Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?

Ир белән хатынның кочаклашуы, үбешүе яисә бер-берсенә кагылуы нәтиҗәсендә аларның икесенең дә тәһарәте бозыла, дигән фикер дөреслеккә туры киләме икәнен белгечләр аңлаткан.

news_top_970_100
Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?
https://pixabay.com/

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хатын-кызларга кагылу тәһарәтне бозамы икәнен аңлатып, фәтва чыгарган.

Әссәламү галәйкүм! Мин шәфигыйлар җирлегендә хәнәфи мәдрәсәсендә укыдым. Шәфигый җирлегендә ир белән хатынның кочаклашуы, үбешүе яисә бер-берсенә кагылуы нәтиҗәсендә аларның икесенең дә тәһарәте бозыла дигән фикер яши. Берәүләр «Кудури» китабы буенча гамәл кыла, икенчеләре тиренең икенче тирегә тиюеннән тәһарәт бозыла дип санаучы шәфигыйлар белән каршылыкка кермәс өчен тырыша. Бу очракта аларга нинди дәлил китерергә?

 Үә галәйкүм әссәлам! Бу очракта бер киңәш бар: төгәл белмәгән мәсьәләләргә кермәскә. Ә фикһ буенча ышанычлы дөрес гыйлемнәргә бары остаз белән мәзһәбнең дәрәҗәле китапларын өйрәнеп кенә ирешеп була.

Хәнәфи мәзһәбе буенча ирнең тиресе хатынының тиресенә тиеп китүдән тәһарәт бозылмый. Әйе, әгәр дә шәфигыйлар белән каршылыктан чыгу теләге бар икән, тәһарәтне яңартырга мөмкин. Әмма ул бозылган өчен түгел, ә тәһарәтне яңарту бу очракта, имам әш-Шурунбуләли «Нурул-идах» хезмәтендә язганча, теләк буенча булганы (мәндүб, мөстәхәб) өчен. Тәһарәт мәндүб булган очракларны санаганда, имам әш-Шурунбуләли шәфигый мәзһәбе буенча хатын-кызга кагылулардан тәһарәт бозылу очрагын да кертә.

Хәнәфиләрдә исә «мүбәшарә фәһишә», ягъни ирләрнең җенес әгъзасы каршылыксыз (шәрә килеш) хатын-кызның җенес әгъзасына тию генә тәһарәтне боза. Бу очракта җенси якынлык турында сүз бармый, ә шәһвәтлек турында гына сүз бара («Нурул-идах»).

Ә үбешүләргә килгәндә, сак булу сорала, чөнки бу очракта хисләнүдән мәзи чыгу ихтималы бар, ә мәзи чыгу тәһарәтне боза һәм нәҗес санала. «Бәдәиг әссәнаи» китабы авторы мәзигә түбәндәге билгеләмәне бирә:

«Мәзи — назлаулар вакытында чыга торган куе булмаган ак төстәге сыеклык». Ирдән мондый сыеклык чыкса, тәһарәт бозылды дигән сүз, сыеклыкны тәннән яисә киемнән юып алырга кирәк. Әгәр назлар вакытында ир-атның бернинди сыеклыгы да чыкмаса, тәһарәт бозылмаган була.

Ә Аллаһ — яхшырак белүче! - диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100