Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авырлы хатын ураза тотарга тиешме?

Әле яңа гына бала тудырган хатыннарга да ураза тоту тиешме икәнен хәзрәт әйтте.

news_top_970_100
Авырлы хатын ураза тотарга тиешме?
"Татар-информ" архивы

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ураза тоту турында сорауга җавап бирә. Бу турыда ул Телеграмдагы шәхси каналына язып куйды.

«Авырлы яисә яңа гына бала тапкан хатын-кызга ураза тоту фарызмы?» — дип сорыйлар хәзрәттән.

Ул бу сорауга аермачык итеп, «Балага зыяны булмаса, тота», — дип язып калдырган.

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков бу хакта «Әгәр дә ураза белән саулыгына зыян килә икән, ул вакытта тотмаса ярый. Каза тоту шарты белән. Ләкин зыяны юк икән, үзен әйбәт хис итә икән, ул вакытта тотса ярый. Ул фарыз булып санала», — дигән иде.

Йөклелек яки бала имезү турында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында да аңлатма бирелә.

«Рамазан аенда балага узган хатын яки үз баласын яисә башка кешеләрнең балаларын имезгән хатын үзенә яки баласына зарар килер дип курыкса, уразасын боза ала. Соңыннан калдырган уразаларын каза кылыр. Ибн Кәмалгә ияреп, Бохари да: «Сөт анасының бала имезергә билгеләнгән булуы, ягъни баланы имезергә аннан башка хатынның булмавы яки булган очракта да баланың башкадан имәргә теләмәве таләп ителә», — дигән.

Рамазан аенда башка кешеләрнең балаларын имезергә (акчага) килешкән хатын үзенә яки имезгән баласына югарыда санап кителгән зарарларның килүеннән курыкса, уразасын бозуы дөрес була. Баланы имезергә алынуы сәбәпле ваҗиб була. Бәрҗәнди (рәхмәтуллаһи галәйһи), әлеге килешүнең Рамазанда төзелүе белән Рамазан җиткәнче төзелүе арасында аерма юк, дип белдергән. Садрушшәриа (рәхмәтуллаһи галәйһи) исә: «Бала имезгән хатынның уразасын бозуының хәләллеге килешүнең Рамазан аенда төзелүе белән билгеләнә», — дигән.

Ананың ураза тотмавының дөреслеге баласын имезүнең (иренең бай яки фәкыйрь булуы мөһим түгел) дини яктан ваҗиб булуыннан килә. Ире фәкыйрь булган очракта, хатынның баласын имезүе казыйның хөкеме белән ваҗиб була», диелә бу хәбәрдә.

Быел изге Рамазан ае 24 апрельдә башлана. Коронавирус инфекциясе таралуга карамастан, мөселманнар уразаны гадәттәгечә тотачак. Казанның Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Алла боерса, дин кушканнарны үтәп, ураза тотачакбыз. Ислам һәм дин — ул кыенлык түгел, киресенчә, җиңеллек кенә», — диде Мансур хәзрәт.

Әгәр карантин дәвам итә икән, ифтар мәҗлесе өйдә үткәреләчәк, беркем дә мәчеттә җыелмаячак, дип искәртте Мансур хәзрәт.

Ул мөселманнарны үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеген сакларга, мөмкин булганча өйдән чыкмаска чакырды.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100