Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мурат Гайсин аерылыша: «Минем башка гаиләм булмаячак»

news_top_970_100
Мурат Гайсин аерылыша: «Минем башка гаиләм булмаячак»
Җырчының социаль челтәрдәге битеннән

Татарстан һәм Башкортстан җырчысы Мурат Гайсин гаиләсендәге күңелсез хәл турында хәбәр итә.

«Барысы да яхшы моның, дип уйламагыз... Концерт шәп үтте, берсүзсез, тулы зал. Читтән минем бар да яхшы дип күренәдер. Чынлыкта... Яшә бит инде бәхетле... Ләкин…

Барлык никахлар да мәңгелек түгел. 1 октябрьдә алтыным Мәрьямгә 2 яшь тулды. Әттә сине бик ярата, син дә мине яратасың. 8 яшь булганда мин әтине югалттым һәм шул вакытта ук үземә үз гаиләмне һәм балаларымны ташламаска вәгъдә иттем. Хәзер дә мин сүземдә торам.

Әмма барысы да миннән генә тормый. Кызымның туган көнендә аерылышу турындагы эшнең судка бирелгәнен белдем. Мин моңа каршы, әмма… 

Мин һәрвакыт бәхетле гаилә турында хыялландым. Кызганыч… Балакаем, бәхетле бул, мин сине беркайчан да ташламам. Минем башка гаиләм булмаячак», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге битендә.

Җырчының дуслары бәхет өчен көрәшергә чакырган, шулай ук «башка гаиләм булмаячак» дигән сүзләрнең дә урынсыз булуы турында язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100