Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәһарәт ала торган су нинди булырга тиеш?

Әгәр бер чиләк чиста су ике чиләк тәһарәткә ярамаган сыеклык белән кушыла икән, бу суны тәһарәт өчен кулланырга ярамый.

news_top_970_100
Тәһарәт ала торган су нинди булырга тиеш?
Михаил Захаров

Татарстан Диния нәзарәте тәһарәт алу буенча фәтва чыгарган.

Әссәламү галәйкүм! Күптән түгел су савытына тәһарәт алганда су чәчрәгәнен сиздем. Мондый су белән тәһарәт алырга ярыймы?

Үә галәйкүм әссәлам! Башка су кушылган вакытта тәһарәт алынасы суның чисталыгын аның төсе, исе һәм тәме билгели.

Имам Шурунбүләли «Нур әл-Идах» хезмәтендә болай яза:

«Тәһарәт аласы суның башка сыеклык белән кушылуыннан соң, тәһарәткә яраклыгын билгеләү кагыйдәсе:

1. Тәһарәт аласы суга ике сыйфаты булган сыеклык кушылу. Мисал өчен, сөт төсе һәм тәме белән судан аерыла. Әгәр сөтнең төсе һәм тәме, мәсәлән, суда күренә, сизелә икән, мондый су белән тәһарәт алырга ярамый.

2. Тәһарәт аласы суга өч сыйфаты булган сыеклык кушылу. Мәсәлән, алмадан ясалган уксус, ул төсе, исе һәм тәме буенча да судан аерыла. Әгәр уксусның төсе, исе, тәме суда сизелә, күренә икән, мондый суны да куллану ярамый дигән сүз.

3. Тәһарәт алырга дигән суга үзеннән төсе, исе, тәме белән аерылып тормаган сыеклык кушылса, аларның күләмнәрен чагыштырырга кирәк. Мисал: әгәр бер чиләк чиста су ике чиләк тәһарәткә ярамаган сыеклык белән кушыла икән, бу суны тәһарәт өчен кулланырга ярамый. Әгәр киресенчә булса, мондый су куллануга яраклы санала».

Сезнең очракта су савытына берничә тамчы су чәчри, су үзенең чистарту сыйфатын югалтмый, димәк, мондый су белән тәһарәт алырга ярый дигән сүз.

Ә Аллаһ яхшырак белүче!

Татарстан Диния нәзарәте түбәндәге сораулар буенча фәтва чыгарган иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100