Әтнәдә – «Сөембикә егет сайлый»: «Татары оперу не жрут»тан башлап колга символына кадәр
8 март көнне Әтнә театры тамашачысына музыкаль комедия бүләк итте. Тамашачы аншлаг белән премьера карады. Беренче тамашачылар арасында безнең хәбәрчебез дә бар иде.
Әтнә театры Фәнис Яруллинның «Сөембикә егет сайлый» музыкаль комедиясен чыгарды. Режиссеры – театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев. Композитор – Марат Әхмәтшин. Хореографлар Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар. Рәссамнар – Юлия һәм Булат Ибраһимовлар.
Спектакльне карарга Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя ханым, туганнан туган сеңлесе Сәүия һәм аның кызы Айзилә дә килде. Алар Фәнис абыйның иҗатына игътибар өчен театрга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Башта әлеге пьесаның сәхнә тарихына тукталыйк. Фәнис Яруллинның 2013 елда басылган «Хәтер төпләрендә утлы күмер» көндәлекләр китабыннан «Сөембикә егет сайлый» пьесасына бәйле кайбер эпизодларны чүпләп алдым. Бәлки, тагын да бардыр, болары – китапны актарганда күзгә чалынганы. Өзекләр шактый озын булса да, аларны тулысынча бирәсем килде, чөнки аларда – 90нчы еллардагы театр тормышы, театр атмосферасы.
«1989 ел. 29 сентябрь. Беркөнне «Сөембикә егет сайлый»ны Дамир Сираҗиевка илттердем. Укып чыкмыймы, килми әле. Әлбәттә, мин аны куярлар дип өметләнмим. Күчмә театрның аны куярга көче дә җитмәс. Ул бит, язылган чакта, опера һәм балет театрын күздә тотып язылган иде. анда – 20ләп ария, биюләр, Сабантуй күренешләре, халыктагы җорлык-шаянлык белән бергә серле, эчкерсез мәхәббәт күренешләре. Либреттоны Риф Гатауллин алып киткән иде. Югалтты. Алып киткәнлеген дә онытты».
«1992 ел. 15 апрель. Бу ай минем өчен рәхимле булмакчы. 22сендә, Алла бирсә, К.Тинчурин театрында «Сөембикә егет сайлый» дигән пьесамның премьерасы булырга тиеш. Музыкаль комедия инде бу. Музыкасын Фуат Әбүбәкеров язды. Режиссеры – Илдар Хәйруллин. Болай, әйтүләренә караганда, әйбәт спектакль булырга тиеш. Үзем дә барырмын дип торам. Ләкин сырттагы яралар ачылып тора, перевязка ясарга рәтле мазь юк, даруларның да бәясе коточкыч хәзер. Элекке 3 сум 50 тиенлек гөлҗимеш мае 156 сум булган».
«1992 ел. 25 апрель. Менә, ниһаять, премьералар да булды. 22сендә үзебез дә бардык. Үзем ниндирәк хис кичергәнне дә әйтә алмыйм. Тамашачы бик әйбәт каршы алды. Бик каты кул чабып утырдылар. Соңыннан артистларга да, миңа да бик күп чәчәкләр бирделәр. Халык шыгрым иде. «Безнең театрда күптән мондый аншлаг булганы юк иде», – диделәр. Спектакльдә культура министры Марсель Мазгарович, замминистр Лилия Сахаповна, Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев, Марсель Сәлимҗановлар бар иде. Алар белән спектакль башланганчы да, беткәч тә, үзләренең «правительственный» дип йөртелгән бүлмәләрендә утырдык. Котладылар. Соңыннан югарыдагы бер бүлмәдә банкет сыман нәрсә ясап алдык. 30дан артык кеше бар иде. Артистлардан – Равил Шәрәфиев, Алсу Гайнуллина, Илдар Хәйруллиннар. Спектакльнең музыка авторы Фуат Әбүбәкеров та соңрак килеп кушылды. Мине спектакльгә килеп алдылар, китереп куйдылар. Әйбәт оештырганнар иде.
Премьера булырга 1 көн калгач, бер «курьез» булып алды. Телефоннан Сөембикә Вәлиева шалтырата. «Менә, – ди, – «Ватаным Татарстан» газетасында сезнең «Сөембикә егет сайлый» дигән пьесагыз куеласын хәбәр иткәннәр. Сез беләсезме, Сөембикә бит ул – тарихи шәхес. Ни өчен ул егет сайларга тиеш? Бүгеннән спектаклегезнең исемен алыштырыгыз, юкса, мин сезнең белән «с позиции силы буду говорить», – ди. Мин моның тарихи әсәр түгеллеген аңлатып карыйм. Юк, тыңларга да теләми. «Мин әле, – ди, – концертлар куеп, әллә каян яңа гына кайтып төштем, – ди. – Менә шунда бер Сөембикә дигән хатынны очраттым. Ул 2 тапкыр иргә чыккан, 3 баласы бар, – ди. – Менә аны да судка бирдем, – ди. – Ни өчен шундый исем йөртеп, ике тапкыр кияүгә чыгарга җөрьәт иткән», – ди.
26 апрель. «Сөембикә егет сайлый»га «Казанские ведомости» газетасында Әлфия Кәримованың «Как Сююмбика выбирала жениха» дигән рецензиясе чыкты. Бик әйбәт язган. Татар газеталары авызларына су кабып утыра, болар борыннарына чиртте.
28 апрель. «Ватаным Татарстан» газетасында «Сөембикә егет сайлый» спектакленнән М. Шакирҗановның берничә рәсемен биргәннәр. Минем фотоны да биргәннәр. Матур гына утырам. Утыра торган җире тишелгән, яралары ачылган кеше, димәссең.
Бүген театрдан Алик Гарәфетдинов шалтыратты. «Известия Татарстана» газетасында да спектакль турында хәбәр бар, диде. Опера театрыннан Рәмзия Такташ килгән иде, спектакль яңадан кайчан уйнала, дип кызыксынды, диде Алик.
Спектакль әйбәт баргач, бераз көнчелекләре уянды, ахры. Мин аны башта аларга биргән идем. Фикерләрен дә килеп әйтмәделәр. 3-4 ел шунда ятты. Хәер, 4-5 ел икән инде.
1999 ел. 22 март. Г.Камал театрында «Сөембикә егет сайлый»ны куярга уйлыйлар. Режиссеры тагын Илдар Хәйруллин. Репетицияләр бара башлаган иде инде. Ләкин апрель аенда Г.Камал театры Уфага гастрольләргә китә, шуңа күрә репетицияләр 1 айга тукталып торачак.
Спектакльгә икенче исем кирәк булачак, ләкин исеменә Сабантуй сүзе керсен, дип баш катырды Илдар Хәйруллин. Шуңа исем уйлып көнем үтте, башым уйламас булды. Соңыннан барыбер «Сөембикә егет сайлый»ны әйбәт дип таптылар. Әгәр барып чыкса, премьералары май ахырларында булырга тиеш бугай.
Мин бу пьесаны 3-4 тапкыр яздым инде. Башта опера театрына оперетта итеп, тулаем шигырь белән яздым. Аны башта бик озак «тозлап» яткырдылар. Аннары, рус телендә куябыз, дип, русчага тәрҗемә итә башладылар. Русчага тәрҗемә итү Азат Аббасовның «Татары оперу не жрут» дигән сүзләреннән соң башланды. «Сюжет, конечно, очень актуальный», – дип мактап киттеләр дә архив төбенә салып куйдылар. Аннары аны пьеса итеп язып, К.Тинчурин театрында куйдырдым. Яртылашын өзеп, Г.Камал театры өчен кабат эшләдем. Театр директоры Шамил Зиннурович: «Театрга кассовый спектакль кирәк иде. Сине куярга уйлыйбыз. Ләкин безнең театр өчен җыр түгел, ә уенлы, шау-шулы пьеса кирәк», – дигәч, шактый үзгәрешләр керттем инде.
26 май. Бүген – Г.Камал театрында «Сөембикә егет сайлый»ның премьерасы. Билетлар күптән сатылып беткән.
27 май. Кичә премьераны карап кайттык. Халык шыгрым тулы иде, бик әйбәт карадылар. Алкышлар күп булды. Артистларга да, миңа чәчәкләр күп бирделәр.
Безнең артта артистка Роза Хәйретдинова белән кемдер утыра иде. Үзара русча сөйләшеп, спектакльгә тәнкыйть сүзләре әйтеп утырдылар. Сүзләре «Спектакль не отработан», «Нет никакой декорации», «Сказка». Һәм шундый сүзләр. Бу фикер – сәхнәдән төшкән өлкән артистларның яшь артистларга көнләшеп каравыдыр, бәлки. Тәнәфес вакытында халык мине уратып алды. Педуниверситет укытучысы бер төркем студентлары белән фотога төшүемне сорады. Аннары Кабан күленә карап торганда, бер ханым: «Менә бу – бик тәмле вино, эчегез әле», – дип, бер фужер вино эчерде. Ә бер ханым бер шигырь бүләк итте.
28 май. Кичә тагын театрга алып бардылар. Спектакль аншлаг белән узды. Әлегә әйбәт кабул итәләр. Май аенда – 4: ягъни 26-27, 30-31ләрендә, июнь аенда 5 тапкыр куелырга тиеш.
25 июнь. 24ендә Камал театрына бардык. Анда быелгы сезонда «Сөембикә…» соңгы кат уйналды. Спектакль бетүгә банкет ясап алырбыз дип, ашау-эчү әйберләре алып бардык. Мең сумлык аракы, мең сумлык азык-төлек һәм яшелчәләр.
Спектакльнең икенче пәрдәсе башлангач, пәрдә яна башлады. Ут лампа кызу аркасында чыккан. Мин икенче бер бүлмәдә диванда ятып тора идем. Пожарный машиналар чакырганнар. Ләкин алар килгәнче утны сүндереп өлгергәннәр. 15 минут тоткарланганнан соң, спектакль яңадан башланды. Ә пожарниклар директор ярдәмчесенә һәм тагын берәүгә (театрның пожарнигы бугай) 5 әр мең штраф салганнар.
Көне дә бик кызу иде, 32 градус. Пожарниклар, нигә халыкны залдан чыгармадыгыз, дип бәйләнгәннәр.
Халык тып-тыныч утырган. Күп кеше, бу янгын спектакль буенча шулай тиеш, дип утырган. Янгын җайлы гына сүндерелгәч, спектакль әйбәт дәвам итте. Халык таралмады. Банкет та матур үтте. Банкетта Марсель Сәлимҗанов: «Безнең июньдә премьера чыгарганыбыз юк иде, чөнки җәй көне халык театрга бик йөрми. Ә безгә җәй көне дә халык театрга йөри торган спектакль кирәк иде. Һәм без Фәнис Яруллинның шушы спектакленә тукталдык. Моның белән без ялгышмадык. Һәр спектакльдә халык шыгрым тулы», – диде. 1 ай эчендә 8 тапкыр уйналып, һәрберсендә тулы зал булуы артистларның да, театр җитәкчеләренең дә күңелен бик күтәргән. Моннан 25 ел элек, ягъни, 1974 елда, шушындый ук эссе июнь аенда «Әнә килә автомобиль»не куйганнар иде. Анда да халык агылып йөрде. Банкетта артистлар: «Безнең театр хәзер кризис кичерә. Гел бер автор әсәрләреннән халык туйды. Шуңа күрә театр элек куелган популяр әсәрләргә ташлана...» – дип тордылар.
17 сентябрь. Көннәр бик яңгырлы торды. Театр бәйрәменә чакырганнар иде, ничек барырмын дип кайгырган идем, кичкә таба яңгыр туктады. Театр бәйрәмен урамда ясадылар. Башта үзган сезонда иң яхшы уйнаган артистларны бүләкләделәр. «Иң популяр пьеса авторы»на дип (ягъни миңа) Салават Фәтхетдинов бүләк әзерләгән. Аны театрның кызлары бирде. Аннары банкетка кердек. Бераз «җылындык»...»
Театрның бу әсәргә алыну тарихы болайрак: Әтнә театры архивындагы китапларны барлаганда, театр хезмәткәрләре кулына Фәнис Яруллин җыентыкларының берсе килеп кергән. Анда «Сөембикә егет сайлый» пьесасы бар икән. Театр алынырга уйлаган. Җырлый торган прималары Рәзилә Шәрифуллина булганда нигә алынмаска?!
Пьеса катлаулы сюжетлы түгел, зур конфликт та юк, чын-чынлап тискәре образлар да юк хәтта. Аның каравы, җыр-бию, тәмле шигъри текст һәм Сабантуй күренешләрен үз эченә алган матур фольклор бар. Көндәлекләрдән аңлашылганча, ул Опера театры өчен либретто итеп язылган, мөгаен, заказ булгандыр, әмма «татары оперу не жрут» дигән мөһер сугылган. Соңыннан Фәнис абый кат-кат эшләгән һәм, үзе язганча, театрларга тәкъдим иткән, һәм ул драмтеатрларда куелган.
Әтнә театры – халыкчан һәм «хәләл» спектакльләре белән билгеле театр. Фестивальләргә барып «дөнья шаулатып» кайткан әсәрләре белән бергә аның репертуарында социалистик реализм юнәлешендәге әсәрләр байтак. Аларның һәрберсенең үз тамашачысы бар.
«Сөембикә егет сайлый» спектакленә 1 ай алдан билетлар сатылып беткән. Әтнәдән генә түгел, күрше-тирә районнардан да, хәтта Казаннан да килә башлаганнар, ди. Элек Әтнә театры синхрон тәрҗемә наушникларын бар дип тә белмәсә, хәзер анда бу тема да актуальләшеп килә – Казаннан рус телле тамашачы килеп, наушниклар ала башлаган.
Спектакльнең тамашачыны кызыктырып куйган аннотациясе: «Авыл чибәре Сөембикә аңа өмет итеп торган егетләр күңелен җилкендереп, шарт куя – ул быелгы Сабан туе батырына кияүгә чыгачак! Ә үзенең өмете – шәһәргә киткән сөеклесе Искәндәрнең кайтуы һәм, Сабантуй мәйданы батыры буларак, аңа тәкъдим ясавы.
Искәндәр исә кайтып өлгерми, ә Имам, Сөембикә өчен барган бил алышта кызның язмышы асты-өскә килүдән куркып, мәйданга чыгып батыр кала. Имамның хәләле Сәрбиямал картының «икенче хатын алам» дигән кыланмышына гарьләнә, ә Имам Сөембикәгә генә хәйләсен чишә: «тимерне кызуында суга» белмәгән Искәндәреңә сабак булсын, ә хәләлем Сәрбиямал бераз минем кадеремне белсен, юри генә ир белән хатын булып кыланыйк...
Бу икәүнең хәйләсе Искәндәрнең шәһәрдән дулап кайтып керүе белән чишелә – нинди картлач минем сөеклемә кул сузган?!»
Авыл егетләре – көчле Кодрәт, акыллы Хәким һәм сабыр Сабир, гармунчы егет Раил Сәләхиев Сөембикәгә гашыйк. Күрше авыл егете Айзат Хәйруллин да Сөембикәгә кызыгып килә. Кызларның ачуы килә – аларны күрмиләр дә. Автор егетләрне җентекләп тасвирласа да, кызларның үзенчәлекле образлары бирелмәгән. Авыл кызлары ролендә – Гөлия Гыйләҗева, Алсу Зыятдинова, Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Илфира Сафиуллина, Диләр Һадиева, Зөһрә Хөсәенова.
Авылның хәйләкәр карты ролендә – Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин. Аның карчыгы Сәрбиямал ролендә – Татарстанның атказанган артисты Рәзинә Заһидуллина
Спектакльнең төп герое Сөембикә саналса да (әсәр исеменә дә кызның исеме чыккан бит), төп герой биредә Имам абзый. Хәйләкәр карт кызны «сөяксез тел» биргән вәгъдәне үтәүдән саклап кала. Аның хәйләсе белән, кыз читләр кулына эләкмичә, сөйгәнен көтеп җиткерә. Бар булган эчтәлек шул! Хәтта Сөембикәнең сөйгәне Искәндәргә кайтып дулаудан башка уйнар роль дә юк та кебек. Хәтта Сабантуйга нигә соңга калуы да аңлашылмады.
Режиссер спектакль куйганда вакыт берәмлеге белән эш итмәгән, вакыйгаларның кайчан барганлыгы мөһим түгел. Әйткәнемчә, әсәр җыр-бию, җор сүз, шигъри текст белән җәлеп итә. Егетләр белән кызлар да, карт белән карчык та шигырь белән сөйләшә. Сүз сөйлиләр дә, җырлап биеп алалар.
Бәлки, бу әсәрне тагын да музыкаль итеп, гел җырлатып та куеп булыр иде. Татар театрының асылы музыкаль спектакльләр ләбаса. Бу хакта режиссер Рамил Фазлыев үзе дә әйтә. Әмма театр артистларының музыкаль спектакль куярлык вокал мөмкинлекләре булмаска да мөмкин. Шулай да, музыкаль комедия жанры яхшы тотылган. Марат Әхмәтшин фольклор материалга сак карый торган матур музыка язган.
Спектакль куелышында милли театрның җәүһәрләре булган һәм музыкаль фольклор күренешләре белән дә кыйммәтле классик драматургиягә сылтама тоемлана. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»дагы төш сөйләү күренешләре һәм Мостай Кәримнең «Кыз урлау» спектакле күренешләре хәтердә яңара. Болар барысы да – югалтылып барган музыкаль театрыбызга бер ностальгия.
Миңа калса, әсәрнең зур минусы – костюмнар һәм декорацияләр. Рәссам Сабантуйга чыккан кызларга күлмәк өстеннән чигешле альяпкыч япкан.
«Тагын бер шаккатырлык әйбер – милли киемле кызларның бәйрәм күренешләрендә дә сәхнәгә алъяпкычтан чыгарулары. Алъяпкыч – эш киеме. Революциядән соң эшче-крестьянны күрсәтә башлагач, алъяпкыч кидергәннәр. Ни өчендер ул бәйрәм киеменә дә әйләнеп китте. Хәзер татар костюмын алъяпкычлы итеп күз алдына китерәбез. Бу дөрес түгел», – дигән иде сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова бер лекциясендә.
Кызлар күлмәкчән биеп йөргән Сабантуй көнендә Искәндәр эшләпә-плащтан кайтып керде. Тирләп-пешеп дулап йөргән Искәндәрне (Айдар Вәлиев) кызганыплар куйдым.
Инде декорация турында берничә сүз. Декорация кипкән такталар бастырып куелган вагонеткалардан гыйбарәт. Кечкенә көпчәкләр өстендә йөреп торган култыксалы ике күперчек ягъни. Артистлар алар аша үтәләр дә, алар артта фон булып та торалар, иң кызыгы – шуның кечкенәсе эченә кереп, көрәшчеләр көрәштеләр дә әле. Читлектә көрәшкән кебек, дигән идем, хореограф Лилия Баһаветдинова «ринг» дип төзәтеп куйды. Рәссамнар үзләре премьерада юк иде – алардан сораша алмадым. Аһа, авыл Сабантуендагы көрәш мәйданын метрга метрлы читлек эченә әйләндереп куйдыгыз да, «ринг» дисезмени?
Ә теге такталар, Сабантуй булгач, колгалардыр инде, әйеме? Бер генә түгел, күп колгалар.
Колгалар дигәннән, Салават Юзеевның «Күкшел егетләре» этнографик документаль фильмы бар. Анда егетләрнең Сабантуй алдыннан сөлге җыю, дөресрәге бу яклардагы традицион бәйрәм – бик борынгыдан килгән Рекрут йоласы турында сүз бара. Әлеге йола турында фольклорчы галим Фәнзилә Җәүһәрова сөйләгән иде. «Егетләр тап-такыр җирдә дә аякларына киез итек киеп йөриләр һәм кулларындагы колганы гел-гел җиргә тидереп алалар. Монысы ни өчен? Сабантуйга мөнәсәбәтле колга белән җиргә басып-басып алу – фаллос символы дип әйтик инде. Колганың бу функциясе мариларда, удмуртларда да бар. Алар да гел җиргә сугып торалар. Ул Сабантуй алдыннан – җиргә орлык чәчер алдыннан була. Бу – бик борынгы йолаларның рудиментлары. Татарларда ул Сабантуй алды йоласы буларак калган».
Хөрмәтле Әтнә театр коллективы, сезгә бу колга-такталарны сәхнәдә тоту мөһим икән, артист егетләрегез ул колгаларны көпчәкле вагонеткалардан куптарып алып, сәхнә идәненә нык басып, колга белән шул идәнне төеп, ут чәчрәтеп биеп алыгыз һичьюгы. Ә болай ук корыган такталар арасында буталып йөрүдән ни мәгънә? Азактан алар яфрак ярса да аңлашылыр иде әле – өйләнештеләр бит, яфрак яру табигый булыр иде. Юк, колгаларыгыз яфрак ярмады.
«Бәлки, декорацияләрнең мәгънәсе азакка җиткерелмәгәндер. Бу декорациядә кызның өметләре-хыяллары да, аларның өзелү куркынычы да, драматизм кызуы да бар иде. Алар трибуналарны да хәтерләтә... Иң мөһиме – гади тамашачыга аңлаешлы әсәрне сыйфатлы итеп эшләргә тырыштык. Бу – минем өчен бик кадерле. Тамашачы бу спектакльне карап шәфкатьлелек белән корылып китә. Иң мөһиме: эшләргә атлыгып торган тере труппа бар, һәм без тере спектакль чыгардык», – диде Лилия Баһаветдинова. Аның сүзләренә өлешчә кушылам һәм килешәм.