Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәхзәт Разметов яңадан суд юлын таптый: «Түземлегем бетте»

news_top_970_100
Шәхзәт Разметов яңадан суд юлын таптый: «Түземлегем бетте»
https://vk.com/shahzat_razmetov

Җырчы Шәхзәт Разметов соңгы елларда тормышының асты-өскә килүе, бик авыр вакытлар кичерүе, суд һәм хастаханә юлын таптарга мәҗбүр булуы турында сөйләгән.

«Соңгы 4 елда нәрсә генә булмады! Исемемне пычратырга, репутациямне бозарга, төрле ялган мәгълүмат таратып, мине агрессив кеше итеп күрсәтергә, мошенниклыкта гаепләргә теләделәр. Булмаган фактларны китереп, мине һөҗүм итүдә гаепләүчеләр дә булды. 

Әмма җинаять эшләре аларның үзләренә карата кузгатылды. Алар үзләре үк – талау, яла ягу һәм һөҗүм итү буенча җинаять эшләренең фигурантлары. Чөнки киресен дәлилләүче фактлар бар!

Әгәр дә алар булмаган булса?

Кызым белән күрешү өчен миңа акча түләргә туры килде. Алар минем шәхси тормышыма катышты. Публика кешесе булуымнан файдаланып һәм ялган мәгълүмат тарату белән шантажлап, миннән зур күләмдә акчалар таләп иттеләр.

Кыскасы, бу кешеләр үзләре үк эшләгән законсыз эшләрдә мине гаепләп калдырырга тырышты. Бу – аларның саклану ысулы!

Мине суд юлыннан туктаткан бердәнбер әйбер – бу кешеләрнең кызым өчен якын булулары, һәм баланың биографиясендә «тап» калдырмау теләге.

Ничек кенә авыр булса да, мин провокацияләргә бирешмәдем, түздем һәм, кызым хакына, алар куйган таләпләрне үтәргә тырыштым. Тыныч яшисем килде. Бөтен көчемне алдыма куелган максатларыма ирешүгә сарыф иттем. Тик минем уңышларым кемгәдер тынычлык бирмәгән ахры. 

Түземлегем миңа һөҗүм итеп, әйберләремне урлап, үземне аңсыз килеш салкын асфальтта калдырып китеп баргач бетте. Әлеге гамәлләре белән бу кешеләр чынлыкта кемнең агрессив, неадекват икәнлеген күрсәтте. Дөреслектән дә яхшырак чыгу юлы юк. Күбрәк ялганлаган саен кеше үзенә тирәнрәк чокыр казый.

Һөҗүм буенча мин мөрәҗәгать иткән Татарстан Республикасы Югары суды гаепләүче якны аклаган беренче судның гаделсез карарын кире какты…

Мин башка кемнеңдер күрсәтмәләре буенча яшәргә җыенмыйм. Бөтен нәрсәнең дә чиге була. Алга таба эш күрсәтергә вакыт җиткәндер», – дип пост язган ул социаль челтәрләрдә. Шәхзәт Разметов виртуаль дусларына суд карарларын да күрсәткән. 

Моңа кадәр «Интертат» җырчыга һөҗүм итүләре һәм операция ясау өчен 4 миллионга якын акча кирәк булуы турында язган иде.

 

Фото: © https://vk.com/shahzat_razmetov

 

Фото: © https://vk.com/shahzat_razmetov

 

Фото: © https://vk.com/shahzat_razmetov

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100