news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үлгән туганнар төшкә керсә, нишләргә?

«Исән кешеләр мәрхүмнәргә ярдәм итә ала, ә мәрхүмнәр исәннәргә ярдәм итә алмый», — ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

news_top
Үлгән туганнар төшкә керсә, нишләргә?
Рамил Гали

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәрхүм туганнар төшкә керсә, дога кылырга һәм сәдака бирергә куша. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә сөйли.

Хәзрәт төшләрнең Аллаһтан һәм шайтаннан булуын да искәртә. «Әгәр төштә мәрхүм туганнарыбызны, танышларыбызны күрсәк, без алар өчен дога кылырга тиеш. Мөмкинлек булган очракта, сәдака бирергә, мохтаҗларны ашатырга, берәр мәҗлес уздырырга кирәк», — ди ул.

«Без үлгән кешеләрне онытмасын өчен, шундый искәртү ул. Кеше бу дөньядан киткәч, үзенә берничек тә ярдәм итә алмый. Без, бу дөньяда калган кешеләр, мәрхүм әти-әниләребезгә, туганнарыбызга булыша алабыз. Моның өчен бу дөньяда изге эшләр эшләргә кирәк», — ди хәзрәт. 

Рөстәм хәзрәттән «Сезнең мәдрәсә төзелешенә әнием исеменнән ярдәм итә аламмы?» — дип сорыйлар икән. «Әлбәттә, җәмәгать, мәрхүм туганнар исеменнән дә ярдәм ясарга була. Без аларга шулай ярдәм итә алабыз», — ди хәзрәт. 

«Без аларны төштә күрсәк, димәк, алар бездән ярдәм көтә. Исән кешеләр мәрхүмнәргә ярдәм итә ала, ә мәрхүмнәр исәннәргә ярдәм итә алмый», — ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар