Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей: «Мин китәм, гафу итегез»

news_top_970_100
Элвин Грей: «Мин китәм, гафу итегез»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Радик Юльякшин (Элвин Грей буларак чыгыш ясый) татар һәм башкорт эстрадасыннан китә һәм Мәскәү шәһәренә күченә. Тормышы һәм иҗатындагы үзгәрешләр турында артист ВКонтактедагы сәхифәсендә хәбәр итә. 

Җырчы әлеге минутларда дуслары белән Башкортстанның Агыйдел елгасында «сплав»та. Ул тамашачысына әлеге яңалыкны әйтергә бик озак кыймыйча йөргәнен яза. Ниһаять, барысы турында да сөйләргә карар кылган. 

«Мин китәм. Быел милли проектларны тәмамларга булдым. Кайткач та татар һәм башкорт телләрендә яздырылган җырларым 2022 елдагы соңгы җырларым булачак. Милли эстрада киңлекләрендәге 16 еллык иҗат юлымның нәтиҗәсе буларак соңгылары.

Балигъ булуыбызны 2023 елда Татарстан һәм Башкортстанда «Татнефть арена», «Уфа арена» һәм, эпилог буларак, Мәскәүнең «Лужники» стадионында бәйрәм итәчәкбез.

Мин булдыра алганның барысын да эшләдем. Иң мөһиме – минем иҗатым аша балалар туган телебез белән кызыксына башлады. Хәзер алга атларга вакыт.

Икенче яңалык.

Мин тормыш иптәшем белән Мәскәүгә күченәм. Рус телендә күп материал җыелды, тулы бер альбом. Казан белән Уфа арасында йөреп, проектны үстерү бик кыен. Шуңа күрә үзем өчен бер дә җиңел булмаган күченү турындагы карарга килдем.Тиздән мине федераль телеканалларда ишетә һәм күрә алырсыз, дип өметләнәм.

Беләм, күпләргә минем карарым ошамас. Социаль челтәрләрдә «сатылу» һәм башка әйберләр турында яза башларсыз. Кемдер Элвин Грей кебек «ачу китергеч», ниһаять, ераккарак китүгә һәм милли эстрадада тынычлык урнашуга шат булачак.

Барыгызга да уңышлар. Бу трактатны язуы бик авыр. Ләкин мин язарга тиеш.

PS: Татар һәм башкорт эстрадасындагы иҗат юлыма нокта куеп, түбәндәге сүзләрне әйтәсем килә:

Башкорт җиренә, көчле рухлы, көрәшкә әзер башкорт халкы арасында туып, биредә үскәнем өчен рәхмәт. Авыр вакытларымда бөек башкорт халкының улы белән бергә булганыгыз өчен башкорт халкына рәхмәт.

Мине үз гаиләгезгә кабул итеп, сыендырган, җылыткан, авыр чакларымда ярдәм кулы сузган һәм миннән «зур артист» ясаган Татарстан халкына рәхмәт. Сез мине үз иттегез һәм югарыга күтәрдегез. Мин моны һәрвакыт истә тотачакмын.

Кайчагында матбугаттагы сүзләрем өчен борчылырга мәҗбүр иткәнем һәм милли эстраданың кайбер шәхесләренә карата әйткән сүзләрем (Салават абый, Гүзәлия, Гүзәл, Фирдүс, Радик Иванович, Марат абый) өчен гафу итегез.

Кайвакыт сәхнәдә үз-үземне тотуым да мактауга лаек булмады (Яңавыл, гафу ит).

Кайвакыт ышанычларыгызны акламадым. Татарстан белән Башкортстан арасындагы низагларны тыныч юл белән хәл итәргә тырыштым. Аңларга тырышуыгызны һәм гафу итүегезне сорыйм.

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Радик Юльякшин ( Элвин Грей)», – диелә әлеге постта.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100