Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ясалма керфекләр һәм ясатылган кашлар булган килеш намаз укырга ярыймы?

«Кадерле кызларыбыз, буялмаган тырнакларсыз, ябыштырып куелган керфекләрсез дә, сез - дөньяда иң яхшылары. Аллаһ сезне шулай яраткан», — ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

news_top_970_100
Ясалма керфекләр һәм ясатылган кашлар булган килеш намаз укырга ярыймы?
https://pixabay.com

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәзрәт Хәйруллин инстаграмдагы сәхифәсендә төрле сорауларга җавап биреп тора.

Бу юлы аннан: «Ясалма керфекләр, ясатылган кашлар булган хатын-кызларга намаз укырга ярыймы?» — дип сораганнар.

«Тырнакларыгызны буясагыз, битегезгә кершән яксагыз, юынганда су тими. Бу очракта без намаз алдыннан тәһарәт алганда, гәүдәнең тиешле өлешләренә су тимәсә, бу урыннар чыланмаса, тәһарәт булмый дигән сүз. Болай итеп намаз укырга ярамый. Укысаң да, ул кабул булмый», — ди хәзрәт.

Ул кызларга бизәнмичә дә матур булырга мөмкинлеген аңлатырга тырыша. «Кадерле кызларыбыз, буялмаган тырнакларсыз, ябыштырып куелган керфекләрсез дә, сез дөньяда иң яхшылары. Аллаһ сезне шулай яраткан», — ди ул.

Рөстәм хәзрәт ясалма тырнаклар, ясалма керфекләрнең атамаларын әйтә дә белмәвен сөйли. «Мин сез сораган әйберләрне атамаларын да әйтә белмим хәтта. Әгәр бу әйберләр су үткәрмәсә, тәһарәт дөрес булмый», — ди ул кабатлап.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100