Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов – Миләүшә Хәбетдинова бәхәсе: артисттан – хайп, тәнкыйтьчедән – галуш

Мәдәният күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова тәнкыйтьче, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова һәм Алмаз Мирзаянов арасында килеп чыккан бәхәс хакында фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов – Миләүшә Хәбетдинова бәхәсе: артисттан – хайп, тәнкыйтьчедән – галуш
Рузилә Мөхәммәтова

Минем «Интертат»та басылган язмаларымның берсендә «Пушкин картасы» темасына мондый сүзләр бар иде. «Эченә 5 мең сум федераль акча салынган «Пушкин картасын» кемнәр генә ауламый! «Пушкин картасы»на мәдәни чаралар тәкъдим ителгән порталны ачып карасак, Марат Яруллин, Ришат Төхвәтуллин, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Әнвәр Нургалиев, Чулпан Йосыпова, Рифат Зарипов һәм башка бик күпләр үз иҗатларын район мәдәният йортларында «Пушкин картасы» белән сатып йөрүен күрәбез. Ә бит әлеге картага салынган федераль акчаларны үз шәхесләребезне пропагандалауга куллана алабыз. Татарстан мәктәпләрендә татар баласына татар әдәбиятын өйрәнерлек дәрәҗәдә укыту өчен вакыт мөмкинлекләре каралмаган икән, без «Пушкин картасын» атнага бер генә калган әдәбият дәресенә ярдәмлек итә алабыз. Моның өчен үз эстрадабызның комачауламавы, театрларның балаларга кәмит тамашалар түгел, шәхесләребез турында мәгълүматны кызыктыра алырлык дәрәҗәдә бирә торган әсәрләр тәкъдим итүе кирәк.

Тагын бер кат ассызыклыйм. Җәмәгать, безнең балалар татар әдәбиятыннан шыр надан, һәм бу – алар гаебе түгел. Ә шул баланы мәдәни үстерү өчен бирелгән федераль акча хисабына без аңа Чулпан Йосыпованың яки Мирзаяновларның җырлавын тәкъдим итәбез икән, бу – җинаять үк булмаса да, яхшы гамәл түгел инде. Без аңа Фатих Кәрим, Һади Такташ, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Лена Шагыйрьҗан һәм тагын күп шагыйрьләребез турында сөйли алыр идек ләбаса».

Менә шушы текстның бер өлешен – «Җәмәгать, безнең балалар татар әдәбиятыннан шыр надан, һәм бу – алар гаебе түгел» дигән урыннан башлап, Мирзаяновлар фамилиясе кергән урынын бүлеп алып, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова үз аккаунтына урнаштырган. Текст авторы буларак, минем аңа бернинди дә претензиям юк – чөнки сылтама куелган. Язмада күтәрелгән проблеманы аерып алып, калкытып күрсәткәне өчен рәхмәтле генә булдым.

Әмма Алмаз Мирзаянов үзе яки аның тирәлегендәгеләрнең берсе әлеге постка скриншот алып, җырчы аны үз аккаунтына куйган һәм җавап та биргән. Анда әлеге текст Миләүшә ханымның үз фикере булып күренә, чөнки сылтама өлеше, әллә белеп, әллә белмичә, киселеп калган.

Алмаз җавабының кыскартылган версиясе рөхсәт ителгән социаль челтәрдә, озынрак версиясе – тыелганында. «Бездә хәзер – ниндидер дәлилләнмәгән фикер әйтеп шаккатыру, игътибар яулау заманасы. Шул ук вакытта исем-фамилияләрне дә пычратмакчы булалар. Шәхеснең дәрәҗәсен төшерү турында гына түгел, аның тамашачыга поэзия, проза аркылы сәнгатькә юл салуын күреп очкынланган күзләрен дә чокып чыгарганнарын аңламыйлар алар. Аңлы булсалар, бөек татар театрын бүгенге дәрәҗәсенә төшермәсләр иде. Критикага лаеклы кешеләргә сүз әйтергә курыккач, безгә бәйләнергә булганнар. Кайсы татар артистының концертында 20дән артык татар шагыйрьләре әсәрләре сөйләнә? Кайсы татар артисты концертында шагыйрь язмышы турында сөйли? Кайсы татар артистлары чын халык киемнәрен киеп концерт куя? Кайсы татар артисты Татар теле темасына концертының бер өлешен багышлый, туган ягы турында сөйли, төрле һөнәрләргә хөрмәт уятырга тырыша? Кайсы татар артистының мәктәпкә барып, бушка, укучылар белән очрашу ясап концерт куйганы бар? Кемдер кушканга түгел, үз инициативасы белән? Юк алар! Чөнки минем кебек тиле-миле генә шулай йөри ала! Акыллы кеше безнең илдә бу гамәлләре өчен шундый сүзләр ишетәсен белә ул! Мин чын күңелем белән, чып-чынлап зууур БӘХЕТЛӘР телим бу ханымга!!!»

Алмаз Мирзаяновның тыелган соцчелтәрдәге постында, җиңел генә итеп әйткәндә, үзен югары сәнгать вәкиленә кертүче кешене бизәми торган сүзләр бар иде. Русча матны кабул итә алучылар бу сүзләрне нәфис сүз остасының аккаунтыннан укый ала.

Озынрак вариантында артист Камал театрына да «тибеп» үткән: «Аңлы булсалар, бөтен татар театрын бүгенге дәрәҗәсенә төшермәсләр иде. Камал театрында күт кашып кеше көлдерергә тырышалар. Ник язмыйсыз? Критикага лаек кешеләргә сүз әйтергә курыккач, безгә бәйләнергә булганнар», – дигән.

Шуннан давыл күтәрелгән дә инде – Алмаз Мирзаяновның фанатлары ду купкан. Янәсе, яхшы җырчыны кимсеткәннәр һәм башкалар, һәм башкалар. Теманың төбенә төшмичә, әлеге скриншот буенча гына фикер йөртеп, аны кайбер матбугат чаралары да алып куйган, кайсылары соңыннан алып ташлады, кайсылары юк иде әле.

Кыскасы, Миләүшә Хәбетдинованың исеменә бер гаепсезгә тап төшкән. Бу – артистның Казандагы концерты алдыннан аңлы рәвештә эшләнгәнме, аңлашмыйчамы – билгесез. Нәтиҗәдә, артист егет рәнҗетелгән бала позасына басты, ә Миләүшә монстрга әверелде.

Дөресен әйткәндә, мин Мирзаяновны белми идем, дөресрәге, татар эстрадасында Мирзаяновлар, Фазлыевлар һәм тагын төрле парлы артистлар барлыгын беләм. Кайбер артистларыбызның «Пушкин картасы» хисабына концерт куюы турында мәгълүмат ачык киңлекләрдә бар – исемнәрне «Пушкин картасы»на тәкъдим ителгән татар концертлары исемлегеннән алдым. Мин хәзер дә алда язган фикеремдә – «Пушкин картасы» белән профессионаллар эшләргә тиеш, һәм бу – күңел ачуга кайтып калырга түгел, ә бетерелгән әдәбият дәресләре урынына белем бирә торган программага әверелергә тиеш. Бәлки, бу – утопиядер, минем фантазияләрдер, болай була алмыйдыр, ләкин мин шулай уйлыйм.

Кыскасы, мин Мирзаяновлар концертын карап кайтырга тиеш идем. Әгәр аның программасы югары сәнгать әсәре икән, әлбәттә, мин ялгышымны таный алам.

Билет 600 сум тора. Аны «Пушкин картасы» белән – онлайн, яки кассадан килеп алырга гына мөмкин. Алдан кассага шалтыратып броньлап куярга була. Шулай иттек.

Билетка яшь чикләре 6+ дип куелган. Концерт 19.00 сәгатьтә башланды. Концерт «Үзем» дип атала, һәм ул Алмаз Мирзаяновның 35 яшьлек зур юбилеена багышланган. Сәхнә түрендә «Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар» дип язылган.

Залда яшьләр бар иде, балаларны күрмәдем. Ә менә «Пушкин картасы» белән килүчеләр күп иде – Алмаз Мирзаянов аларны сәхнәдән үзе дә барлады.

«Минем ачуымны китерделәр – «Пушкин картасы» буенча миңа карата мыскыллы язма чыкты: янәсе, «Пушкин картасы» буенча балаларның Мирзаяновларны, Чулпан Йосыповаларны килеп каравы «җинаять ук булмаса да, дөрес гамәл түгел инде» дип язып чыкканнар иде, кызганычка. Бүген «Пушкин карасы» белән килүчеләр, кул чабыгыз әле. (Көчле алкышлар). Юк, сезнең берегезне дә төртеп тишми бит инде, әйеме? Монда балалар да, «Пушкин картасы» белән булган ата-аналар да бар. Мин уйлыйм: укучылар әниләренә Әниләр бәйрәменә дип тә билетлар бүләк иткәннәрдер әле. Балага нинди зур горурлык бит инде, әйеме, әти-әнисенә үзенең картасыннан бүләк бирә алу! Бу бит – зур горурлык! Ә нәрсәгә шул әйбердән зур әйбер ясарга кирәк?! Әй, ярар, бөтен әйбер үтә, монысы да үтәр. Сез бар, Аллага шөкер! «Пушкин картасы» булганга гына түгел бит, ел саен килгән кешеләр бар сезнең арада, мин – беренче концерт сезоныннан алып «дәүләтебез», «динебез», «авылларыбыз», «телебез» дип янып йөргән кеше. Кычкырып сөйләп йөрмәсәм дә, концертларда әкренләп-әкренләп эшләгән, прозага, поэзиягә, сәнгатькә карата кешенең тартылуы күбәйсен дип тырышкан кеше. Мин горурланып әйтәм – телем белән горурланам һәм югалуын теләмим».

  • Бәлки, Алмаз белмидер – «Пушкин картасы» белән мәдәни чарага ул билетның иясе генә керә ала. Аңа бүтән кеше керергә тиеш түгел. Бу хакта, «Пушкин картасы» турында аңлатканда, Мәдәният министрлыгы вәкилләре әйтте.

Концерт турында ни әйтим? Аны «тамада-шоу» дип бәяләргә мөмкин. Алмаз Мирзаянов әйбәт кенә алып баручы була ала, тавышы йомшак кына. Вокал ягы уртача, анысын ул үзе дә белә. Сәхнәгә артистның ике баянчысы һәм гитаристы чыкты, әмма җырларның кайберләре минусовкада гына түгел, плюсовкада да яңгырады шикелле. Ялгышаммы? Биючеләрнең профессиональлеге дә югары димәс идем.

Шигърият бар: Әнгәм Атнабаев, Наҗар Нәҗми, Кадыйр Сибгатуллин, Булат Ибраһимов шигырьләре укылды.

Әмма бу концерт «Пушкин картасы» шартларында билгеләнгән «мәдәни-агарту функцияләрен башкару гамәлгә ашырылган вакыйгалар»га керә алмый. Күңел ачу чаралары бу программага кертелмәве дә ачык әйтелгән – «Пушкин картасы» турында мәгълүмат бирелгән рәсми сайтларны ачып карагыз.

Менә концерттан кайбер өзекләр:

«Бездә «...һәр көтүдә бер ненормальный сарык була... көтүне тегендә-монда йөртә торган. Һәм бер ненормальныйрак үгез белән ненормальный сыер була. Алар турында сөйләшмик – Пушкин картасы буенча килүчеләр дә бар». (Тамашачы озак алкышлый)

«...ботка салганнар. Яратмыйм мин ботка. «Ашамыйм мин ботка», – дидем. Әти әйтә: «Улым, боткаңны аша, – ди, – ашамасаң, – ди... монда әйтергә ярамый... ашамасаң, – ди, – бер җирең дә үсми», – ди. Әни моны ишетте дә әтинең башына – шалт. «Әни, ник сугасың әтинең башына?» – дигән идем, «Кечкенә чагында ботка ашамаган өчен», – ди. Нигә көлгән буласыз инде. Монда да, ботка ашадым, дигән кеше булмады инде... үзегез беләсездер инде...»

«Ромашкаларның да әллә ниндиләр очрады: йә таҗлары йолкынып беткәне, йә аларны миңа кадәр йолкып, кире ябыштырып куйган булалар, карт ромашкалар да эләккәне булды инде. Бер тапкыр язмыш карт ромашка белән очраштырган иде. Бөтен әйбер гел кире килеп тора бит инде миңа. Аңладым мин Галкинның хәлләрен...»

Болар татар эстрада концертларында була торган юмор инде. Тамашачы ни турында сүз баруын аны сөйләүченең паузалары аша үзе аңларга тиеш була.

Алмаз Мирзаянов безнең халыкның «йомшак» урынын тотып алган – жәлләтә. Ягъни, үзенең тормышында булган «әчесен-төчесен дә» дигәндәй әйтеп, халык белән ихлас сөйләшә. Шуның белән алдыра, күрәсең.

«Мин алда нәрсә буласын белмим. Бала җибәрсә, әби карап торса, килерсең, мин әниләр турында шигырь сөйләгәч, җырыңны кабызырлар, дидем...» Алмаз шигырен сөйләде, елмаеп, Зөлфирә Мирзаянова килеп чыкты. Әлеге парның вокал өстенлеге Зөлфирәдә икән.

«Сабыебыз туса, дип, нәзер дә әйткәнем бар иде. Мохтаҗ балаларга ярдәм дә ясыйсы килгән иде. Юбилей концертлары узгач, исән-сау булып, «Пушкин картасы»ның акчасын алалсам, зур гына бер өлешен чыгарырга Алла насыйп итсен», – диде артист сәхнәдән.

Миләүшә Хәбетдиновадан артистка символик бүләк: кызыл эчле галуш

Концерт тәмам! Алмаз Мирзаянов: «Киләсе елга – март аенда бишенче сезон концертында сезнең белән күрешергә насыйп булсын», – дип белдерү ясагач, сәхнәгә Миләүшә Хәбетдинова күтәрелде. Кулында зәвыклы итеп төрелгән кызыл эчле галошлар иде. Ул Алмазга микрофон сорап кулын сузды.

Алмаз аңа микрофонын бирде. «Лубянда туып үскән Миләүшә Хәбетдинова Саба районына сезгә хөрмәт белән килде. Сезнең белән танышуыма шатмын. Шул яшемә җитеп, Алмаз Мирзаяновның кем булуын белмәгән идем. Сездән сорыйсым килә – чөнки мине Лубянда шулай тәрбияләделәр – кеше әйбере алган кеше кем була? Карак була. Алмаз Мирзаяновлар фамилиясе белән горурлана. Мин дә Миләүшә Хәбетдинова дигән исем белән бик горурланам. Мин – гади хат ташучы кызы – бүген әдәбият белгече. Мәдәниятне күзәтеп барам һәм фикеремне язганда псевдоним кулланмыйм. Бу ике көн эчендә, мин Нәкый Исәнбәт архивын барлаганда, социаль челтәрләрдә исемемне бик болгатып үстереп йөргәннәр. Мин моны белмәдем. Чөнки вуз укытучыларына бу социаль челтәрләргә чыгу тыела. Миннән сорамыйча, минем биттән материалны алып кулланганнар. Ул минем язма түгел иде. Аны Рузилә язды – ул биредә...»

Бу вакытта Зөлфирә Алмазга ишарәләде, аның бу ишарәсеннән соң Алмаз сәхнәдәге тамашачыларына таралырга дигән ишарә ясады һәм командасы белән бергә сәхнәдән кереп китте. Кызыл эчле галошлар сәхнәдә калды.

Соңрак Алмаз Мирзаянов, фойега чыгып, «Пушкин картасы»н бирүчеләргә карата фикерен дә җиткерде. Матур сүзләр белән түгел, әлбәттә.

Шуны аңлап бетерә алмыйм, әгәр артистның күп санлы тамашачысы бар икән, һәм ул район үзәгендә елга берничә мәртәбә 300-400 урынлы залны тутырып концерт куя ала икән, ни өчен үз иркеңне «Пушкин картасы» белән бәйләргә? Җитмәсә, Алмаз үзе дә социаль челтәрдә Миләүшә ханымга: «Ул «Пушкин картасы» тамашачы соравы буенча кушылган әйбер генә. Безнең кулга килеп кергәнче аның акчасы калмый диярлек. Артистларга, аппаратурага, арендага түләрлек тә түгел хәтта», – дип язган. Яшь чикләрен 16+, 18+ дип куй да, законнар һәм үз культураң рөхсәт иткән кадәр сөйлә рәхәтләнеп сәхнә түреннән! Ә тугрылыклы тамашачы үз мәхәббәтен «сумнары» белән дәлилли.

Кичәге концертның кайтавазы бүген дә социаль челтәрләрдә дәвам итә. «Сүз «Пушкин картасы» турында барды. Артистның истерикасы аның программасы программа таләпләренә эчтәлек ягыннан да, эстетик планда да туры килмәвенә бәйле иде. Берничә номер искәрмә була ала... Әмма минем моңа катнашым юк. Мин концерт карарга һәм аның белән тамашачы күз алдында сөйләшергә килдем, чөнки ул миңа чит кеше текстын тагып, Интернетта исемемне 2 көн чайкады. Кызганыч, ул качып китте һәм, чыгып, аның концерты өчен түләгән дәүләткә карата ямьсез сүзләрен әйтте. Мондый бала-чага гамәле ир кешегә килешми. Мин моңарчы бу тамада-мәдәният эшлеклесенең барлыгын да белмичә яшәдем. РФ һәм ТР Мәдәният министрлыгына сорауларым бар: мондый концертларны кем контрольдә тота? Театрларда чыккан спектакльләр сәнгать советы аша уза...» – дип язган иде Миләүшә Хәбетдинова.

Кызык та, кызганыч та – башта Алмаз: «Менә мондый тәнкыйтьне мин кабул итәм! Бу инде – кемнеңдер дәлилләнмәгән фикерен күчереп кую гына түгел, үзегезнең шәхсән килеп, карап бәя бирүегез. Бу – сезнең фикер! Вакыт табып килүегез өчен рәхмәт!» – дисә һәм үзенең чыгып китүен: «Зөлфирә борчыла башласа, сөте төшмәскә мөмкин. Баламның ул ризыгын да алсагыз, аннан нишлик без?» – дип шаяртуга борса, соңрак: «Мин сезне чакырмадым. Сәхнә разборкалар урыны түгел. Вы и ваша шайка мне не интересны. Досвидос!» – дип җавап ыргытты.

Күрергә теләүчеләр булса, бүген Алмаз Мирзаяновның «Үзем» концерт программасы Кукмарада була. Кукмара тамашачысы безнең нинди начар кешеләр булуыбыз турында ишетер, мөгаен.

«Интертат» бу теманы алга таба да күзәтәчәк. Шунысы кызганыч, бу темага Мирзаяновның фанатлары актив күтәрелсә дә, икенче якны яклаучылар үз фикерләрен «личкада» гына әйтә, «популяр» җыр сәнгате вәкилләре белән ачык бәхәскә керми. Алар шушы 2 көн эчендә дөньяда Алмаз Мирзаянов исемле артист барын белде. Димәк, Алмаз, белепме-белмичәме, теләгенә иреште. Бу язма да артистны популярлаштыруга өлешен кертер, әлбәттә. Аудиториясе минем укучылар хисабына артыр, дип вәгъдә генә итә алмыйм.

Хәзерге вакытта Культура порталын ачсак, анда «Пушкин картасы» буенча Марат Яруллин, Чулпан Йосыпова, Әнвәр Нургалиев, Ришат Төхвәтуллин, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Ильмира Нәгыймова концертлары күренә.

  • «Интертат» «Пушкин картасы» темасына ел башында язган иде. Татарстан театрларындагы проблемаларга багышланган түгәрәк өстәл утырышында Кәрим Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов күтәрде: «Бер проблема килеп чыкты — «Пушкин картасы»на эстрада артистлары ябырылды», — дигән иде.
  • Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова болай җавап кайтарган иде: «Без эстраданы үткәрмәдек. Шуңа да безгә күпләп зарланулар ява башлады. Башка җирдә теркәлеп, безнең территориядә эшли торган продюсерлык компанияләре бар. Ягъни, башка территория оештыручысы концерт мәйданы итеп безнең Мамадышны, Буаны һәм башка районнарны сайлый. Мондый продюсерлык үзәкләре мәсьәләсе Мәскәүдә каралачак», — дип җавап кайтарган иде.
  • «Пушкин картасы» проектының максаты — 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр арасында кешелек кыйммәтләренә мәхәббәт һәм сәнгать әсәрләренә эстетик караш тәрбияләү, тәнкыйди фикерләү формалаштыру; чараларда аудитория белән эшләүнең интерактив, агарту, белем бирү һәм инклюзив форматларын, шулай ук совет, чит ил классикларының аудиовизуаль әсәрләрен кулланырга тәкъдим итү.

Комментарийлар (7)
Калган символлар:
  • 18 февраль 2023
    Исемсез
    Нэрсэ, Алмаз, эллэ дорес сузлэр (М.Хабутдинова сузлэре) ошамадымы?! Эллэ инде Син кесэ тутыру очен тугел, без тамашачылар очен "переживаешь"мы?! Без тамашачылар очен борсылсан кычыткан Хэм кашыйсы килгэн жирлэренне оендэ кашып кил! Безнен алда тугел, Бик "противно"куренэ ул "брат" кеше алдында, Хэм БИК гадэтсез!
  • 28 ноябрь 2022
    Исемсез
    Алмаз, вакланма чуп белэн…
  • 28 ноябрь 2022
    Исемсез
    Фикер алышучылар Мирзаяновларны яклаучылар( Алмазның шигырьләрен, Зөлфирә нең җврларын бик яратам, аларга бер каршылыгым Юк) Пушкин картасының мәгьнәсен аңламыйлар. Эстрада бн телевизор, интернет челтәре аша да танышып була бит. Мин үзем без укыган вакыттагы экскурсияләрне сагынам. Укытучылар кайларга гына алып бармый иделәр. Казан музейлары, истәлекле урыннар гына түгел. Ульяновск, Волгоград, Ленинград.. Менә кайда ул тарих, мәдәният, үзаңны үстерү. Ә хәзер балаларны кая да булса алып бару проблема. Һәм аны чишм мәктәпләр генә түгел Мәгариф министрлыгының да проблемасы
  • 28 ноябрь 2022
    Исемсез
    Алмаз, уңышлар сиңа. Ә бу Миләүшә Хәбетдинованың сүз саен алдашу. Үзе социаль челтәргә керергә ярамый, ди, үзе анда кереп, постлар яза. Кеше мәкаләсеннән өзеген алып куйган да, мин аны укымыйча гына куйдым, ди. Үзе Мирзаянов фамилиясе кергән өлешен алып куйган, ну андый артистны белми. Әдәби тәнкыйтьче өчен, бик сәер логика...
  • 27 ноябрь 2022
    Исемсез
    Ха..ха ха…
  • 26 ноябрь 2022
    Исемсез
    Миләүшә, вакланма чүп белән...
  • 26 ноябрь 2022
    Исемсез
    Пушкин картасы" турында анлатып языгыз. Куп кеше анламаска момкин бит. "Пушкин картасы" буенча популяр башкаручылар хэм шоу концертларына барырга ярамый икэнен, мэдэни-агарту чараларын популярлаштыруга исэплэнгэн бит ул карта. Менэ хэзер гайбэт китэ. Икегэ буленэ халык Мирзаяновларны яклаучылар хэм аларга каршылар.  Бу сезнен чыгыштан сон куп кеше Мирзаяновларны яклап чыгар. Бигрэк тэртипсез рэвештэ булды, сэхнэгэ чыгып, шундый дорфа сойлэп. Урамда оршышалар мени. Нигэ уткэргэннэр ул артистларны "Пушкин картасы" буенча. Шул уткэручелэр белэн сойлэшергэ иде. Аларнын барысындада шул бер тема. Димэк курсэтергэ темалары юк. Гел шул бер тема, сэхнэдэ кут турында сойлэучелэр генэ.  Хэм узлэреген ничек ускэннэрен сойлилэр. Этилэре исерек булган, эбилэре нэрсэдер эйткэн. Э Мирзаяновларга килгэндэ, аларга "Пушкин картасы" -ннан башкада кеше куп хэм яратып йорер.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100