Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Догалар нигә кабул булмый?

Кайсыбер кешеләр «сорыйм-сорыйм, дога кабул булмый», дип борчыла.

news_top_970_100
Догалар нигә кабул булмый?
Рамил Гали

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин төрле сорауларга җавап биреп тора. «Сорагыз, сорау бирү үзе ярты белем инде ул. Сорарга оялмагыз», — дип мөрәҗәгать итә хәзрәт инстаграмдагы сәхифәсендә.

Чираттагы җавап «Сорыйм-сорыйм, дога кабул булмый», - дигән сорауга кагыла.

«Дога кабул булмый дигән хис — алдавыч хис ул. Һәр дога кабул була. Доганың өч төре бар. Мәсәлән, «Мерседес» сорап ялвардың да, шул мизгелдә ул каршыңа «Мерседес», капчык белән акча, сәламәтлек барлыкка килми. Әлбәттә, без моны барыбыз телибез. Ләкин Аллаһы Тәгалә барлык догаларны да кабул итә. Без сорасак, ул шунда ук бирергә дә мөмкин.

Икенче төрле очрак — Аллаһы Тәгалә бераздан тагын да кыенрак буласын белә. Ул шул чакта ярдәм итә.

Өченче очрак — теге дөньяда Аллаһы Тәгалә каршына баскач, барлык догалар кабул була. Гөнаһлар күбрәк булган өчен җәһәннәмгә алып китәргә җыенганда, Аллаһы Тәгалә, «теге вакытта сораган идең, хәзер мин сиңа җавап бирәм — җәннәткә кер», — ди.

Аллаһның кодрәте киң, ул безнең бар догаларны да кабул итә. Без иртәгә, бер сәгатьтән үзебезне ни көткәнен белмибез. Догалар бәрабәренә безнең хәзер тормышыбыз яхшыдыр, сәламәтлек бардыр, якыннарыбызның хәле яхшыдыр. Аллаһы Тәгаләдән сорагыз, дога кылыгыз», — ди хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100