Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Су хайваннары хәләлме?

Пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) аннан диңгез һәм аның хайваннары турында сорагач, „су — чиста, ә үләксә — рөхсәт ителгән“ дип җавап кайтарган.

news_top_970_100
Су хайваннары хәләлме?
Арсений Маврин

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган.

Әссәламү галәйкүм! Тәңкәсез балыкларга нәҗес тия, аларны төрле җәнварлар тешләргә мөмкин, шуңа күрә аларны ашарга ярамый, диләр. Дәлилләр белән аңлатма бирсәгез иде.

Үә галәйкүм әссәлам! Хәнәфи мәзһәбендә диңгез хайваннарыннан бары балык кына рөхсәт ителгән.

«Маидә» сүрәсенең 96нчы аятендә болай диелә: «Сезгә һәм юлчыларга бер файда булсын өчен (ашала яки ашалмый торган бөтен) диңгездә ау… хәләл кылынган».

Бөтен диңгез хайваннарын да ашарга ярый диючеләр шушы аятьне дәлил итеп китерә. «Ау» сүзе диңгездә яшәүче барлык хайваннарны да үз эченә ала, балыкны гына түгел.

Пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) аннан диңгез һәм аның хайваннары турында сорагач, „су — чиста, ә үләксә — рөхсәт ителгән“ дип җавап кайтарган.

Шул рәвешле үләксә дип Пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм)  диңгездәге бөтен хайваннарны атаган, балык һәм башка хайваннары арасында аерма ясап тормаган.

Хәнәфи мәзһәбе дәлиле түбәндәге аятькә нигезләнә: «(Чалмыйча җаны чыккан) Үләксә, (хайванны чалган чакта агып чыккан) кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башкасы өчен чалынганнардан тыш, буылган… сезгә хәрам кылынды» (Маидә, 3).

Шулай ук түбәндәге аять (АГРАФ, 157): «Ул аларны (иман һәм гыйбадәтләр кебек) яхшылыкка өнди, (кәферлек һәм гөнаһлар кебек) начарлыклардан тыя, пакь нәрсәләрне (Аллаһ исеме белән суелган хайваннарны һәм нәҗес булмаган бөтен ризыкларны) аларга хәләл итә, (кан, үләксә һәм риба кебек матди һәм рухи) кабахәт нәрсәләрне исә аларга хәрам кыла…»

Ә бакалар, кыслалар (краблар), еланнар һәм башка суда да, җирдә дә яшәүчеләр аятьтә искә алынган «кабахәт» категориясенә карый. Пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: Аннан дәвалану максатыннан бака маен кулланырга ярыймы, дип сораганнар. Пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларны үтерүне тыйган. Үтермәскә кушкан икән, бу ашарга ярамаганны да аңлата. Нигә үтерергә ярамый дип сорагач, ул «Алар — кабахәтләр», дип җавап кайтарган.

Хәнәфиләрнең фикерен кабул итмичә, югарыда китерелгән аятьне дәлил итеп китерүчеләр өчен ул дәлил аргумент була алмый, чөнки الصيد «ау» сүзе аулау гамәлен генә белдерә, ә ауланган әйбер турында хәбәр итми. Ягъни, аять аулау гамәлен генә рөхсәт итә. Аятьтә ауланган хайван, җанвар турында да сүз бара дип санаучылар ялгыша. Бу сүзнең гомуми мәгънәсен куллану, ягъни эш-хәлне һәм аның кемгә юнәлдерелгән булуын бергә аңлау, аллегорик аңлатма (сүзнең асыл мәгънәсеннән читләшү) булып санала. Ә болай эшләү, әгәр аллегорик аңлауга нигез булмаса (әгәр катгый дәлил белән расланмаса, хәнәфи УСУЛь сүз яисә гыйбарәнең аллегорик мәгънәсен куллануны кабул итми), кабул ителми.

«Ау» сүзенең «ерткыч киек» дигән икенчел мәгънәсен кулланган очракта да, бу мәгънә кыргый яисә аулавы бик авыр булган «кул җитмәслек» җанварларны аңлата. Алар очып китәргә яисә йөгереп качарга мөмкиннәр. Димәк ,аларга карата, һичшиксез, ау кулланып тотарга кирәк. Ауланып кулга эләккәннән соң, бу җанвар киек булып түгел, ит булып саналачак. Чөнки кулга кергәннән соң ул «кыргый җанвар», «кул җитмәслек җанвар» булудан туктый.

Әлеге фикер Коръән аяте белән дә раслана. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сезгә һәм юлчыларга бер файда булсын өчен (ашала яки ашалмый торган бөтен) диңгез авы һәм аны (ашарга рөхсәт ителгәнне) ашау сезгә хәләл кылынган. Коры җир авы исә ихрамлы чагыгызда сезгә тыелган. (Хәрамдә һәм ихрамда ауга йөрү мәсьәләсендә) Аллаһтан куркыгыз ки, Аңа җыелачаксыз.» (Маидә, 96)

Ихрам хәлендәге кешенең ау гамәлен кылуы турында гына сүз бара, аулап алганын ашавы турында түгел. Үзе ауламаса, яисә ауларга кушмаса, мондый итне ашау ихрамдагы кешегә тыелмаганлыгы билгеле. Бу аять ау итенең ашарга яраганлыгы турында түгел, ә аять ихрам хәлендәге кеше өчен диңгез авы (балык тоту) һәм җир өсте авы хакында иңгән.

Пәйгамбәребез  (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Ә диңгез үләксәсе ите хәләл», дигәндә бары балыкларны гына күздә тоткан.

Моңа дәлил булып Пәйгамбәребезнең (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) тагын бер хәдисен китерик: «Безгә (мөселманнарга) ашау өчен бары ике очракта үләксә һәм ике очракта кан (укмашкан кан) рөхсәт ителгән. Үләксәгә килгәндә, алар — балык һәм саранча, ә кан — бавыр һәм талак.

Шулай итеп, Пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) балык белән саранчаны аерып чыгара, димәк, алдагы хәдистә китерелгән диңгез үләксәсе дә балык кына була ала, ягъни «Ә диңгез үләксәсе ите хәләл» хәдисе бары балык турында гына хәбәр итә. Бу факт без югарыда китергән аятьләр һәм хәдисләр белән дә дәлилләнә, диелә бу фәтвада.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100