Әтнәдә премьера: Тәтиләштерү, яки Әтнә театрында «себеркеләр» дә әхлаклы булырга тиеш
Әтнә татар дәүләт драма театры артист һәм тәрҗемәче Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемәсендә Александр Вампиловның «Әтинең өлкән улы» пьесасы буенча премьера чыгарды. Моңсу комедиянең режиссеры... ничек әйтсәм, дөреслеккә якын булырмын икән... спектакльне чакырылган режиссер Лилия Әхмәтова чыгара башлаган, артистларны рольләргә ул бүлгән, команданы ул туплаган, әмма спектакльне театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев чыгарып бетергән. Беренчедән, бу пьесаны үзе дә бик яратса, икенчедән, аңа ничарадан бичара, дигәндәй, театрның директоры (киңрәк итеп алсак, театрның сәнгать советы) үтенече буенча эшләргә туры килгән.
Ни өчен шулай килеп чыкканмы? Чөнки Лилия Әхмәтованың спектакль концепциясе театрның яшәү рәвеше белән туры килмәгән.
Режиссер Лилия Әхмәтова версиясе: «Беренче прогонга керделәр дә, карагач: «Син Әтнә театрын белмисеңмени? Безгә бит тәти әйбер кирәк», – диделәр. Эчү ярамый, тарту ярамый, дискотека белән башлап җибәргән идек, ул да ярамый икән, мин, боларны кертеп, тәртипсез кыланганмын булып чыга. «Аның бит әсәре шундый, минем максат – буяуларны куерту, сыегайту түгел», – дип аңлатып та карадым. Ленур Илфирович: «Безгә тыйнак кирәк», – диде. Миңа тегесен-монысын алырга куштылар. «Туры килми» дип, музыканы алыштырырга, диделәр. Анда урыны-урыны белән кырыс рок яңгырый иде, рус җырлары да кушылган иде.
Башта, аларча эшләп карыйм дип, килештем. Совет заманындагы «махровый» музыка алып килделәр. Уйнап карадык та, «мин мондыйга кул куя алмыйм» дидем. Алар үзләренчә эшләп калдылар, мин кайтып киттем. Хәзер декорациядәге театраль фуркаларны (роликлар өстендәге мобиль площадка), рельсларны алып ташлаганнар, ди... Кыскасы, нәрсә булып беткәндер, алар 3 көн эчендә барысын да үзгәрттеләр булса кирәк. Анда Сильва, янгын башлангач, кып-кызыл хатын-кыз халатыннан чыга иде – аңа да риза булмадылар. Янгын вакытында ни туры килә шуны киеп йөгерә инде шәрә булган кеше. Бу бит – комедия. Хәзер нинди әсәр килеп чыкканын мин белмим, шуңа үземне режиссеры дия алмыйм...»
Лилиянең концепциясе буенча, заманча яшьләр турында кырыс әсәр барлыкка килергә тиеш булган. «Прикалывались и доприкалывались» – менә нәрсә турында иде. «Тәтиләштерү» монда берничек тә була алмый иде. Башка театрда бу – яхшы яңгырар иде. Ләкин биредә кысалар шулкадәр тарайтылган, бу – иҗатны кисә», – диде режиссер.
Театр версиясенә килгәндә, төп аңлатма – Александр Вампиловның «Старший сын» пьесасы 11нче класс өчен рус әдәбияты программасына кертелгән. Программада бар икән, театр әлеге спектакльне «Пушкин картасы» буенча мәктәп укучыларына да тәкъдим итәчәк. Димәк, балаларга тәкъдим итәргә оят булмаслык әсәр кирәк.
Шунысы да бар – Әтнә театрының үз иҗат эшчәнлеген «хәләл» театр буларак алып баруын республикада азмы-күпме театраль тормышны күзәтеп барган һәркем белә. Шуңа да Грозныйда узган «Федерация» фестиваленә дә Әтнә театрының беренче генә баруы түгел. Чөнки Чечня театрындагы таләпләр, тулысынча булмаса да, өлешчә Әтнә театрына да карый. Биредә сәхнәдә эчеп-тартып, арт туңкайтып, ими күрсәтеп йөреш юк.
Әлеге вакыйгада беркем дә чынлап торып «минуста» калмаган – Лилиягә гонорар түләнгән, чөнки ул эшен эшләгән. Театр акча туздыра, дип тә әйтә алмыйбыз – 3 көн эчендә Рамил Фазлыев нульдән спектакль куймаган ләбаса, Лилия куйган буенча эшләгән: күперткәнне тигезләгән, очлысын шомарткан, куесын сыегайткан... Әйе, композитор Риф Әхмәтовның музыкасы кулланылмаган, 1 төн өчендә театр директоры Ленур Зәйнуллин үзе яңа музыкаль бизәлеш тудырган – бу гаҗәп тә түгел, чөнки ул – композитор, аранжировка остасы, театр дөньясына килгәнче «ипие» шул булган.
«Әтинең өлкән улы» спектакле темасыннан бераз читләшеп, Лилия Әхмәтованың татар театрларында үз позициясен икенче тапкыр яклавын искәртеп китәм. Монан берничә ел элек ул Буада Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Борһан йорты» спектаклен чыгарган иде. Әмма финалда берничә үлем булган драманы Буа театры җитәкчесе Раил Садриев кабул итәргә теләмәде. Режиссер белән җитәкченең ничек килешүләрен әйтә алмыйм – әмма бу спектакльне театрның кайдадыр күрсәтүен белмим. Кыскасы, кешеләрнең уртак фикергә килә алмавы яхшы әсәрнең киң җәмәгатьчелеккә чыга алмавына китерде. Мондый очракта режиссер сыгылмалы булырга тиешме-юкмы – бу фикер алышуга лаеклы темадыр. Әмма андый фикер алышуның азагы һәр очрак индивидуаль каралырга лаек дип тәмамланачагын фаразлыйм.
Шәхсән бу очракта, «суга кергәнче» яр буенда утырып сөйләшергә кирәк иде, егетләр-кызлар, дип кенә әйтә алам.
Инде спектакльнең үзенә килсәк, Әтнә театры премьерасы кырыс спектакль түгел иде, программада язылганча, моңсу комедия. Вакыйгалар шәһәр читендәге бистәдә бара. Кызлар озатып, бирегә килеп эләккән 2 егет төнлә урамда кала – чөнки аларны «чәй эчәргә» чакыру кызларның планына кермәгән, ә соңгы электричка китеп барган була. Кунып чыгу өчен генә башланган шаяру студент егетнең һәм әлеге депрессив бистәдә яшәүче музыкантның тормышын үзгәртә. Сарафанов фатирына аның читтә үскән улы булып килеп кергән Бусыгинга гаилә проблемаларына катнашырга, җимерелә башлаган тормышны корышырга булышырга туры килә.
Музыкант Сарафанов – Алла бәндәсе, хатыны ташлап киткәч, балаларын ялгызы үстергән, артык йомшаклыгы, җитмәсә, хәтта сугыш ветераны булуына карамастан, «салгалавы» аркасында филармония оркестрында эштән кыскартылган. Җитмәсә, балигълык яшендәге балалары аның янында калырга җыенмый: кызының – бәхетле мәхәббәт, улының – җавапсыз мәхәббәт. Менә шундый гаиләгә очраклы гына килеп керә Бусыгин. Керә дә үзенә ихлас мөнәсәбәткә юлыга, үзенең биредә кирәклеген тоя. Әтисез үскән Бусыгин белән таралырга торган гаилә арасында «туганлык күпере» сузыла.
Ә инде театр таләпләренә килгәндә, спектакльдә геройлар алкогольне тамашачыга арт белән торып эчә, җиңел холыклы Макарская да әдәпле киенеп тәртипле йөри, аның азгын булуын беренче очраткан егетне өендә кабул итүеннән генә күрәбез. «Кети-мети» вакытында йорт яна башлагач та егет кеше шактый тыйнак хатын-кыз халаты киеп йөгереп чыга.
Кыскасы, спектакль чыккан, һәм яхшы әсәр бозылмаган, ә кайсы эпизод кайсы режиссерның табышы – тамашачыга барыбер. Бүре дә тук, сарык та исән, дигәндәй... кем бүре дә, кем сарык дип бүлүем түгел, дөрес аңлагыз, барысы да тәртиптә, диюем. Бу очракка туры килгән тагын бер мәкаль бар: «Имә белгән бозау ике сыерны имгән», – диләр, бу спектакль – ике режиссер кулыннан үтеп, икесеннән дә «тукланган» сәхнә әсәре.
Хәер, бу очрак өчен өченче бер татар халык мәкале килешә төшәдер – кыз да булсын, буаз да булсын, дигәндәй, нәкъ шулай булып чыккан.
Шулай итеп, Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев үзен 3 көндә теләсә нинди спектакльне «коткара ала» торган режиссер итеп күрсәтте, театрда үзенә хөрмәт шкаласын максимум күтәрде.
Театр прогонга югары класс укучыларын чакырып әсәрне сынап караган, әсәр уңышлы кабул ителгән. Шулай итеп, татар театры сәхнәсендә беренче мәртәбә булса кирәк, Вампилов барлыкка килде. Һәрхәлдә, миндә бу әсәрнең берәр татар театрыда куелуы турында мәгълүмат юк. «Википедия» дә Татарстанда «Мастеровые» театрында гына куелганлыгын күрсәтә.
Бу спектакль Әтнә театры репертуарында барсын иде, дип телим. Әмма 3000 кешелек Әтнәдә спектакльне ай саен күрсәтеп булмый, ә вокзал күперчекләрен хәтерләткән зур декорацияләрне төяп йөртү һәм кечерәк сәхнәләргә сыйдыру катлаулы булыр шул. Димәк, күрше-тирә районнарга бу спектакльне Әтнәгә килеп карарга туры киләчәк.
Декорацияләргә килгәндә, рәссам – Сергей Рябинин. Ул Әтнә театры сәхнәсендә вокзал атмосферасын булдырган. Дөрес, соңрак, декорацияләргә дә үзгәрешләр кертелгән.
Артистлар турында берничә сүз. Төп рольдә – «әтинең өлкән улы» Бусыгин ролендә – театрның яшь артисты Айзат Хәйруллин. Мин Әтнәдә караган өченче спектакльдә яшь һәм уңай төп геройны Айзатка бирәләр. Егет кыланмыйча һәм кырландырмыйча матур гына уйнап чыга. Җылы энергетикасы бар егетнең, сәхнәдә бераз бәйсезрәк тә булса...
Сарафанов ролендә – Әтнә театрының беренче «атказанган артисты», аксакалы Марат Хәбибуллин. Марат абый бу рольдә гаҗәеп инде. Моңсу да, кызганыч та...
Спектакльнең, ә бәлки, театрның да, «энерджайзеры» – Фаяз Хөсәенов. Бусыгинның юлдашы Сильва ролендә ул. Шәп актер. «Сыйпалган» спектакльдә аңа киңлек җитмәде бугай, «эх, күрсәтер идем мин сезгә» дигән кебек уйнады.
Тагын бер тарайтылган образ, бу спектакль буенча театр сәясәте корбаны – Зөһрә Мөхәммәтгалиева. Быел ул 2 спектакльдә («Ай тотылган төндә», «Йөрәк сере») төп рольләрнең берсен башкарды, менә тагын бәхет елмайган – ул азгын Макарская ролендә иде. Азгын дип, азгын да түгел инде, чөнки Әтнәдә куелса, «себеркеләр» дә затлы.
19 яшьлек Нина Сарафанова ролендә – театрда 7 яшьлек малайдан башлап, карт бичәгә чаклы уйный алган Рәзилә Шәрифуллина. Миңа калса, ул – Әтнәдә генә түгел, гомумән, татар театрында иң яхшы актрисаларның берсе.
Спектакльнең бер уңышы – тәрҗемәсе. Җәмәгать, бу спектакльне карап чыккач, берәрсе миңа «Вампилов татарча язган» дип әйтсә, ышанырлык инде менә. Алда әйткәнемчә, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемә иткән. Бер сүз төртелеп калмый, чишмәдәй челтерәп ага. Чишмәдәй дигәч, Әмирхан Еникиләрнең затлы теленә күчерелгән дип уйламагыз, нәкъ шушы бистә халкы сөйләшкәнгә ышанырлык итеп, һәр образның холкына туры китереп тәрҗемә ителгән. Тәрҗемә белән үстереп тә, үтереп тә була шул сәхнә әсәрен.
Нәтиҗә: Вампиловның яхшы драматургиясенә тотынучы театрга афәрин! Яхшы драматургияне дә, бик тырышсаң, бозып була, әлбәттә, әмма бу – ул очрак түгел.