Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике сезон арасы: театрларга җәйге караш

Быел татар театрлары тамашачыны җәй көне дә «ташламады» – берсе ял иткәндә, икенчесенең ишекләре ачык булды. Театрлар сезонны ничек тәмамлады һәм яңа сезонга нинди өметләр белән аяк баса – хәбәрчебез күзәтүе.

news_top_970_100
Ике сезон арасы: театрларга җәйге караш

Камал театры: Россиянең иң яхшы спектакле биредә бара – килегез!

Казан театрларыннан башлыйк. Әлбәттә, Камал театрыннан. Россиянең иң яхшы спектакле, ягъни, «Алтын битлек» жюрие тарафыннан сезонның иң яхшы спектакле дип табылган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле Камал театрында бара. Бу хакта мәгълүмат театр парковкасы алдындагы таш коймаган беркетелгән тактага зур хәрефләр белән язып куелган.

«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр»

Фото: © Салават Камалетдинов

Сүз уңаеннан, спектакльне Казан тамашачысы 29 августта карый ала. Ә 10 сентябрьдә аны Мәскәү тамашачысы Малый театрның төп сәхнәсеннән карый алачак. Камал театры Мәскәүгә гастрольләргә җыена.

Театрның үткән сезон премьераларына килгәндә, Камал театры Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Дуслар җыелган җирдә» (Фәрит Бикчәнтәев), «Тукай Казанга кайткан» (Айдар Җаббаров) һәм Ркаил Зәйдулла әсәре буенча «Игезәк» (Рамил Гәрәев) спектакльләрен чыгарды. Үткән сезонның беренче премьерасы – «Ситса туй» иде. Аны Айдар Җаббаров Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куйды. Ә Илгиз Зәйниев пьесаны Минзәлә театры өчен махсус язып, анда үзе үк куйган да иде. Хәзер «Ситса туй» – Камал театрының иң уңышлы барган спектакле, тамашачы билет таба алмыйча интегә.

Камал театры бу сезон азагында «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектакле белән хушлашты. Бу – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевның сәхнә белән хушлашуы да булды.

Алга таба Камал театры тамашачысын нәрсә көтәме? Билгеле булганнары түбәндәгеләр: Төркиядән килгән режиссер Мостафа Курт «Сары елга» спектаклен чыгарган, ди – яңалыклар лентасында хәбәрләр үтте, әмма премьера әлегә афишада күренми; Айдар Җаббаров белән Резеда Гобәева, легендар Әлфия Авзаловага багышлап, «Әлфия» спектаклен чыгаралар.

Быел шулай килешенгән – Тинчуриннар ял иткәндә Камаллар уйнады, Тинчуриннар уйнаганда, хәзер алар ял итә. Театрның яңа 119нчы сезоны 23 августта «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачылачак. Әлегә Татарстан урамындагы бинасында. Театрның яңа бинасы да өлгереп, яңа сезонда коллектив шунда күченер, дип тә көтәбез.

Тинчурин театры: «Кияү урлау» комедиясе 100нче кат уйналды

Тинчурин театры труппасы җәйге ялдан чыкты. Әлегә алдагы сезон турында мәгълүмат юк. Театрның җәйге яңалыкларыннан – Салават Юзеевның «Кияү урлау» комедиясе 100нче тапкыр уйналды, театр Брянцев исемендәге, «У троицы» һәм фин-угыр халыкларының «Майатул» фестивальләрендә катнашты. Шушы көннәрдә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча Туфан Имаметдинов куйган «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы «Театрның музыкаль йөрәге» милли премиясенә дәгъва кылуы билгеле булды. Спектакль 5 номинациядә тәкъдим ителгән: иң яхшы пьеса (Илгиз Зәйниев), иң яхшы сценография (Лилия Имаметдинова), иң яхшы костюмнар (Лилия Имаметдинова), икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы (Әдилә Хәсәнова), иң яхшы спектакль.

«Флешка, рэп һәм мәхәббәт»

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Театрның иң яңа яңалыгы – милли блогерларны җыеп, театр белән таныштыру. Бу – Кариев театрыннан күчеп, әлеге сезоннан Тинчурин театрында директор урынбасары булып эшли башлаган Лилия Гәрәева командасы эшедер инде. «Афәрин!» диясе, әлбәттә. Сүз уңаеннан, театр «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасын да иң элек блогерларга күрсәтте.

Театрның үткән юбилей сезоны (90 еллыгы) нәтиҗәләренә килгәндә, быел театр аларны туплап, журналистларга электрон хат белән таратты. 2023 елның 15 сентябреннән башлап, 2024 елның 17 июненә кадәр дәвам иткән сезонда 329 спектакль уйналып, аларны 92 378 тамашачы караган.

90нчы юбилей сезонында театр 3 премьера чыгарган: «Ай, былбылым!» моңсу комедиясен, «Җан Баевич» трагикомедиясен һәм «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы, яки башбаштак комедиясен. (Әйе, комедияләр елы икән). Җәй көне балалар өчен «Былтыр маҗаралары» интерактив тамашасы гөрләп барды, «Кыз алу йоласы», «Оркестр буенча сәяхәт» һәм «Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!» экскурсияләре тәкъдим ителде.

Театр йолдызлары Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов быел икенче тапкыр Дамир Сираҗиев премиясен алдылар. 2011 елда бу премияне театрның 4 яшь артисты (Илфак Хафизов, Лия Вилданова, Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов) алган иде.

Кариев театрында директорсыз яз иде: «Хушлаштың да китеп бардың...»

Кариев театрының ике төп яңалыгы бар – күңеллесе һәм күңелсезе. Күңеллесеннән башласак, быел театр «Алтын битлек» театр премиясенә ия булды, ә күңелсезе – театр сезонны директорсыз япты. Апрель аенда директор Луиза Николаевна Шарова (шагыйрә Луиза Янсуар) директор вазифасыннан китүен игълан итте, директор вазифаларын Искәндәр Вәлиев башкара..

Кариев театры быел 10 спектакль чыгарган: «Ал җилкәннәр» (режиссер Ренат Әюпов), «Муса.Моабит» (режиссер Булат Гатауллин), «Көлсылу һәм Яңа ел бәйрәме» (режиссер Эльдар Гатауллин), «Матурлык» (режиссер Егор Чернышов), «Ханума» (режиссер Ренат Әюпов), «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» театраль дәресе (режиссер Эльдар Гатауллин), «Хан кызы» квест-спектакле (тәрҗемәдә исеме – «Красавица и Чудище») (режиссер Ренат Әюпов), «Тау битендә Сабантуй» (режиссер Ренат Әюпов).

«Матурлык» «кылганнары»

Фото: © Рәмис Нәҗмиев

Камал театры һәм Тинчурин театры премьераларын кушсаң да Кариев театры кадәр җыелмый, әйеме?

Театрның 4 яңа артист алуын да билгеләп үтәсем килә: Гөлүсә Гыйбадуллина, Инсаф Хәләүтдинов, Камилә Шәңгәрәева һәм Айрат Шамс. Кариев театрында байтак еллар Илфат Гыйбадуллин эшләде, ул эштән китеп, аның урынына сеңлесе Гөлүсә килде.

Республиканың соңгы театраль яңалыгы Кариев театрына бәйле: Ирада Әюпова журналистлар белән җәйге очрашуында театр директоры итеп Илнур Гайниев куелуын хәбәр итте. Илнур Гайниев – Минзәлә театры директоры иде. Шулай итеп, Минзәлә театры директорсыз калды – коллектив борчуда. «Ияләшеп кенә җиткән идек», – диләр.

Кариев театрында, алга таба Искәндәр Вәлиев белән матур гына эшләп китәрбез, дип уйлаучылар бар иде – булып чыкмады булып чыга.

Ә бәлки, Мәдәният министрлыгы ике театрга бер директор куеп эксперимент ясап карар. Хәзерге заманда әллә нинди театраль коллаборацияләр ясап булыр иде. Әйтик, Минзәлә театры артистлары Кариев театры сәхнәсендә уйнаштырып тора, Кариевныкылар – Минзәләдә: бу – артистларның үсешенә дә китерер иде. Һәр ике театрның үз тарихы, үз юлы, үз максатлары, кушылу турында сүз бармый, ә бердәм булып эшләү бик мөмкин.

Минзәлә театры: мелодрама+мелодрама+мелодрама+комедия һәм ике әкият

Минзәлә дигәнбез икән, күзәтүебезне башкалага иң ерак (географик яктан, әлбәттә) булган Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры белән дәвам итик. Билгеле булганча, театрның үткән 88нче сезоны халыкчан спектакльләр сезоны булды. Сезон Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» (Илсур Казакбаев) мелодрамасы белән ачылды. Икенче премьераны – Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» мелодрамасын – Байрас Ибраһимов сәхнәләштерде. Ильяс Закиров үзе иҗат иткән «Әни» мелодрамасын чыгарды. Болар өчесе дә «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль программасы ярдәме белән куелды. Дүртенче премьераны – Равил Сабырның «Син генә җитмәгән идең» комедиясен – театр режиссеры Булат Бәдриев сәхнәләштерде. Шулай ук репертуар бу сезонда 2 әкият белән тулыланган. Евгений Шварцның «Югалган вакыт турында әкият»ен – театр режиссеры Дамир Самирханов, «Гаҗәеп көн» бэби-спектаклен Мәскәүдән чакырылган режиссер Юрий Устюгов сәхнәләштергән. Димәк, быелгы репертуар болайрак килеп чыкты: мелодрама+мелодрама+мелодрама һәм бер комедия. Театр «Ләкләк» бөтенроссия бэби-театрлар фестивален дә матур гына уздырды.

«Син генә җитмәгән идең»

Фото: © Рәмис Нәҗмиев

Директоры кем буласы да билгеле булмаган театрның алдагы планнарын күзаллап булмый, әлбәттә. Шуңа бу темага театрны борчу урынсыз.

Түбән Кама театры: «Аның эчендә һәрвакытта да ниндидер бер матурлык бар», ди Рөстәм Галиев

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры үзенең 35нче сезонын июнь азагында балалар өчен күрсәтелгән «Икеле, шырпы һәм янгын!!!» тамашасы белән япты. Бу спектакль – сезон премьерасы. «Безнең театрыбыз үзенчәлекле, бәйрәмле театр. Аның эчендә һәрвакытта да ниндидер бер матурлык бар, коллектив шул матурлыкны, җылылыкны югалтмасын иде. Яңа сезонга яңа уңышлар, яңа көчләр телисе килә. Театрыбызның матур киләчәге булсын иде», – дигән театр директоры Рөстәм Галиев сезон ябылганда.

Театрның үткән сезон яңалыкларына килгәндә, кайчандыр Түбән Кама мәдәнияте бренды булган «Җидегән чишмә» берләшмәсе хәзер театр проектына әверелде. Быел, мәсәлән, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фирдүс Тямаевлар белән очрашулар узды.

«Пачпортлы Шүрәле»

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Театрның сезон премьераларына килгәндә, беренчесе – Ркаил Зәйдулланың «Пачпортлы Шүрәле» комедиясе, икенчесе – «Әбрәкәй» спектакле. «Туфан Миңнуллинның соңгы әсәрләреннән берсе булган «Әбрәкәй» – әбрәкәй турында түгел! Бу сатирик комедиядә яшәешебезнең иң авыру җирләре күрсәтелә», – диелгән спектакль турында. Спектакльләрне режиссер Рөстәм Галиев үзе куйган. Тагын бер премьера – Илшат Юмагуловның «Мәхәббәт кошлары» комедиясе (режиссер – Башкортстанның атказанган артисты Фиргат Гарипов). Театр быел да август аенда Туфан Миңнуллин туган Кама Тамагы районына хәйрия гастрольләре ясаячак һәм нәкъ шушы спектакльне күрсәтәчәк.

Өч спектакль дә «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» («Россиянең кече шәһәрләре театрлары» юнәлеше) федераль проекты ярдәмендә куелган.

Театрның яңа сезоны турында әлегә ачык мәгълүмат юк.

Әлмәт театры: таныш булыгыз – яңа режиссер

Әлмәт татар дәүләт драма театры яңа сезонын яңа баш режиссер белән каршылаячак – театрга Сәрдәр Тагировский килә. Дөресрәге, ул сезон ахырында килеп, куячак иммерсив спектакленә нигез салып китте инде. Бу – театрның 80 еллыгына багышланган проект булачак. Театр, үзе урнашкан бинаның тарихын өйрәнеп, яңа спектакль чыгарачак. Аның пьесасын Равил Сабыр яза. «Геройларның язмышы шушы бинага бәйле булган сюжетлы әсәр язам», – диде Равил Сабыр.

«Фәхрине үтереп ташладылар»

Фото: © Татьяна Афонина

Яңа сезонның тагын бер премьерасы – драматург Мансур Гыйләҗевның «Мисс Гүзәллек» пьесасы буенча куелачак комедия. Аны режиссер Дмитрий Огородников куя, дип планлаштырыла. Пьеса театрның «Umoraлаб» лабораториясе аша сайлап алынган.

Үткән 79нчы сезонны барласак, театр аны тамаша залындагы яңа кәнәфиләр белән каршылады. Театр аны «Татнефть» гранты ярдәмендә яңарта алган, ди.

Сезон премьералары: театр артистлары Динар Хөснетдинов (режиссер) белән Резеда Сафина (драматург) «Киңәш кирәк» спектаклен чыгардылар. Айдар Җаббаров Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Ат карагы» спектаклен чыгарды. Мурат Абулкатинов «Алтынчәч. Мирас» спектаклен куйды. Бу – Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосы мотивлары буенча Илгиз Зәйниев пьесасы нигезендә куелган әсәр иде. Александр Далматов Равил Сабыр романы нигезендә «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектаклен чыгарды.

Театрның «Әйтелми калган сүзләр», «Каләмем яз төсле карада», «Алтыдагы – алтмышта» кебек проектлары да үткән сезонга карый.

Театр «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакле белән «Кече шәһәр театрлары» фестивалендә «Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә гран-при яулады. Фестиваль Уфада үтте. Бу – 10 еллык тәнәфестән соң Әлмәт театрының Уфада спектакль күрсәтүе иде.

Әтнә театры: «иң тәти театр»

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 106нчы сезонын Борис Васильевның «Сызылып таңнар аткан чакта» спектакле белән япты. Спектакльне лирик драма жанрында театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән.

Театр 106нчы сезонда Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясен (режиссер – Сойжин Жамбалова), Әмирхан Еникиның «Йөрәк сере» спектаклен (режиссер – Гөлназ Минкина), Александр Вампиловның «Әтинең өлкән улы» (режиссер – Лилия Әхмәтова), Фәнис Яруллинның «Сөембикә егет сайлый» (режиссер – Рамил Фазлыев), Алексей Житковскийның «Фуня» спектаклен чыгарды. Соңгысы – театрның ГИТИС белән килешүе нигезендә икенче ел алып барылган проекты.

«Ай тотылган төндә»

Фото: © Рәмис Нәҗмиев

Театр быел «Ай тотылган төндә» спектакле белән «Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясен алды. Көзгә театр бу спектакль белән «Федерация» фестиваленә Грозныйга барырга җыена, шулай ук Кудымкар шәһәренең «Сообщение» фестивале программасына да үткәннәр. Болар икесе дә – затлы, зур фестивальләр.

Хәзерге вакытта театр «Минем дустым Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясен әзерләп ята. Спектакльне Леонид Соловьевның «Возмутитель спокойствия» әсәре буенча чакырылган режиссер – Бурят академия театрының сәнгать җитәкчесе, Бурятиянең халык артисты Саян Жамбалов куя. Ул – театрда «Ай тотылган төндә» спектаклен чыгарган режиссер Сойжин Жамбалованың әтисе.

Чаллы театры: Казанга гастрольләргә җыена. Сентябрьдә

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сезонын июнь азагында гына япты. Театр бер сезон эчендә 6 спектакль чыгарган. Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясе, Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасы, Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» мелодрамасы, балалар өчен «Теләмишкин» әкияте һәм «Хәл бу ки» проектында Айгөл Әхмәтгалиева инсценировкасы буенча «Муса Җәлил» драма-биографиясе (режиссерлар – Чулпан Әскәрова, Энҗе Шиһапова). Сезонның соңгы премьерасы – драматург Илгиз Зәйниевнең «Бөке» комедиясе. Театрда спектакльләрне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов үзе, яки кайбер очракларда, театр артистлары чыгара.

«Сихерче»

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Яңа сезон планнарына килгәндә, Олег Кинҗәгулов кайбер серләрен ачты, әмма «Алдан кычкырган әтәчнең башы авырта» дигән булып, бөтен серләрне ачып та бетермәде. «Киләсе сезонда төп басым Җиңүнең 80 еллыгына булуын күздә тотып, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары» әсәре буенча спектакль әзерлибез. Әйе, Бөек Ватан сугышына Рәсәй күләмендә легендар әсәрләр бар, ләкин, буыннарны берләштерә торган әсәр дип, шушы материалда туктарга булдык. Мөхәммәт Мәһдиевның төп темасы бүгенге көнгә туры килә дә кебек. «Нужно жить и исполнять свои обязанности». Үз эшен, остазларны хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәтер, дип өметләнәбез», – диде ул.

Театр «Хәл бу ки» проектын киңәйтеп, композиторлардан Салих Сәйдәшев, рәссамнардан Әхсән Фәсхетдинов иҗатлары белән Чаллы тамашачысын таныштырырга тели. Равил Сабыр белән бергә ниндидер проект тудыру планнары да бар театрның – әлегә төгәл әйтмәделәр, «планлаштыру процессы бара» дип котылдылар.

Сентябрь аенда Чаллы театры Казанга гастрольләргә җыена. 15, 16, 17 сентябрь – Камал театры сәхнәсе. Көтәбез.

Буа театры: Иң зур яңалыгы – театр яңа бинага күчте һәм...

Буа дәүләт театры белән бераз катлаулы хәлләр. Чөнки театр директоры Раил Садриевның эшчәнлеген тикшерүләр бара. Бу мәсьәләдә мәдәният министры Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуда әйткән сүзләрен генә китерәм: «Раил Садриев мәсьәләсендә эмоцияләрне алып ташларга һәм ике төшенчәне бүлеп карарга киңәш итәм: иҗади шәхес буларак Раил һәм театрның административ төзелеше. Хәзер тикшерүләр бара, хокук саклау органнары биргән мәгълүмат буенча, алар запросы белән, без дә тикшерәбез. Үзеңне акларга яки бигүк корректно булмавын танырга кирәк була.

Без бит театрларның операцион эшчәнлеген күрмибез. Гастрольләрдә ничек керем алуларын да күрмибез. Ләкин документлар бар. Шунысына басым ясап әйтәсем килә – бер-беребезне гаепләү юлына басмыйк. Бу дөрес түгел. Ситуацияне аек акыл белән ачыклыйк, эмоцияләрсез эш итик. Гәрчә безнең тармак бик эмоциональ булса да.

Раилне мин бик югары бәялим, ул – бик талантлы, бик эмоциональ, ачык кеше. Хәтерләсәгез, 15 ел элек Буа театры юморескалар театры иде. Хәзер аларның репертуарында бик күп җитди, яхшы әсәрләр бар, Раил тырышлыгы һәм сыгылмалылыгы белән театрның статусы үзгәрде».

Театрның яңа бинасы

Фото: © Салават Камалетдинов

Үткән сезонда Буа театрының иң зур яңалыгы – театр яңа бинага күчте. Икенче зур яңалыгы – театрның «Дәрвиш» спектакле «Алтын битлек» номинанты иде. Премьераларга килгәндә, бу сезонда Буа театрында Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Шикәрем-мишәрем» комедиясен чыгарды. Сүз драматургның Камал театрында озак еллар барган «Йөрәк маем» пьесасы турында бара. Кариев театры артисты, режиссер Булат Гатауллин балалар өчен «Пожарная команда» спектаклен чыгарган.

Буа театры һәм аның җитәкчесе белән барысы да яхшы булсын иде.

ххх

Әлегә күзәтүебез шушы 9 татар драма театры буенча. Безнең әле шулай ук татарча спектакльләр куючы «Әкият» татар дәүләт курчак театры һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бар.

Опера театрына килгәндә, быел, милли спектакль дигәндә, Резеда Әхиярова белән Ренат Харисның уртак хезмәте булган «Иакинф» балетын искә төшерсәк кенә. Хәер, ел азагында театр милли спектакльләрен – Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын, Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсын һәм Резеда Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсын, шулай ук, «Жизнь за царя» опера премьерасын «Россия-Культура» телеканалы яздырды. Театрга бәйле яңа сезон яңалыгына килгәндә, «Үзгәреш җиле» фестивале булмаячак.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрына килгәндә, быел ул «Алтын битлек» театр премиясен алды. Өчне! Шулай итеп, Илгиз Зәйниев республикада «Алтын битлек» алган беренче режиссер булды. Ә Дилүс Хуҗәхмәтов – Татарстанда «Алтын битлек» алган беренче драма актеры.

Иң азактан «Әкият» курчак театрының 90 еллык юбилеенда театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әйткән сүзләрен китерәм: «Мин сәхнә уртасына басам, коллективтан беркемнең аркама атмаячагын тәгаен беләм», – диде ул.

Хөрмәтле театр җитәкчеләре, сез барыгыз да шушы сүзне курыкмыйча кабатлый аласызмы?

Иң азактан, театрларда барысы да яхшы булсын, дигән теләк белән, Камал театры премьерасыннан тостлы фото – рәхим итегез!

Фото: © Михаил Захаров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100