Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ясалма тырнак, татуировка ясау гөнаһмы?

Тәһарәтсез йөрү сәбәпле күз тия, сихер тия, дип, аңлатты дин белгече Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

news_top_970_100
Ясалма тырнак, татуировка ясау гөнаһмы?

Бүгенге заманда хатын-кызлар өчен мода индустриясе бик алга китте. Ясалма каш-керфекләр, чәч толымнары, айлар буе төшми торган тырнаклар ясау, тәнгә татуировка төшерү модасы барлыкка килде. Татуировкаларны еллар буена бетми торган итеп тә, берничә көннән төшә торган итеп төрле үсемлек матдәләреннән, мәсәлән, хна белән, ясау белән мавыгучылар бар.

Ир-егетләр арасында да тәненә рәсем төшерүчеләр күп. Эстрадада, кинофильмнарда тәне рәсем белән тулган кешеләр шактый күренә. Татар сәхнәсендә дә, Татарстан урамнарында да татуировкалы кешеләрне очрату гадәти күренешкә әверелде.

Тәнгә рәсем төшерү, ясалма материаллардан каш, керфек, тырнак ясау дини әдәпләр буенча ничек бәяләнә? Шушы сорауларга Казанның «Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

Татуировкалы кешегә шайтан кул куя

Татуировка ясаганда кеше тәненә Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте астындагы шайтан кулы тия, дип искәртә хәзрәт.

«Татуировка ясауга дин ягыннан карасак, галимнәребез дә әйткәнчә, бу вакытта кеше тәненә шайтан (Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте астындагы) кулы тия. Татуировка мәсьәләсе төрле булырга мөмкин. Кызлар кулларын хна белән буяп матурланалар. Әгәр рәсем тәһарәт алганда юыла торган булса, бу эш рөхсәт ителә. Уколлар ярдәмендә ясап, кеше тәненә сеңгән нәрсә шайтан шушы кешегә тигән, хәтта шул кешегә кул куйган дип санала.

Өченче төр — өстән ясалма рәвештә пластик форматында әйберләр ябыштырылса, астына су керә алмаса — бу да тыела. Без мөселманнар көненә биш тапкыр намаз укыйбыз. Тәһарәт бозылган саен без тәһарәт алабыз. Ягъни астына су кермәсә, бу тәһарат алмау санала, бу гөнаһ була. Рабыбыз Аллаһы сөбханә вә тәгалә шулардан сакласын иде», — ди тели Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

«Әгәр тырнак өстенә берәр шифалы май сөртелсә, кеше тәһарәт алганда бу буяу астына су керсә, мондый эш рөхсәт ителә. Өстән ябыштыра торган ясалма тырнаклар астына су тимәсә, бу гөнаһ була», — ди ул.

Тәһарәтсез йөрү сәбәпле күз тия, сихер тия

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы мөселманнарның көненә биш тапкыр намаз укырга тиешлеген искә төшерде.

«Без биш тапкыр намаз укыйбыз. Шуңа күрә тәһарәт бозыла торган әйберләр гөнаһ. Без бәдрәфкә кергәч, хаҗәтне үтәгәч, тәһарәт бозыла. Без йоклап торгач, безнең тәһарәт юк. Ягъни без яңадан аны алырга тиеш. Шуңа күрә тәһарәтсез йөрү сәбәпле күз тия, сихер тия», — диде хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хатын-кызларга мөрәҗәгать итә. «Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, шушы әйберләдән ераграк булсагыз хәерлерәк. Әлбәттә, тырнакларыгыз матур булсын. Үзегезнең тырнакларыгыз үстерегез», — дип өнди ул.

Табигый тырнакларны үстерергә ярыймы?

Табигый тырнакларны үстерү турында да хәзрәт аңлатма бирде.

«Тырнакларны бик зур итеп үстермәү хәерле. Алар өйдә эшләү өчен, ягъни юганда, ризык пешергәндә зыян итмәсә, тырнак астында пычрак булмаса — моның гөнаһы юк. Кайберәүләр озын итеп үстерәләр — бу, әлбәттә, динебездә тыелган. Аз гына үстереп матур итеп йөрү кирәк. Хәзерге вакыттагы модага ияреп, өйдә эшләү өчен зыянлы итеп үстермәү хәерлерәк», — ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Ул тырнак үстереп эш эшләми яткан хатын-кызларны да искә алды. «Әгәр бер кыз тырнак үстердем дип тик кенә утырса, иренә ризык пешермәсә — бу динебездә хупланмый, тыелган дип әйтеп була», — ди хәзрәт.

Дин белгече искәрткәнчә, гомумән атна саен җомга алдыннан тырнакларны кисү тиешле һәм хәерле гамәл дип санала.

Казанның «Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлеге сорауларга да җавап биргән иде:

Гаиләсен ташлап китеп, баласына ярдәм итмәүче ир-ат гөнаһлымы?

Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?

Идәнне кайсы почмактан юа башларга һәм сихер тапканда нинди дога укырга?

Йоклаганда ишеккә таба сузылып ятарга ярыймы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100