңә нинди кирәклеген ачыкларга мөмкин.

Имплантлар шартларга мөмкин дигән сүз мифмы ул? Әллә чыннан да андый куркыныч бармы? 

Имплант шартласын өчен, белмим, нәрсә эшләргә кирәк икән. Әлбәттә, операция ясатканчы барысын да җентекләп өйрәнәсең, табиблар белән киңәшләшәсең инде. Алар бит меңләгән операция ясаган кешеләр. Бу операция яңалык түгел бит инде, аны ничә еллар буе ясыйлар.

Бу операциядән соң җөйләр каламы?

Җөйләр бетәргә тиеш. Әлегә кискән урынга пластырь куйдылар. Берничә көннән бәйләтергә барачакмын. Җөйләрнең ничек калачагын әлегә әйтә алмыйм. Бу турыда инде күптән ясаткан башка кешедән сорарга кирәктер. Операциянең дә төрле ысуллары бар. Кисемне күкрәк астыннан, ореола яки култык астыннан ясарга мөмкиннәр. Ә җөйләр калу-калмауга килгәндә, монда да күп нәрсә кешенең организмыннан тора. Минем кайбер танышларымның җөйләре ямьсез булып, күренеп калды, ә кемнекедер бик әйбәт, шома төзәлде.

Инстаграмда: «Фотосын җибәр әле», — дип тә хатлар яздылар инде миңа. Нәрсә генә укымадым анда бу көннәрдә. 

Операция ясатуның бәясе күпме? 

Анализлар тапшырырга 5 мең тирәсе китә. Операциягә кадәр гинеколог, терапевт кебек белгечләргә керергә, ЭКГ, УЗИ узарга кирәк. Бәясе кайсы клиникада ясатуыңа һәм кайсы фирма имплантын алудан тора. 200 меңнән дә ким чыкмый инде, әле бу анализларны санамыйча. 

Күкрәкләрегезне зурайту, бәлки, ирегезнең теләге булгандыр. 

Мин, белүегезчә, шәхси тормышым турында сөйләмим.

Сезгә бу күкрәкләрне Гашыйклар көненә бүләк иттеләр булып чыга.

Әйе, чәчәк шиңә дә чыгарып атасың. Минем теләгем чынга ашты һәм мин бик шат. 

Сез балагызны күкрәк белән имезә идегезме? Алга таба имезүне дәвам итә алачаксызмы? 

Имезүем турында сөйлисем килми, бу бик шәхси әйбер. Ясатуның төрле методлары бар. Мин имезергә ярый торган ысул белән ясаттым. 

Димәк, тагын бәби алып кайтсагыз да имезү мөмкинлегегез булачак.

Әйе.

Дин тышкы кыяфәтне үзгәртүләргә каршы килә. Ул ягын уйламадыгызмы?

Ә кем хәзер үзен үзгәртми? Яулык бәйләп йөрүчеләр генә. Дини тема - ул бик нечкә тема, шуңа аны күтәрәсем килми. Һәр кеше үз тормышы өчен үзе җаваплы.

Күкрәкләрне үзгәртү, зурайту мода бит инде. Менә бер вакыт кечкенә күкрәкләр модага керсә, нәрсә эшләячәксез? 

Имплантны куйдыручылар, ә соңрак кире алдыручылар бар. Мин үзем мода артыннан кумыйм. Әгәр көзгегә карагач, үз-үземнән кәнәгать булсам, миңа шул җитә. Кием буенча да артык уйланып торганым юк. Нәрсә җайлы шуны киям. Мин урамга бик сәер итеп киенеп чыгарга да мөмкинмен. Мин тормышка шулай җиңел карыйм. Әйткәнемчә, мин күкрәкләремне үземнеке кебек, табигый итеп ясаттым. 

Аннан, беләсезме, бу постны инстаграмга чыгаргач, мин халыктан шулхәтле күп сораулар алдым. Баксаң, мондый операция ясатырга теләгән хатын-кызлар бихисап икән. Алар барысын да җентекләп сорашалар, үзләренең проблемалары белән бүлешәләр. Күбесенең бу темага сөйләшер кешеләре юк, туганнары белән бу хакта сүз башларга куркалар. Сөенеп, рәхмәт сүзләре язган кешеләр күп булды. Гомумән, үземнең язылучыларым арасында күбесе мине хуплады. Ә башка сайтларда минем турыда калдырылган комментарийлар мине кызыксындырмый. Иң мөһиме мине аңлаган, минем белән бер дулкында булган язылучыларым фикере, — диде Лилия Хәйруллина.

Лилия миңа маммопластиканы Казанның кайсы клиникасында, нинди табибта ясатуын сөйләргә теләмәде. «Реклама ясыйсым килми. Алар миңа алар бернинди дә ташлама ясамады. Операцияне үз бәясен түләп ясаттым», — дип җавап бирде. Шулай дисә дә, җырчы операцияне «Эстетик Сити» клиникасы табибларына тапшыруын инстаграм сәхифәсендә әйтеп үткән иде. 

Русия төбәкләре арасында Татарстан пластик операцияләр ясау саны буенча беренче өчлектә икән. «2Гис» һәм «Про докторов» сайты мәгълүматлары буенча Казанда гына да күкрәкне зурайту, кечерәйтү, формасын кире кайтару буенча операцияләр ясаучы 25тән артык клиника бар. Чаллыда пластик хирургия артык алга китмәгән әле — ак калада мондый хезмәтләрне нибары 3 клиника тәкъдим итә.

Пластик хирургия клиникасында эшләүче белгеч:

 «Көнгә 3-4 маммопластика ясыйбыз» 

Казандагы пластик операцияләр ясый торган бер шәхси клиникада эшләүче табиб (исемен язарга рөхсәт бирмәде) сүзләренчә, клиникада күкрәкне үзгәртү яки зурайту буенча көненә 3-4 операция башкарыла. 

— Безнең клиникада клиентларның тышкы кыяфәтен камилләштерү өчен абдоминопластика, отопластика, ринопластика, йөз пластикасы һәм башка төрле операцияләр башкарыла. Әмма маммопластика алар арасында иң популяр операцияләрнең берсе. Маммопластика көненә өчтән дә ким ясалмый.    

Күкрәкләрен зурайтасылары килеп, гадәттә, яшь хатын-кызлар мөрәҗәгать итә. Күкрәген үзгәртергә теләүче олы яшьтәге хатын-кызлар сирәгрәк очрый. Ә гомумән, бу операцияне ясау буенча яшь чикләүләре юк, — дип сөйләде ул. 

Элегрәк күкрәкләрен шоу-бизнес йолдызлары, популяр кешеләр генә ясата дигән фикер яшәп килә иде. Табиб сүзләренчә, хәзер дә пластик хирургиягә мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген акчалы кешеләр дип әйтергә була. Әмма мөмкинлеге булмаган клиентларга клиника бу хезмәтләрне кредитка да тәкъдим итә икән. 

Кредитка күкрәк ясатучылар да, «Халва» картасыннан файдаланучылар (кэшбек системасы булган) да очрый. Чөнки бүгенге көндә күкрәккә пластик операция иң кыйммәтле операцияләрнең берсе. Уртача бәяләр 200 меңнән башлана. Шулай ук хирург, анестезиолог хезмәтләре өчен, клиникада үткәргән койка-көннәр өчен аерым түләргә кирәк булачак. Күкрәкне зурайту буенча операция ясаткан кешеләр тернәкләнү өчен дә чыгымнар һәм күп вакыт китәчәгенә әзер булсын. Бу операциядән соң авыртулар бик көчле булачак, чөнки мускуллар тартыла, — диде белгеч.

Пластик операция корбаннары

2019 елда Росздравнадзор тикшерүеннән соң Татарстанда 11 пластик хирургия клиникасы ябылган. 2020 елда шушы ук тикшерү алдыннан 6 клиника лицензияләреннән баш тарткан. 

Төп кагыйдә бозулар арасында медицина ярдәме күрсәткәндә таләпләрне үтәмәү, даруларны саклау шартларын бозу, ялган препаратларны яки сыйфатсыз күкрәк имплантларын куллану, бөтен тиешле җиһазларның булмавы һәм башкалар. Табибларның профессиональ әзерлеге тиешле дәрәҗәдә булмау да билгеләп үтелгән. 

Ышанычсыз клиникалардагы табибларга сәламәтлегеңне ышанып тапшыру аяныч тәмамланырга да мөмкин. 2017 елда Татарстанда пластик операция ясаткан вакытта ике хатын-кыз вафат булган иде. Берсе артык авырлыктан котылу өчен ашказанын кечерәйтү буенча операцияне күтәрә алмаган. Икенчесен анестезиологик өзлегү үлемгә китергән. 

Шушы арада гына 28 яшьлек Түбән Кама кызының да Мәскәүдә пластик операция ясатканда үлүе билгеле булды. Маринага пластик операция ясаганнан соң махсус компрессион кием кидерә башлыйлар. Шул вакытта кызның йөрәге туктый. Табибларның тырышлыгына карамастан, аны коткарып кала алмыйлар. 

Операция ясатып күпмедер вакыт узганнан соң сепсис яки өзлегүләр нәтиҗәсендәге үлемнәр дә билгеле. 

Имплантлар кем милке: аларны йөрткән хатынныкымы, алардан файдаланган ирнекеме?

Хатын-кызның күкрәген зурайту ир белән хатынның уртак карары булса да, гаиләдәге мөнәсәбәтләр какшаган очракта алар низагка да китерергә мөмкин икән. Самарадагы бер пар 12 ел бергә яшәгәннән соң аерылышырга була. Әмма ир белән хатын бергәләп табылган фатир, машина белән беррәттән, хатынның күкрәгенә куелган имплантларны да бүлешмәкче булган. Ир үз вакытында хатынының күкрәген зурайту өчен чыгарган чыгымнарның яртысын кире таләп иткән. «Мондый нәрсәләр белән беренче тапкыр очрашкан судьяның күзләре маңгаена менгән. Ләкин имплантлар операциядән соң гәүдәнең бер өлеше булып санала, шуңа аларны бүлешү мөмкин булмаган», — дип язган иде «Комсомольская правда». Моңа охшаш очракның Петербургта да булганы билгеле.

«Пластик операция ясату — гаиләне ныгыта», яки ир-атлар фикере

«Ир-егетләргә зур, тыгыз күкрәкләр ошый» дигән сүз бар инде ул. Стереотипмы, түгелме икәнлеген төгәл әйтеп булмый. Әмма интернет киңлекләрендәге чатларда әлеге темага: «Ике бала имезгәннән соң кендегенә кадәр салынып төшкән, ямьсез күкрәкле булганчы, ясалма булсын», «Яхшы итеп ясалган, басып торучы, тыгыз күкрәкләр бик шәп күренә. Әйе, табигый түгел икәнлеге сизелә инде. Әмма бу турыда уйлап баш катырып тормыйсың бит инде», «Ир-атлар төрлечә яратылган. Мине, мәсәлән, күкрәкләренең табигый түгел икәнлеген белү үк хатыныма тартып тора» дигән эчтәлеге комментарийлар күбрәк очрый.

«Ясалма күкрәкле хатын-кыз янына якын да бармаячакмын. Андыйлар белән танышып торырга да теләгем юк», «Еллар узган саен имплант та шәлперәя. Акылсыз хатын-кызлар. Андый зур, ясалма күкрәк яратучы ир-атларны да аңламыйм. Бәлки сезне имидән бик иртә аерганнардыр», — дигәннәре дә бар. 

Җырчы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров та хатынына күкрәкләрен зурайтырга рөхсәт бирмәячәк. Зөлфәт табигыйлек яклы. 

Хатын-кызлар «иребез өчен матур буласыбыз килә» дип әйткән булалар, әмма болар барысы да юк сүзләр. Хатын-кыз тышкы кыяфәтен бер-берсеннән карап, бер-берсеннән калышмаска дип кенә үзгәртә. Моңа шул ук бизәнүләр дә керә, 90-60-90 стандартында булырга тырышулар да. Хәзер Аллаһка шөкер, алай ук юләрләнмиләр әле. Ун ел элек шулай ябыгучылар, хәтта анорексия блән авыручылар да күп булды бит. Ирен күпертүләр ише нәрсәләрне дә аңлый алмыйм, матурлыгын да күрмим. 

Хатын-кызның тышкы кыяфәтен үзгәртүгә безнең динебез дә каршы килә. Табигый йөз-кыяфәтенә хилафлык килгән очракта гына рөхсәт ителә. 

Аерым күкрәкләрне ясатуга килгәндә, төрле ир-ат бар шул. Кемгәдер бик ошый бит бу. Мәсәлән, минем бер дус егетем бар, ул зур күкрәкләр ярата. Икенчесе: «Кит инде, ямьсез бит ул олы күкрәкле хатын-кызлар», — ди.  

Әгәр дә ире шулай теләп, ире таләбе буенча хатыны кыяфәтен үзгәртә икән, бу бер яктан әйбәт тә. Чөнки ул иренең сүзләренә колак сала дигән сүз. Ә икенче яктан караганда, бер дә ярый торган әйбер түгел инде. 

Шәхсән үземнең хатыным күкрәк ясатам дип кайтып әйтсә: «Кирәк түгел, болай да Аллаһка шөкер, әйбәт кенә», — диячәкмен. Миңа булганы бик җитә, — ди Зөлфәт. 

Җырчы, алып баручы Мөнир Рахмаев пластик операцияләр белән матуррак күренү мөмкинлегеннән, һичшиксез, файдаланырга кирәк дип уйлый. 

Ишегалдында XXI гасыр, мин андый пластик операцияләр ясатуны гадәти күренеш дип саныйм. Табигый матурлык дип сөйләнсәләр дә, вакыт узган саен хатын-кыз үз матурлыгын югалта, ә ир-ат читкә йөри башларга мөмкин. Шуңа күрә хатын-кызның үзен формага китерүе ир белән хатын аерылышмасын, яки гаилә ныклыгы өчен дә кирәк.

Хәзер нәрсә генә эшләмиләр, күкрәкләрен, арт якларын зурайталар, аякларын озынайталар. Аякка кагылу мәгънәсезлек инде анысы. Әмма, мәсәлән, күкрәкләрен зурайту ир ат белән хатын-кызны бер-берсенә тагын да якынайта ала. 

Бу операцияләрнең кыйммәт икәнен дә аңлыйм. Ләкин ир-ат үзенең хатын-кызын яратырга тиеш. Әгәр аның үзгәрергә теләге бар икән, хатыныңны хупларга һәм матди ярдәм күрсәтергә кирәк. Кабат үзенә дә тормыш иптәшен матур һәм бәхетле итеп күрү рәхәт булачак. Менә машинасын ярата бит ир-ат, юдыра, маен алыштыра. Хатынны да шулай карарга кирәк. Шул очракта аның тарафыннан җавап та син теләгәнчә булачак. 

Әгәр хатыныма пластик операция кирәк дип санасам, аңа бу турыда ике дә уйламыйча әйтер идем. Танышларым арасында да шулай уртак карарга килеп, хатынына пластик операция ясаткан парлар бар. Барысы да матур, үрнәк гаиләләр. Әгәр замана шундый хезмәт күрсәтү тәкъдим итә икән, нигә әле аннан кулланмаска. Хатын-кыз бала тапканнан соң барыбер үзгәрә, ләкин аның ир-атны элеккечә үк үзенә тартып торасы килә, мөнәсәбәтләре әйбәт булып калуын тели. Шуңа күрә хатын-кызның образын үзгәртенә мин уңай карыйм. 

Кыйммәт булса да, андый операцияләргә клиникаларда чират торалар икән. Күкрәк кенә дә түгел, кемдер борынын үзгәртә, кемдер йөзендәге җыерчыкларын бетерә. Бу хакта сөйләп йөрүче генә юк. 

Олыгая барган саен ир-ат та үзенә игътибар бирергә тиеш. Аеруча безнең кебек кеше арасында эшләүче шәхесләр, — диде Мөнир. 

«Кирәк дип санасам, ясатыр идем»

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина операцияләргә каршы түгел, әмма күкрәкләргә имплантлар куйдыруны кабул итми.

— Ирләре өчен тырышалар дип әйтсәләр дә, минем уйлавымча, андый операцияләргә хатын-кыз барыбер үзе өчен бара. Кайбер хатын-кызның күкрәкләре артык зур була, кием ярата алмый интегә. Күпләр бала табып имезгәннән соң үзгәрешләр кичерә. Бәби тапканнан соң ямьсез булып эчләре чыгып калган кешеләр була. Андый очракларны, әлбәттә, операция белән генә үзгәртеп була. Кирәк дип санасам, мин үзем дә операция ясатыр идем, әмма бернинди силиконнар куймыйча гына. Хәзер күкрәкләрне дә, башка җирләрне дә үстерәләр. Үз организмыма әллә нинди ят нәрсәләр кертүгә мин каршы. Силиконнар онкология дә китереп чыгарырга мөмкин. Сорап китергән чир кебек була бит инде бу. Аны барыбер күпмедер вакыттан соң алыштырырга туры килүе бар. Ягъни сиңа тагын бер тапкыр, үзең теләп, операциягә ятарга туры киләчәк. 

Ә инде күкрәкне аз гына үзгәртү, күтәртүләргә каршы түгелмен.

Психолог: «20 яшьлек кызларның пластик операция ясатканын күреп гаҗәпләнәм»

Испаниядә яшәүче психолог Дилбәр Барыгина Европада һәм Россиядә яшәүче хатын-кызларның пластик операцияләргә карата мөнәсәбәте төрле булуы турында сөйләде.  

Хатын-кызларның пластик хирургларга кимчелекләрен бетерү максатыннан мөрәҗәгать итүе аңлашыла инде. Әгәр хатын-кыз бу кимчелеге өчен кешедән оялса, ул вакытта кыенлыкны чишүнең бердәнбер юлы — операция ясату. Ләкин хатын-кызның үзеннән башка беркемгә дә күренмәгән кимчелекләре дә була. Шуларны бетерү яки ул ясаткан, мин дә ясыйм дип кенә операция ясату дөрес түгел. Операциягә барырга җыенучы кешеләргә үз-үзләренә: «Бу миңа ни өчен кирәк?» - дип сорау бирергә киңәш итәр идем. «Мин нәрсә көтәм, нәтиҗәсе нинди булачак?» Әгәр дә җавап башкаларны көнләштерер өчен булса, һичшиксез, тагын бер кат җентекләп уйларга кирәк.  

Үзем Европада яшәү сәбәпле, биредә пластика ясатучы кешеләрнең 50-60 яшьтән узган кешеләр икәнлеген күзәтәм. Татарстанга кайткан саен 20 яшьлек кызларның пластик операция ясатканын күреп гаҗәпләнәм. Барысының да йөзләре тарттырылган, иреннәре бертөсле. Бу дөрес әйбер түгел. Яшьлек ул болай да матур. Әле бит 10-15 ел узганнан соң уколлар, пластик операцияләрнең нәтиҗәсе нинди булачагын белмибез. Ул кызлар 50 яшьтә ничек күренерләр икән?! 

Испаниядә кызларның күпчелеге 35 яшьләргә кадәр үзләренең йөзләренә кагылмый. Хәтта чәч тә буямыйлар. Анда табигыйлек, нинди бар — шундый булу модада. 

Үз-үзләреннән кәнәгать булмау хатын-кызны пластика ясатуга этәрәдер.

Үз-үзеңнән кәнәгать булмау ул тышкы кыяфәт белән генә бәйле түгел. Тышкы кыяфәтен үзе теләгәнчә үзгәртсә дә, кешенең үз-үзеннән кәнәгать булачагына гарантия юк. Моның башка беренчел сәбәпләрен эзләргә кирәк. Әйләнә-тирәбездә үз-үзенә ышанган, шәхси тормышын менә дигән итеп корган, эшендә уңышларга ирешкән, әмма «матур» сүзеннән бик ерак торган хатын-кызлар күп. Шулай ук тышкы кыяфәтен идеаль рәвешкә китереп тә тормышы барып чыкмаган мисаллар да бар. Үземнең дус кызым иренен кабартудан башлап, кыяфәтен тулысынча үзгәртеп бетерде: күз кабакларын кистерде, битен тарттырды, күкрәген зурайтты, кулларындагы артык майларын алдырды. Аның максаты матурлану һәм уңышлы кияүгә чыгу иде. 50дән узды инде, әмма шәхси тормышын көйли алмады.  

Ни өчен төрле уңышсыз операцияләрнең мисаллары, хәтта операциядән исән чыкмау куркынычы булу да кешеләрне бу адымнан туктатып калмый? 

— Мин моны җиңел уйлау дип саныйм. Кем беләндер шулай булган, әмма минем белән алай булмас дип уйлыйлар. Күп кеше пластик операциянең бик җитди операция икәнлеген аңлап бетерми. Пластик хирургия дигән сүзтезмәдә «хирургия» сүзенә игътибар итәргә кирәк. Шулай ук бу җитди адым турындагы карарны сез үзегез кабул итәргә тиешсез. Мәсәлән, ирегез сүзенә карап кына операциягә ятарга ярамый. Гомумән, хатыны борыныңны үзгәрт дип әйткәнгә генә операция ясаткан ир-атны мин күз алдына китерә алмыйм. Ә ирләр тарафыннан хатын-кызларга мондый басым еш очрый. Хатын-кыз ризалаша. Аеруча безнең менталитетка хас нәрсә бу — иргә яхшы булу өчен үзеңне үзгәртү, аңа ярарга тырышу. Ә ирләр безнең өчен шул дәрәҗәдәге корбаннарга бармыйлар.

Дин әһеле: «Кимчелегең тормыш алып барырга комачау иткән очракта, операция ясату гөнаһ түгел»

Тышкы кыяфәтеңне үзгәртү Ислам динендә аерым очракларда гына рөхсәт ителә. Алар турында Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Әнсар хәзрәт Мифтахов сөйләде. 

Пластик операцияләр ясату, әлбәттә, шәригатебез буенча тыелган гамәлләр. Һәрбер эш нинди дә булса ният белән башкарылырга тиеш. Әгәр кеше үзенә пластик операцияне олыгая башлагач яшьрәк күренү максаты белән яки нинди дә булса әгъзасы үзенә ошамыйча аның формасын үзгәртү өчен ясата икән — бу зур гөнаһ була, тыела. 

Ләкин шәригатебездә бер искәрмә бар. Әгәр дә адәм баласының тумыштан килгән кимчелеге булса, яисә нинди дә булса вакыйга, бәхетсезлек очрагы вакытында тышкы кыяфәтенә зыян килсә, аны камилләштерү өчен пластик хирургларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәсәлән, аның кулы өзелеп, тота алмый, яисә ул борыны белән сулый алмый башлаган, ди. Дөньялыкта тормыш алып барырга комачау итә торган очракларда операция ясатырга ярый.  

Бер сәбәпсез, «миңа ошамый» дип кенә яисә ниндидер артистка, алып баручыга, актерга охшарга тырышып операция ясату дөрес гамәл түгел.

Ә күкрәкләрне үзгәртүгә килгәндә, бу хатын-кызга гына түгел, аның баласына да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Чөнки хатын-кыз киләчәктә бала табып имезәм дисә, аның күкрәгенә эчке яктан ниндидер химик әйберләр куелган булачак.  

Аллаһы Тәгалә ничек итеп яраткан, кеше ул биргән гомерне шулай итеп яшәргә тиеш. Шулай ук адәм баласы Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гомерен һәм сәламәтлеген сакларга бурычлы, — диде Әнсар хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100