Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әҗәтне кайтара алмасаң, нишләргә?

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бурычлы кешеләргә киңәшләрен бирде.

news_top_970_100
Әҗәтне кайтара алмасаң, нишләргә?
https://pixabay.com

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәзрәт Хәйруллин инстаграмдагы сәхифәсендә төрле сорауларга җавап биреп тора.

Бу юлы аңа әҗәтен кайтара алмый интеккән кеше мөрәҗәгать иткән. «Бик авыр, әҗәтемне кайтара алмыйм», — ди ул.

Хәзрәт Аллаһы Тәгалә барыбызга да әҗәтләрен кайтарырга мөмкинлек бирсә иде дип тели. 

«Кемдер бурыч алып, бирә алмый йөрсә, борчуларыңны эчеңә бикләргә кирәкми. Безнең арада вай-фай юк. Ул кеше синең бурычны бирә алмаган өчен борчылуыңны белми бит. Очрашып, шалтыратып, аңлатырга, булдыра алмыйм дияргә кирәк. Аллаһ безгә тел биргән. Бурычың булып бирә алмасаң, сөйләшергә, аңлатырга кирәк», — ди хәзрәт.

Ул бурыч бирәсең булган кешедән качып йөрергә ярамавын искәртә. Шалтыратуларга да җавап бирергә кирәк, ди.

«Бурыч шәһидләргә дә кичерелми. Бурычы кичерелмәсә, кеше җәннәткә керә алмый. Бурычлы кеше үлеп китсә, аның мирасыннан түләргә кирәк», — ди ул.

Хәзрәт мөмкинлеге булган кешеләрне бурычны кичерә белергә дә чакыра. «Әҗәтне кичерү сәдакадән дә артык була», — ди ул.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100