Ир-атны гаиләсеннән тартып алып, үзеңә каратырга ярыймы?
Бик яратсаң да, ир-атны гаиләдән тартып алу начар гамәл була.
Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең Телеграм каналында сорауларга җавап бирә.
«Хәерле кич. Ир-атны гаиләдән тартып алсаң, бу зур гөнаһмы? Әгәр мин аны яратсам», — дип сорый бер язылучы.
Рөстәм хәзрәт бу сорауга аермачык итеп җавап биргән. «Бу — гөнаһ. Аннары ул сездән дә китәчәк», — дип яза дин белгече.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде: