Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?

Шәригать стандартында товарны, хезмәтне сатып алу шартын куймыйча, бүләк уйнату рөхсәт ителгән.

news_top_970_100
Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?
https://pixabay.com

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте инстаграм социаль челтәрендә төрле бәйгеләр уздыруга кагылышлы фәтва чыгарган.

Әссәламү галәйкүм! Instagramда бәйгеләр уздыру ешаеп китте. Дусларыңны күрсәтеп язма астында комментарийлар калдыру һәм лайклар куйган өчен ниндидер бүләк уйнату рөхсәт ителгәнме? Бүләк өчен генә болай уйнау ялганда катнашу булмыймы?

Үә галәйкүм әссәлам! Ислам финанс учреждениеләренең аудит һәм бухгалтерия хисабы оешмасының «Бәйгеләр һәм бүләкләр» дип исемләнгән 55нче санлы шәригать стандартында болай диелә: «Маркетинг бүләге — теге яки бу товарны, хезмәтне алга үстерү яисә билгеле бер сәүдә урыннарына инвесторларны җәлеп итүгә юнәлдерү өчен махсус уйлап табылган бүләк. Компания, үз эшләнмәләрен яисә үз хезмәтләрен сатып алсыннар өчен, бүләк уйнатырга, баллар системасын кулланырга яисә бүләкне гади генә тапшырырга мөмкин.

Товарны, хезмәтне сатып алу шартын куймыйча, бүләк уйнату рөхсәт ителгән. Сатып алырга тәкъдим ителә торган товар яисә хезмәт бүләк уйнатуның шарты булган очракта, шәригать күзлегеннән рөхсәт ителгән булырга тиеш».

Димәк, Инстаграмда бәйгеләр уздырып бүләк уйнату рөхсәт ителә, әгәр дә товарны сатып алу шарт итеп куелмаган булса. Бүләкнең шәригать законнарына туры килүе дә шарт булып тора.

Ә Аллаһ — яхшырак белүче! - диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100