Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрем вакытында ураза тотмаган өчен акча бирергәме?

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин шушы актуаль сорауга җавап бирде.

news_top_970_100
Күрем вакытында ураза тотмаган өчен акча бирергәме?
https://pixabay.com

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин күпләрне кызыксындырган сорауларга җавап биреп бара. Бу юлы телегерам челтәрендә хәзрәттән күрем вакытында тотылмаган ураза көннәре турында сораганнар.

«Күрем вакытында тотмаган көннәр өчен акча бирергәме, шәвәл аенда тотып бетерергәме?» — дип сорыйлар хәзрәттән.

«Икенче уразага кадәр тотып бетерергә», — дип яза ул.

Рөстәм хәзрәт бу сорауга аудиоҗавап та биргән. «Ураза вакытында бу бик актуаль сорау. Күреме булган көннәрдә хатын-кыз ураза тотмый. Моның өчен фидия бирергә кирәме дип сорыйлар. Тик фидия ул бөтенләй ураза тота алмый торган кешеләр өчен каралган. Авыру, бик карт кешеләр башкаларны ашата. Бездә дә „Мохтаҗларга ярдәм ит“ акциясе бара. Әгәр авырып, күрем килеп, берничә көн ураза калдырсагыз, аны бәйрәмнән соң, киләсе уразага кадәр тотып бетерергә кирәк», — дип аңлата хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Фитр сәдакасын кемнәргә бирергә ярый, кемнәргә бирергә ярамый? Халыкта «фитр сәдакасы», «фитр» исемнәре белән билгеле булган сәдака әл-фитр — дин күзлегеннән бай саналган кешенең, Рамазан аенда ураза тота алуына Раббысына рәхмәт йөзеннән һәм ураза кимчелекләрен төзәтү өчен билгеле бер кешеләргә биргән сәдакасы ул, дип хәбәр иткән идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100