Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәҗес келәмгә эләксә, ничек чистартырга?

Ислам кануннары нигезендә, нәҗеснең төренә карап, келәмне чистартуның төрле юллары бар.

news_top_970_100
Нәҗес келәмгә эләксә, ничек чистартырга?
https://pixabay.com/

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында фәтвалар чыгып килә. Анда төрле сорауларга җавап табып була.

Әгәр нәҗес (сидек, косык) келәмгә эләксә, нәҗесләнгән урынны пакьләү өчен аны өч тапкыр дымлы губка ярдәмендә сөртеп алу җитәме?

Юк, бер тапкыр дымлы губка белән сөрткәннән келәм чистармаячак. Нәҗеснең төренә карап, келәмне чистартуның ике төрле юлы бар:

1. Әгәр нәҗес кипсә һәм аның беленерлек эзе калмаса (мәсәлән, сидек). Бу очракта келәмнең нәҗесләнгән җиренә су сибегез, ә аннары суны губка, салфетка һ.б. белән сеңдереп, келәмне корытыгыз һәм киптерегез. Моны өч тапкыр эшләгез. Бу — келәм шактый калын булганда (чөнки аны сыгу мөмкин түгел), яки зур булып, идәнгә ябыштырылган һ.б. очракларда шулай эшләнә. Әгәр ул юка булып, аны сыгу мөмкин икән, ул теләсә нинди тукыма кебек үк чистартыла — аны өч тапкыр юарга кирәк (һәр юган саен сыгу шарты белән).

«Фәтава әл-Һиндийә» китабында болай диелгән: «[Келәм кебек] сыгу мөмкин булмаган әйберләр өч тапкыр юып, һәр юган саен киптерү юлы белән чистартылалар».

2. Әгәр нәҗес кипкәннән соң эзен калдырса — мисал өчен, кан яки тизәк — бу очракта нәҗесләнгән урынга, тапны бетерү өчен, никадәр су кирәк булса — шулкадәр су сибегез. Әгәр ул бер тапкыр юганнан соң бетсә, шул җитәрлек була. Әгәр юк икән — тап беткәнче юарга кирәк. Әгәр (зур тырышлык куймыйча) гадәти юу нәтиҗәсендә тап (мәсәлән, кан төсе) бетмәсә, бу җир чистарган булып санала. Махсус химик чистарту чараларын һәм башкаларны куллануның ихтыяҗы юк. Әмма, билгеле, тапны химия белән дә эшкәртергә мөмкин.

«Фәтава әл-Һиндийә» китабында бу хакта болай диелгән: «Күзгә күренгән нәҗесне юкка чыгару аның үзен һәм эзен бетерү юлы белән башкарыла (әгәр аны бетерү мөмкин булса). [Агып торган суның] күләме әһәмияткә ия түгел… Нәҗес бер тапкыр юганнан соң бетсә, шул җитә. Әгәр нәҗес өч тапкыр юганнан соң да бетмәсә — юуны дәвам итәргә, ягъни нәҗес беткәнче юарга кирәк… Әгәр нәҗеснең эзен бары зур көч куеп кына бетерү мөмкин булса, мәсәлән, сабын ярдәмендә, аны бетерү өчен болай тырышуның хаҗәте юк… Шулай ук моның өчен суны җылытуга да ихтыяҗ юк».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100