Хатын-кызларга мал чалырга ярыймы?
«Хөрмәтле хатын-кызлар, сез үзегезне саклагыз», - дип киңәш итә хәзрәт.
Казанның «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә төрле сорауларга җавап бирә.
Бу юлы ул инстаграмдагы сәхифәсендә хатын-кызларның мал чалуына бәйле фикерен әйтә.
«Юк, җәмәгать, ярамый. Хөрмәтле хатын-кызлар, сез үзегезне саклагыз. Сез бит өйнең йөрәге. Сез бит иң матурлары. Урамда матур итеп йөрмәгез. Анда яулык киегез, озын күлмәк киегез. Ирегез кайтканда иң матуры булыгыз. Ничә яшьтә булсагыз да, ак чәчле абыстай-апа булсагыз да, ирегезне матур итеп киенеп каршы алыгыз. Бу вазифалар ирләргә калсын. Әгәр ирем дә юк, балам да юк дисәгез, безгә мөрәҗәгать итегез. Кирәк икән, без килеп чалып бирәбез. Ләкин, хөрмәтле хатын-кызлар, малны үзегез чалмагыз», — дип аңлата хәзрәт.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:
- Яулык бәйләгән кызларга бизәнергә ярыймы?
- Ирең синең турыда кайнанаңа зарланса, нишләргә?
- Ир-атны гаиләсеннән тартып алып, үзеңә каратырга ярыймы?
- Бассейнда йөзгәндә мөселман ирләренең киеме нинди булырга тиеш?
- Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?
- Авырлы хатын ураза тотарга тиешме?
- Мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярыймы?
- Күрем вакытында ураза тотмаган өчен акча бирергәме?