Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов – Салаватка: «Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез дә кызыксындырмый»

news_top_970_100
Илдар Хәкимов – Салаватка: «Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез дә кызыксындырмый»
"Татар-информ" архивыннан

Искәртеп үтик, Салават Фәтхетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге премиягә багышланган матбугат очрашуында: «Илдар Хәкимовны начар җырчы дип әйтмәс идем. Филүс кебек үк шәп җырчы. Кияүгә чыгып кына харап булды.Ул – минем студент, мин аны үзем эзләп таптым. Дөресрәге, Альфред табып: «Тыңлап кара әле, Салават Зәкиевич», - дип алып килде. Дөрес, матур, моңлы җырлый. Ләкин нишлисең инде. Гаиләдә бит хуҗа бер генә була. Кызганам, дияргә ярамый, ләкин «обидно, слушай», – дигән иде.

Илдар Хәкимов Салават Фәтхетдиновка җавап язган.

«Салават абый мине югалткан.

«Абый, абый! Салават абый!» диләр, шунысы күңелсез» дигән җыр искә төшә монда.

Әйе, Салават абый, Гүзәл белән сезнең 10 концертта җырладык бит инде ул сезонда. Шунда таныштык, Сезнең «Яратып кал җирдә, соңлама» дигән җыр астында сәхнәдә бергә басып тордык.

Ачуланма инде, Салават абый. Синдә бер ай җырлап йөргәннән соң, Россия буйлап үзебезнең концертлар белән йөри башладык.

Аннары Сез мине эзләмәдегез дә, тапмадыгыз да. Уфада мин Сезнең концертка килгән идем. Якташым Альфред абый Сезнең белән таныштырды. Сезнең фикерегезне укыдым да, минәйтәм: «Кирәк бит, шәхсән Салават Зәкиевич үзе минем язмышым турында борчыла!».

Абый, Аллаһка шөкер, әкрен генә без, балалар үсеп килә. 20 нче юбилей сезонына әзерләнәбез. Сезне дә, хөрмәт итеп, Кремль концертына зур кунак буларак чакырган идек. Ә Сез... Менә мин, нишләптер, Сезнең иҗатыгыз өчен борчылмыйм. Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез дә кызыксындырмый. Кем кияүгә чыккан, кем өйләнгән – барыбер. Минем анда эшем юк.

Абый, абый...» – дип язган аккаунтында Илдар Хәкимов.

«Илдар җырлый да белә, гаиләсе өчен үлеп тора», «Бигрәк зирәк җавап булган бу», «Сез – бик акыллы һәм сокландыргыч гаилә. Шундый мәрхәмәтле булып калыгыз. Кешеләр сүзенә карамыйча, хатыныгызны хөрмәтләп, сөеп яшәгез», «Ачуланма, Илдар балам! Мин шулай уйлыйм: Гүзәл сине «каплады». Әмма сиңа шулай ошый икән, монда бернинди дә проблема юк. Гаиләгезгә бәхет телим», – дип язган халык.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 ноябрь 2023
    Исемсез
    Салават абзыйнын шундый сузлэре анын дэрэжэсен тошерэ.Уйлабырак сойлэшсэ эйбэт булыр иде.
  • 20 ноябрь 2023
    Исемсез
    Илдар энем,Салаватнын уйламый эйткэн сузенэ упкэлэмэ.60 тан узган Топле ир андый сузлэр бн кешене тубэнсетми.Салават уз гаилэсе турында эйбэтлэп уйласын.Узе яшь чагында ничек яшэгэнен онытмасын.Син молодец.Хатынынны хормэт итэсен.Аны олылыйсын.4 баланнын Энисен гел шулай олыла.Балаларында сине шулай олыларлар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100