Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияүгә чыккач, иреңнең әти-әнисенә ничек эндәшергә?

Ир кеше хатынының ата-анасына кем дип дәшергә икәнен үзе хәл итә.

news_top_970_100
Кияүгә чыккач, иреңнең әти-әнисенә ничек эндәшергә?
https://pixabay.com

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хатын-кызларга киңәшләрен бирде. Ул иреңнең әти-әнисенә эндәш сүзләр турында аңлатты. 

«Бу — гаилә мәсьәләсе. Гаиләнең тамырлары авылдан, төрле шәһәрләрдән килә. Аларда гореф-гадәтләр төрле була. Кияүгә чыккач, хатын иренең әти-әнисенә „әти“ һәм „әни“ дип эндәшергә тиеш. Кемдер әйтергә мөмкин: „Әти-әни берәү генә, нишләп без аларга әти-әни дип дәшик?“ - диеп. Бу аларга хөрмәт йөзеннән әйтелә, минем иремнең әти-әнисе — мин аларны хөрмәт итәм, дигәнне аңлата. Килен ирнең әти-әнисенә „әти-әни“ дип әйтергә тиеш», — ди хәзрәт.

Хәзрәт ир кешенең хатынының әти-әнисенә ничек дәшергә тиешлеген дә аңлата.

«Ирегездә ихтыяр бар. Төрле якта „әби“, „бабай“, „әти“, „әни“ диләр. Ирегез нәселендәге гадәт буенча әйтә. Ул „әби-бабай“ дип тә, „әти-әни“ дип тә әйтергә мөмкин. Ул хөрмәт йөзеннән әйтелә. Әгәр әби-бабай дип әйтә икән, кодагыйлар, сез үпкәләмәгез. Сезгә әби дию дәрәҗәне төшерми. Ул сезгә йолдыз бирә, маршал буласыз — шуны онытмагыз», — ди хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100