Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселман кызларына кедалар, кроссовкилар киеп йөрергә ярыймы?

Кием бик тә ирләрнекенә охшаган икән, аны кимәү хәерлерәк.

news_top_970_100
Мөселман кызларына кедалар, кроссовкилар киеп йөрергә ярыймы?
Василий Иванов

Ирләр һәм хатыннар өчен уртак булган аяк киемен кию - ирләргә (хатын-кызларга) охшашлануга кермиме? Татарстан Диния нәзарәте шул хакта фәтва чыгарган.

Әссәламү галәйкүм! Шәригатьтә ир-атларга хатын-кызларга охшашлану тыелган. Заманча аяк киемнәренә карата караш нинди икән? Чөнки бүгенге көндә кедалар, кроссовкилар киеп йөриләр. Мондый аяк киемнәрен кияргә рөхсәт бармы?

Үә галәйкүм әссәлам! Бар. Мондый аяк киемнәрен кияргә ярый. Бу очракта аерым бер очрак түгел, ә гадәт әһәмиятлерәк роль уйный.

Ислам фикһының нигез принципларының берсе түбәндәгечә яңгырый:

 «Гадәт хөкем чыгарганда исәпкә алына» («Әшбәх үә ән-нәзаир», 6 нчы кагыйдә, «Мәҗәллә», 36 бит)

Шуны истә тотарга кирәк, бу кагыйдәнең шартлары һәм чикләүләре бар, шуңа күрә бу кагыйдәне куллануның барлык шартларын да белмәгән кеше аны мөстәкыйль рәвештә куллана алмый.

Шулай итеп, хатын-кыз өчен булган аяк киемен - хатын-кызлар, ирләр өчен махсус тегелгәнен ирләр кияргә тиеш. Икесе өчен дә уртак (унисекс) булган аяк киемнәрен дә кияргә ярый, әмма кием бик тә ирләрнекенә охшаган икән, аны кимәү хәерлерәк, яисә, киресенчә, кием хатын-кызныкына бик охшаган икән, аны ирләргә кимәү хәерлерәк. Киемнең мөселманнар яшәгән җирлеккә туры килүенә игътибар итү дә бик мөһим. 

Ә Аллаһ — яхшырак белүче! - диелә җавапта.

Татарстан Диния нәзарәте түбәндәге сораулар буенча фәтва чыгарган иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100