Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сүгенеп, гайрәт чәчәргә кирәкми иде»: Мирзаянов – Хәбетдинова бәхәсе турында фикерләр

«Интертат» тәнкыйтьче, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова һәм җырчы Алмаз Мирзаянов арасында килеп чыккан низаг турында җәмәгатьчелек фикерен белеште.

news_top_970_100
«Сүгенеп, гайрәт чәчәргә кирәкми иде»: Мирзаянов – Хәбетдинова бәхәсе турында фикерләр
"Татар-информ" архивы

Бу көннәрдә Миләүшә Хәбетдинова һәм җырчы Алмаз Мирзаянов арасында аңлашылмаучанлыктан башланган бәхәс шактый дәвамлы булды, гауга буларак үсеп җитте.

«Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова бер язмасында Пушкин картасы турындагы фикерләре белән уртаклашкан иде. Анда журналист баланы мәдәни яктан үстерү өчен бирелгән «Пушкин картасы»на татар эстрадасы артистлары «ау» оештыруын искәртте.

Язма социаль челтәрләрдә таралгач, аның: «Безнең балалар татар әдәбиятыннан шыр надан, һәм бу – алар гаебе түгел. Ә шул баланы мәдәни үстерү өчен бирелгән федераль акча хисабына без аңа Чулпан Йосыпованың яки Мирзаяновларның җырлавын тәкъдим итәбез икән, бу – җинаять үк булмаса да, яхшы гамәл түгел инде. Без аңа Фатих Кәрим, Һади Такташ, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Лена Шагыйрьҗан һәм тагын күп шагыйрьләребез турында сөйли алыр идек ләбаса», – дигән өлешен Миләүшә Хәбетдинова үзенең сәхифәсенә күчереп куйган. Алмаз Мирзаянов исә,  бу язмага ясалган сылтамага игътибар биреп тормыйча гына, цитатаны Миләүшә Хәбетдинова фикере дип белеп, аңа скриншот ясаган (сайтка сылтамадан башка гына) һәм, шактый тупас сүзләр кулланып, Миләүшә Хәбетдиновага җавап язган.

Нәтиҗәдә, бу ситуациядә бер гаебе дә булмаган Миләүшә Хәбетдиновага Алмаз Мирзаяновның тугры тамашачысы ябырылды. Скриншот буенча гына күреп, кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары да Алмазның әлеге постын күчереп куйды. Бөтен Интернет Алмаз Мирзаянов һәм Миләүшә Хәбетдинова исеме белән шаулады. Бу турыда Рузилә Мөхәммәтова язмасында тәфсилләп язылган

Миләүшә Хәбетдинова җырчы белән шалтыратышып аңлашканнан соң да бәхәскә нокта куелмады. Алмаз социаль челтәрдәге сәхифәсеннән Миләүшә Хәбетдиновага язылган хатын алып ташламады. Бәхәс комментарийлар аша кызганнан-кыза барды.

Нәтиҗәдә, Миләүшә Хәбетдинова һәм язма авторы Рузилә Мөхәммәтова, Алмазның концертын карап кайту нияте белән, Байлар Сабасына юл тотты. Миләүшә Хәбетдинова концерттан соң сүз алды һәм Алмазга символик рәвештә кызыл эчле галошлар бүләк итте. Әлеге концерттан соң Рузилә Мөхәммәтова зур язма әзерләде.

Әлеге низаг турында җәмәгатьчелек ни уйлый? «Интертат» шуны белеште. Социаль челтәрләрдәге бихисап күп комментарийларны да барладык.

«Сүгенеп, теләсә ни кычкыру – ир-ат эше дә, сәнгать әһеле эше дә түгел»

Журналист, блогер Альберт Шакиров:

«Мин әлеге низагка карата үземнең фикерне белдергән вакытта, ул сүзләрне тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинованыкы дип белеп, аны яклап чыккан идем.

«Башка җиргә теше үтмәгәч, безнең кебекләрне тәнкыйтьли», – дип яза аның турында Алмаз Мирзаянов. Миләүшә Хәбетдинова нәрсә дип язса да, беренчедән, ир кеше буларак, икенчедән сәхнә әһеле буларак, Алмазның хатын-кызга һәм тәнкыйтьчегә андый сүзләр әйтергә хакы юк. Аның йөрәге парә-парә килгәнме соң шул сүзләрне укыганнан соң... Ул ахыргы видеоларында «мондый сүзләрне безгә сәхнәгә чыкканнан бирле әйтеп торалар» диде. Әйтеп торсалар, ияләшергә һәм мондый очракларда үзеңне лаеклы тотарга өйрәнергә вакыт инде.

Кабат ачыкланганча, бу сүзләрне Миләүшә Хәбетдинова түгел, журналист Рузилә Мөхәммәтова әйткән икән, бу очракта мин Рузиләне яклыйм. Бик дөрес язган. Бигрәк тә «балаларның әдәбияттан шыр надан булуы алар гаебе түгел, безгә ул өлкәне кайгыртырга һәм көйләргә кирәк» дигән фикерләре белән килешәм.

 

Фото: © Солтан Исхаков

«Пушкин картасы»ның дөрестән дә проблемасы бар. Бу турыда миңа язучылар да булды. Мәсәлән, «Пушкин картасы» белән ата-аналар әнә шундый концертларга йөри, ягъни мәдәни чарага бала түгел, ата-ана килә. Бу, әлбәттә инде, Мәдәният министрлыгы гына көйләп бетерә торган әйбер түгел. Аны концерт оештыручылар, администраторлар һәм башка җаваплы кешеләр карарга тиеш.

Бу проектта эстрада концерты булмаска тиеш, дип әйтәсе килми. Әмма андый программа җайга салынсын иде. Чыгып шигырь сөйләгәч, алар инде һәрберсе үзләрен сәнгатьнең югары дәрәҗәсендәге кешеләр дип саный. Аның белән генә чикләнсә икән әле ул. Әгәр Мирзаянов әдәбиятка шундый югары мөнәсәбәттә икән, ничек итеп аның язган постында Наҗар Нәҗмиләр белән беррәттән к.. ише сүзләр бергә туры килгән икән? Шигырь сөйлим, дигәч тә.

Видеоларында бик җиңел генә: «Аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Шуның белән узып китик, онытыйк», – дип сөйләде. Ләкин бит Алмаз Миләүшә Хәбетдиновага карата булган фикерен халыкка чыгарып селкеде, ә үзе халык алдына чыгып гафу үтенергә онытты.

Шуңа күрә бу ситуация минем өчен үзгәрешсез кала. Миләүшә Хәбетдиновага әйтмәсә, Рузилә Мөхәммәтовага әйтер иде ул сүзләрен. Ул очракта аны яклап чыгар идем.

Алмаз Мирзаяновның җавабы. Сүгенү сүзләре сөртелде

Фото: © социаль челтәрләрдән

Монда эш «Пушкин картасы»нда гына түгел. «Пушкин картасы» – мәдәният өлкәсенә игътибар күбрәк булсын, балалар мәдәниятебезне белсен, дип эшләнгән әйбер. Ярар, артистлар да керсен анда. Ләкин карта буенча килгән бала каршында шундый кеше басып торуы дөрес түгел. Сәхнәдә – бер төрле, сәхнәдән тыш икенче төрле булу, беренчедән, икейөзлелек дип атала. Ул моны бик яхшы күрсәтте һәм гафу үтенмәде. Икенчедән, сүгенеп, теләсә ни кычкыру – ир-ат һәм сәнгать әһеле эше түгел.

Хайп турындагы сүзләре дә бар иде. «Челтрәвек»ләрдән башланган иде ул «хайп» дигән нәрсәләр. Аларның үзләрен бик тә хайп чыганагы итеп күрәселәре килә. Әмма алардан хайп түгел, бу очрактагы кебек, үзләренә оят кына чыга.

«Миләүшә дә, Алмаз да, мин дә – барыбыз да «передовой»да, милләт окобында»

Буа театры җитәкчесе Раил Садриев:

«Мирзаяновлар гаиләсен хөрмәт итәм, алар – минем дуслар. Минем бер якны да яклап яки хурлап фикер белдерәсем килми. Шулай да, әлеге низагка артык кагылмыйча гына, үз сүземне әйтәм.

Алмаз үзенең постында: «Бер генә артистның да мәктәпләргә барып концерт куйганы юк, беркем дә үз программасында 20дән артык шигырь сөйләми», – дип яза. Алмаз, тагын бер кеше – мин бар әле. Мин 40тан артык шигырь сөйлим. Мин «Сез әле мине белмисез» дигән, тоташ поэмалардан торган 2 сәгатьлек программа ясадым. Раил Садриев та мәктәпләргә йөри, спектакльләр беткәч тә шигырьләр сөйли.

Әмма Алмазның сүзләрендә хаклык бар. Бүгенге көндә сәхнәдә балаларны шигырь белән җәлеп итүчеләр бик сирәк. Ул егет үзе программа төзи, барысы артыннан да шәхсән үзе йөри, тырыша-тырмаша.

Миләүшә Хәбетдинова бу вакыйгадан соң Алмазның концертын махсус барып караган һәм пост язган. Мин аның сүзләре белән дә килешәм. «Алмазның тамадалыгы сизелә», – ди ул. Сизеләдер, әмма тормышны алып барырга кирәк бит, эшләми хәл юк. Тамадалыкның кайбер элементлары сәхнәдә импровизация өчен бик кулай алар. Әмма кайвакытта гына.

 

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Инде «Пушкин картасы» темасына күчсәк, мин 2020 елда икътисадчы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Михаил Хазин уздырган семинарда катнашкан идем. Ул анда илдә булачак үзгәрешләр турында сөйләде. Әле ул вакытта махсус операция дә, бернәрсә дә юк. Семинарда: «Тиздән эстрада һәм сәнгать кешеләренең бик авыр көннәре якынлаша, чөнки алар билет сатып акча эшләргә тиеш булачаклар. Әмма билетлар сатылмаячак, чөнки илгә кризис килә», – дигән фикерләр яңгырады. Шунда мин Хазинга сорау бирдем. «Ә театрлар, дәүләт театрлары нинди хәлдә булачак?» – минәйтәм. «Ә сез дәүләт кушкан җирләрдә чыгыш ясап йөриячәксез. Сезгә билет сатарга туры килмәячәк, ләкин сезнең акчагыз булачак», – дип җаваплады ул.

Мин моны, кайттым да, башка хезмәттәшләремә дә сөйләдем. «Алга карап эш итәргә кирәк, яһүдләрчә», – минәйтәм. «Син инде безнең яһүд», – дип, миннән бот чабып көлделәр. Шуннан ни уйлыйсыз? 3 ай да узмады, безне «Пушкин картасы» буенча җыя башладылар.

Безнең театр быел «Пушкин картасы» белән 7 млн га якын акча эшләде. Миңа калса, бер генә район театры да аның кадәр акча эшләмәгәндер. Чөнки, мактанып әйтүем түгел, без моңа әзер идек.

Менә хәзер эстраданың да нәрсәгә дә булса яшисе килә. Миләүшә дөрес әйтә, театрлар худсоветлар аша үтә. Ә эстрада үтәме? «Пушкин картасы»на керү өчен эстрадага сыйфат ягын кайгыртырга, моңа бик җаваплы карарга кирәк булачак. Килдең дә, фонограммага җырладың да кайтып киттең түгел. Монда Мирзаяновлар турында сүз бармый, дөрес аңлагыз. Аларның программалары милли, шулай ук мин аларны фонограммага җырлый дип тә уйламыйм.

Югары дәрәҗәгә күтәрелә икән, Алмаз, димәк, дөрес юлда ул. Әмма мондый тәнкыйть һәм Миләүшә кебек тәнкыйтьчеләр кирәк. Мин үзем – тормышта бик кыйналган, алай да югалмаган кеше. Курчак-неваляшка кебек. Ул минем бүлмәдә тора. Мине «яһүд» диләр бит инде. Менә яһүд халкы шундый, дип күрсәтәм мин аны. Сугу белән торып утыра торган. Ә без исә сузылып ятабыз да, Алланы, һава торышын, Путинны, дәүләтне сүгәбез дә, берни эшләмибез.

Тәнкыйть кирәк. Ләкин Алмазның тәнкыйтькә җавап итеп публично сүгенүе дөрес түгел, аның законы да бар.

Миләүшә безнең театр турында да төрле фикерләрдә булды. Шуңа карамастан, мин аны һәр премьера, һәр лаборатория, фестивальгә чакырам. Ул безнең йомшак урыннарны әйтә, милли күзлектән нәтиҗә ясый. Аның сүзе зур әйбер безнең өчен.

Алмаз Мирзаянов турында да, киләчәктә татарны үстерергә сәләтле кеше, дигән фикердә мин. Бәлки, киләчәктә әле Миләүшә аның программаларын мактап та йөрер. Чөнки Алмаз татарча уйлый ул. Татарча уйлаган кеше татарны үстерергә сәләтле. Безнең Татарстанда нигә тотрыклылык бар? Чөнки безнең президентлар да татарча уйлый. Тик һәр тәнкыйть сүзенә мондый реакция булмасын иде. Бу очракта Алмаз, ир-ат буларак, утырып сөйләшергә, аңлашырга тиеш. Минем фикер шундый.

«Пушкин картасы» буенча эстрада да эшләргә тиеш. Чөнки андагы акчаларны театрлар яки башка чаралар гына алып бетерә алмый. Аның суммалары күп, ул бит – регионга килгән акчалар. Киләчәктә әле пенсионерлар өчен дә, бейби-карталар да чыгарырлар. Бәлки, үзебезнең берәр милли карта да булыр. Ләкин эстрада, алда әйткәнемчә, сыйфат ягын кайгырта башларга тиеш.

Ә инде Алмаз белән Миләүшәгә кара-каршы утырып аңлашырга кирәк. Чөнки без барыбыз да – милләтне кайгыртып йөрүче кешеләр. Миләүшә дә, Алмаз да, мин дә – барыбыз да «передовой»да, милләт окобында».

«Үзен артист дип тәкъдим иткән кеше тәнкыйтьләүләргә дә әзер булырга тиеш»

«Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары Мөршидә Кыямова:

«Рузилә Мөхәммәтова Алмаз Мирзаяновка яхшы гына реклама эшләде. Бу егет әле аңа рәхмәт әйтергә тиеш.

Әгәр кеше зур аудитория каршына чыгып, үзен артист дип тәкъдим итә икән, тәнкыйтьләүләргә дә әзер булырга тиеш иде. Үземнең дә өемдә сәхнә кешеләре бар. Беркемне дә иркәләп-сөеп кенә үстермиләр. Тәнкыйтьне дә ишетәсең, мактау сүзләрен дә. Сәхнә кешесе шулай сынала. Тәнкыйтьтән үзеңә файдалы әйберне эләктерергә тырышасың. Шулай ук мактауга да түзә белергә, аны адекват кабул итәргә өйрәнергә кирәк.

Минем Алмазның нинди уку йортында белем алганын да беләсем килә. Сәхнә кешесен мондый әйберләргә уку йортларында өйрәтәләр. Күңелемдә: «Берәр профессиональ уку йортында укыдымы икән ул», – дигән кечкенә генә шигем бар. Тәнкыйтькә каршы сүгенү сүзләре белән ташланган, «ул миннән гафу үтенергә тиеш» дигән. Хәбетдиновага атап языламы бу сүзләр, журналисткамы, ләкин ул алай әйтергә тиеш түгел иде. Журналист үз эшен эшли – фикерен җиткерә. Аңа каршы сүгенеп, гайрәт чәчәргә кирәкми.

 

Фото: © «Татар-Информ» архивы

Башкалар белән чагыштырганда, шигырьләр сөйләве әйбәт, әлбәттә. Концертында классик шагыйрьләребезнең исемнәрен атый – монысы да сөендерә. Ләкин шигырьне аны техник яктан гына бирергә түгел, шагыйрьнең әйтергә теләгән фикерен дә җиткерә белергә кирәк. Алмаз – чибәр, матур егет, харизмасы белән алдыра. Әмма шигырь укуы белән дә эшләргә дә эшләргә кирәк әле. Үзен яклап язган биш-алты хатын-кыз сүзенә карап, «мине халык үстерде» дип артык үсенмәсен.

Журналист үз эшен эшләгән. Алмазның әлеге сүзләргә җавап итеп шулай җикеренүен мин кабул итә алмадым.

«Пушкин картасы»на килгәндә, аның белән улым Ихтыяр да төрле чараларга йөри. Ләкин ул эстрада концертларына бармый. Камал яки Кариев театры куйган спектакльләрнең үзе өчен кызык тоелганнарын сайлап карый. Шулай ук музейларга йөри.

Эстрада артистларының әлеге программага керүе, әгәр дә сәхнәдә теләсә нәрсә сөйләмәсәләр, бәлки ярыйдыр. Соңгы вакытта эстрада концертларына йөргәнем юк. Әмма берничә ел элек парлап җырлаучы танылган кешеләрнең концертына барып, исем киткән иде. Аракыга да, башкасына да пропаганда булып алды. Икенче тәнәфестән соң кешеләр буфеттан кызмача керделәр дә, аяк дөпелдәтеп, сызгырып, артистларны алкышлый башладылар. «Менә безне ничек халык ярата», – ди инде шуннан соң бу җырчылар. Йөз граммнан соң ярата да ярата инде. Сәхнә кешесе «Пушкин картасы» буенча куямы, болай гына куямы концертларын – үзендә җаваплылык хисе тоярга тиеш. Ә безнекеләрдән суларга сикертеп, бөтенләй әллә ниләр кыланучылар бар. Сәнгать азрак югарырак булырга тиеш. Ә суларга сикертү ул – икенче төрле юнәлеш. Аның да үзенчә яшәргә хокукы бардыр. Тик, кызганыч ки, хәзер профессионаллар да, үзешчәннәр дә буталып бетте инде. Хәзер аларны кеше аермый да.

Әгәр без тәнкыйть язмыйча гына яши башласак, бөтенләй хаос китәчәк. Тәнкыйтьне кабул итәргә һәм аннан үзең өчен нәтиҗә чыгарырга кирәк. Гайрәт чәчеп, сүгенеп, теләсә нинди комментарийлар биреп утырырга түгел. Бик әйтәсе килгәч: «Син, Рузилә апа, дөрес уйламыйсың», – дип, килеп сөйләшергә, үзенең хаклы булуын дәлилләргә иде.

Мин профессиональ, консерватория тәмамлаган җырчыларның концертларына йөрим. Бик еш кына өлкәнрәк буын кешеләре: «Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловаларны алыштырырлык җырчылар юк шул инде хәзер. Аларның репертуарларына ябышмасыннар», – дип әйтергә яраталар. Минем исә, яшьләр арасында Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзаловаларны да уздырып җибәререрлек, җырның төрле юнәлешләрендә җырлау сәләтенә ия булган башкаручыларыбыз бик күп, дип әйтәсем килә. Аларны күрә белергә һәм күтәрергә кирәк».

«Үз тырышлыгы белән эшләгән кешенең кадере юк»

Сәхнәдәш дуслары комментарийларда әлеге тәнкыйтьнең урынсыз булуы турында һәм, Зөлфирә – Алмаз Мирзаяновлар – татар әдәбиятын сәхнәгә алып менүчеләр, дигән фикерләр яза.

Илсөя Бәдретдинова: «Укыдым да әллә нишләп киттем. Кемгә-кемгә, ләкин сезгә сүз әйтә торган түгел инде. Браво, энем. Бөтен сүзләреңә пичәт куям. Теге сүзеңнән башка».

Зифа Нагаева: «Татар башына татар тондырмаса, булмый шул бездә. Татар теленә юкка чыгу янаганда, татар телендә сөйләп, җырлап, иҗат җимешләребезне бездән еракта яшәүче татарларыбызга да ишеттереп, язучыларның әсәрләрен сәхнә аша озайтырга тырышлык салучы Мирзаяновларга ярыймы шундый сүз әйтергә? Татарның әрнелүдән кителергә торган күңеленә кадалмагыз. Үз татарларыбыз. Балаларыбызга ике сүз, бер җөмлә татарча өйрәтә алуыбыз – зур сөенеч, дип яшибез түгелме? Мирзаянов «Туган тел» телеканалында мин алып барган «Күзгә күз карашып» тапшыруына килгәндә, хәйран тирән мәгънәле фикер йөртеп, бер сорауга болай дип җавап биргән иде: «Юлыбызда яхшы кешеләр белән беррәттән начар кешеләр дә очрады. Кайсысы да өйрәтеп киткән. Кайсысы да кирәк булган». Дөрес бит, Алмаз. Менә бу очрак та – туплыйсы тәҗрибәң, тормыш сабакларыңның берсе. Алга таба бүгенгедән дә акыллырак булыр өчен. Халкыбыз өчен җанатып хезмәт итүче Мирзаяновларга бар иҗатчылар исеменнән рәхмәтләрем генә».

Нурзадә: «Әле ярый без артистлар бар сүгәргә, чәйнәргә. Күпме тырышып эшлисең, синең эшеңне юкка чыгаралар. Концертларга килеп тә карамаган кешеләр. Мин Миләүшә ханымны яхшы беләм. Аның турында башка фикердә идем.

Алмаз, җаным, бездә бит үз тырышлыгың белән эшләгән кешенең кадере юк. Син язганча, тәнкыйтькә лаеклы кешеләргә сүз әйтергә курыкканга күрә шундый сүз ишетәбез инде. Ничә еллар эшлибез, халыкны тәрбияләргә тырышабыз, бернинди чүп-чар сүз булмасын, концерт матур булсын, дип тырышасың. Һәм синең концертыңны килеп тә карамаган кеше бәя бирә дә куя, кәефне, нервларны бетерә.

Хәзер балалар начар укыганга да артистлар гаепле икән. Без «крайний» кешеләр булдык. Өстен бул. Эт өрә тора, бүре йөри тора, ди. Бармы хәзер концерт алып баручылар? Юк, бетте алар. Әнә шул 1-2 кеше калды. Әнә мәдәният институтында артистлар әзерли торган татар бүлеге дә бетерелгән. Әнә шуларны тикшерергә кирәк!»

Айгөл Хәйруллина: «Кеше уңышына, хезмәтенә бер тиен дә өлеш кертмәгән кешенең ни хакы бар тәнкыйтьләргә? Канатларыгыз сынмасын. Нидер исбатларга тырышмагыз. Бик дөрес юлдан барасыз, тайпылмагыз».

Камал театры

Алмаз Мирзаянов Камал театрына да «тибеп» узгач, аларга да сүз биргән идек. Әмма Камал театры директоры Илфир Якупов үзләренә әйтелгән тәнкыйтькә ни өчендер җавап бирмәде. 

Комментарийлар (10)
Калган символлар:
  • 8 декабрь 2023
    Исемсез
    Мирзаяновларга Кагылмагыз пожалуйста, а сез Кадерлэлэрем игьтибар итмэгез, сезне бар халык ярата, хэрмэт итэ а ул кешелэрне халык белми, шуна сездэн конлэшэлэр, сез халык Артистлаоы,
  • 29 ноябрь 2022
    Исемсез
    Минем мулла кушкан исемем Мөршидә... Әйе, Мирзаянов дигән җырчыны Рүзилә телгә алганчы белми идем дә. Егерме беренче гасырда яшибез, исемсез! Журналист шулай зурлап телгщ алгач, интернетка кереп бу егетнең социаль челтәрләрдәге битләренә кереп "иҗаты" белән танышып чыктым. Миңа кемнең ничек иҗат итүен белер өчен шул да җитә. Анда бәя бирерлек иҗат тапмадым. Аннары "шул өлкәдә, мәдәният" эшләсәм дә, мине бит тамадалы барлык туйларга дда чакырмыйлар... Гомумән мин күбрәк профессионаллар белән эшлим...
  • 28 ноябрь 2022
    Исемсез
    Куп артистларнын концертын балалар карый торган тугел бит. Анда тэртип юк, мэгнэсез юморлар, сузлэр.
  • 27 ноябрь 2022
    Исемсез
    Раил Садриев Пушкин картасы белән 7 миллион эшләдек дигән. Залга карасын әле, ничә мәктәп балаасы утыра театрында. Без Чаллы янында авыл җирендә яшибез. Мәктәп директоры мәҗбүр иткәч, безнең балалар Пушкин картасы буенча якындагы Чаллы, Минзәлә, Әлмәт театрларына билетлар ала. Берсенә дә бармыйлар. Кичке 7 гә кайсы бала театрга барып утыра, кайтасы да бар. Менә шул шул. .
  • 27 ноябрь 2022
    Исемсез
    Дословно: «Кем сон ул? Андый жырчы бармы? Ишеткэн бк бит» дип язып калдырган, Хабетдинова битендэге постка Киямова. Иренмэдем, вкга кереп таптым эле комментарийны. Сэер килеп чыга, башта белмим ди, уже бэя дэ бирэ ижатына))
  • 27 ноябрь 2022
    Исемсез
    Кереп бетмэгэн. Шул оокэдэ эшлэп мондый артистны белмим дип язган иде
  • 27 ноябрь 2022
    Исемсез
    Кызык булып китте, Моргидэ кыямова фикерен укыгач)) ник дигэндэ, бу ханым то ли хабетдинова битендэ, то ли башка бер биттэ комментарий калдырган иде кем сон бу кеше дип))) белмим мэдэният олеэсендж эшлэп мондый артистны
  • 26 ноябрь 2022
    Исемсез
    Раиль Садриев теге сүзне әйткән өчен закон бар ди. Кайда соң ул сүз? Ул бит аны тулысы белән язмаган. "..ня" дигән . Калганын укучылар үзләре уйлап чыгарган булып чыга. ))) Бәлки ул "ф.гня" диясе булгандыр.Тулысы белән язган очракта гына закон бар.
  • 26 ноябрь 2022
    Исемсез
    Мәдәният министрлыгы эшләми.
  • 26 ноябрь 2022
    Исемсез
    Мәдәният министрлыгы эше бу.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100