Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярыймы?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдә төрле сорауларга җавап биреп тора.

news_top_970_100
Мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярыймы?
https://pixabay.com/

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин барлык сорауларга да җавапларын тәфсилле итеп җиткерергә тырыша.

«Сораулар бик күп, аларга һәрчак җавап бирергә шатбыз. Сорау булса, языгыз. Белсәм — җавап әйтәм, белмәсәм — җавап эзлим һәм һичшиксез җавап бирәчәкмен», — ди хәзрәт.

Телеграмдагы ачык каналында ул мунчада җенси мөнәсәбәтләр турында сорауга җавап язып калдырган.

«Нигә мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярамый?» — дип сораганнар хәзрәттән.

Телеграмда җавап итеп бирелгән фотода «пычрак урын санала» дип язылган. Хәзрәт сорауга җавап әйтеп аудио да яздырып куйган.

«Сорау бик интим. Ни өчен мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярамый соң? Бу очракта бүлмәнең чисталыгы ягыннан карарга кирәктер. Мөселман гореф-гадәтләре буенча, бәдрәф белән мунчадан кала барлык урында намаз, дога укырга ярый. Әгәр иң интим мизгел турында сорауга килсәк, бу вакытта билгеле бер догалар уку таләп ителә. Мунчада булгач, без бу доганы укый алмыйбыз. Шуңа күрә тыю бар. Шул яктан караганда, ярамый. Катгый тыю турында ишеткәнем юк, ләкин бу хәерле булмас. Без бу вакытта дога укыйбыз, киләчәк буын өчен сорап дога кылабыз, бу догаларны өйрәнегез. Үз ирегез, үз хатыныгыз белән мондый эшләрне йокы бүлмәсендә башкару хәерле», — дип киңәш итә хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

«Яңарыш» сайтында Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән әңгәмә чыккан иде. Анда җенси мөнәсәбәт алдыннан «бисмиллә»не әй­тү һәм махсус дога уку киңәш ителә. Ха­тын балага узса, ул бисмилләле, догалы бала була. Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганда „Бисмилләһи, Әллааһүмма җән­ниб­нә-шәйтаанә вә җән­ниби-шшәйтаанә мәә разәкътәнә“, — дисә һәм аларга бала насыйп булса, аңа шайтан зыян китерә алмас», — диде (Бохари риваяте). Доганың тәрҗемәсе: «Аллаһ исеме белән. Йә Аллаһ, безне һәм безгә ризык итеп биргән баланы шайтаннан сакла». Әлбәттә, иман иясе өчен бу доганы яттан белү һәм куллану хәерле, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100