Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Бөтен дөнья буйлап Чыршы бәйрәмнәре була. Бу чараларда катнашу тыелмыймы? Яңа ел чыршысы алып кайтып бизәү гөнаһ булмасмы? Ислам әдәпләре буенча, Яңа елны бәйрәм итүдә катнашу ничек бәяләнә?

news_top_970_100
Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?

Дин белгече, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу сорауны башкача куя. Рәсүлебез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрендә әйтелгәнчә, Ураза белән Корбан бәйрәмнәре — иң бөек бәйрәмнәр икәнен хәзрәт искә төшерә: «Рәсүлебез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдис шәрифләрендә безгә өйрәтеп калдырган. Безнең ике олы бөек бәйрәмебез бар: Корбан гаете һәм Ураза гаете. Җомгадан кала, шушы ике бәйрәмнән дә бөегрәк бернинди көн дә, бернинди бәйрәм дә юк. Яңа елмы ул, туган көнме, 8 март яисә 23 февральме, әти-әниләр көнеме… Рәсүлебез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм иң бөек көн — ул Ураза белән Корбан бәйрәмнәре, ди».

Яңа ел бәйрәмен гаетләрдән дә олырак иттереп уздыру — мөселманлыгыбыз ни дәрәҗәдә икәнен күрсәтә. «Без башка берәр көнне Ураза белән Корбан гаетенә караганда зуррак уздырабыз икән, бу безнең мөселманлыгыбызны күрсәтә торган бер әйбер. Ягъни, без динебезгә әһәмиятне күпме бирәбез. Бәлки кемдер хәтта гает көннәрендә мәчеткә бармый, кемдер гает көннәрендә коймагын да пешерми, кунак та чакырмый, үзе дә чакырган җиргә бармый. Ә үзе 31 декабрь дип, чыршыларын сатып алып, бизәнеп теләсә ни кылана. Гаеттән бөек көн юк. Ураза һәм Корбан гаетләрен шул дәрәҗәдә итеп уздырыйк», — дип өнди Рөстәм хәзрәт.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы әйткәнчә, әлбәттә, бәйрәмнәр кирәк. Без бүләкләр бирәбез, кунакка йөрешәбез, ул — изге гамәлләр. Туганлык җепләрен өзмибез — изге гамәлләр, шуларны онытмыйк, ди ул.

«Әгәр бәйрәм дип, шул гамәлләр гөнаһка китерә икән, шул көннәр сәбәпле, өебезгә хәрәм эчемлек, харәм ризыклар керә икән, өйдән бәрәкәт китә дигән сүз. Нинди генә көн булса да, өебезгә хәрәм булган ризык, хәрәм булган эчемлекләр, аракы беркайчан кермәсен. Өегезне шулардан чиста тотыгыз. Шул вакытта өегездә, гаиләгездә бәрәкәт уңышы булыр», — дип аңлатты хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин гыйнвар башында үлүчеләр саны артуны әйтеп узды. «Без, муллалар, шуны сизәбез, күрәбез: 1 гыйнварда, 2 гыйнварда мәчеткә «туганыбыз вафат булды» дип килүчеләр күбәя. Мәетләр саны арта. Безгә кирәкме бу?» — дип сорау куя ул.

Дин белгече фикеренчә, яңа елны Коръән укып каршы алу хәерле. «Коръән укып, киләчәк елларны уңышлы еллардан кыл дип теләк теләү әйбәт. Коръән ашлары белән яңа елларны каршы алсак зыяны булмас. Хәрәм белән бәйрәм итүдән Аллаһы сөбханә вә тәгалә сакласын иде», — ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100