«Йөрәк сере»: татар театрларының Әмирхан Еникига алына башлавының сере нидә?
Әтнә театры Әмирхан Еникиның «Йөрәк сере» повесте буенча спектакль чыгарды. Бу – ГИТИСта укучы яшь режиссер Гөлназ Минкинаның диплом эше. Алга таба Гөлназ Минкина уку йортының хөрмәтле комиссиясе алдында, спектакльдән өзекләр күрсәтә-күрсәтә, диплом яклаячак.
Әмирхан Еники – Татарстанның халык язучысы, әсәрләре мәктәп дәреслекләренә кергән классик язучы. Әдәбиятчы галимнәр теле белән боргалап-сыргалап әйтсәк, Әмирхан Еники «кешеләр арасындагы төрле катлаулы мөнәсәбәтләрне реалистик рухта яктыртуы һәм заманны борчыган әхлакый-этик проблемаларны кыю рәвештә күтәрүе белән бергә, сәнгатьчә камил эшләнүләре җәһәтеннән дә аерым игътибарга лаек» язучы. Гади генә итеп әйткәндә, Әмирхан Еники – геройның күңел серләрен тел-сурәтләү чаралары белән тасвирлау остасы.
Соңгы 5-6ы елда кино-театр сәнгатендә татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники иҗатына игътибар артты. Тинчурин театрында язучының «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте, Камал театрында «Рәшә» повесте куелды, Кариев театры да язучы әсәре буенча «Матурлык» спектаклен чыгара. Язучының 3 хикәясен берләштергән «823 км» фильмы чыкты. Көтмәгәндә-уйламаганда, Әтнә театры да Әмирхан Еники әсәрен куйган булып чыкты.
Карап кайттым мин спектакльне Әтнәгә барып – чакырулары өчен театрга рәхмәт. Театрны һәм Гөлназ Минкинаның командасын иҗат уңышы белән котлыйм.
«Йөрәк сере» – Әмирхан Еникиның иң танылган әсәрләреннән түгел. Кыскача гына әйткәндә, гомере буе мәхәббәткә сусап, яратмыйча өйләнгән хатыны белән яшәгән Идрис ял йортында Зөһрә ханымга гашыйк була. Зөһрә ханым аңа йөрәк серен – үзенең мәхәббәт тарихын сөйли. Тамашачы артистлар сөйләп биргән әнә шул тарихның шаһиты була. Бер караганда нибарысы шул. Режиссер әсәрне төрле символлар белән баеткан. Менә, әти-әнисе курчак итеп күргән Зөһрә-курчак, менә яшь Зөһрәнең ак фатасы буйлап атлап килгән Нәҗип... Зөһрә, әти-әнисенә каршы чыгып булса да, «по расчету» өйләнергә җыенган Нәҗиптән баш тартып, үз мәхәббәтен – Бәхетгәрәен көтеп җиткерә һәм бәхетле була. Әгәр аның тормышы түгәрәк икән, нигә ул Нәҗип белән булган мөнәсәбәтләрне йөрәк сере итеп саклый икән соң?
Кыскасы, спектакльне режиссерга һәм артистларга рәхмәт әйтеп, рәхәтләнеп карасам да, бу әсәрнең асыл мәгънәсе нидә соң, дигән сорау борчып торды. «Йөрәк сере» – Әмирхан Еникиның татар әдәбиятының алтын фондына керә торган әсәрләреннән түгел, дип уйласам, мине әдәбиятчылар тотып кыйнамасмы икән?
Беренче шәлкем сораулар – режиссерга: «Ни өчен бу әсәр? Нәрсә әйтергә тели ул аның белән? Безнең чиста милли әсәрне Мәскәү укытучылары аңлармы?»
Режиссер Гөлназ Минкина: «Мин диплом өчен башка әсәрне күздә тоткан идем. Эшли башлагач, кайбер каршылыклар туды, һәм миңа тиз арада башка әсәр эзләргә кирәк булды. Ул татар әсәре булырга тиеш иде, тәрҗемә түгел. Әмирхан Еникиның «Йөрәк сере» үзеннән-үзе кулыма килеп керде. Мин аны моңарчы белми идем. Укып чыккач, авыр булачак, ләкин куеп була, дип уйладым. Проза әсәре белән эшләү җиңел булды, дип әйтә алмыйм. 150 битлек зур әсәрдән инсценировка ясау – катлаулы эш иде. Тәҗрибәм җиткән кадәр эшләдем инде.
Нинди телдә булса да, әсәрнең темасы мәңгелек – мәхәббәт, кияүгә чыгу. Бу спектакльдә без үз алдыбызга «Мәхәббәт нәрсә ул?» дигән сорау куеп, шуңа җавап табарга тырыштык. Татар тамашачысы өчен кертелгән үзенчәлекле урыннары, бәлки, ГИТИСтагы укытучыларыма аңлашылмас та, ләкин мин аны темага зыян итмәс дип уйлыйм. Мин әле яклау процессы турында уйламадым, алга таба презентация турында уйлыйсы бар».
Икенче шәлкем сораулар – театр белән әдәбият арасында торган галимебез, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗановка: «Ни өчен соңгы елларда Әмирхан Еникига игътибар артты?»
Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов: «Әмирхан Еники әсәрләре татар укучысына якын, ул аның җанында. Әмирхан Еники әсәрләре татар укучысының барлык кызыксынуына җавап бирә. Бу – язучының әдәп-әхлак мәсьәләләрен алгы планга куюына бәйле. Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять»тән алып «Матурлык», «Туган туфрак» кебек әсәрләре йә мәктәп дәреслегендә, йә даими игътибар үзәгендә. Бу әдип татар әдәбияты тарихында зур урын алып тора икән, димәк, аның әсәрләрен бүгенге укучыга җиткерү алымнарын эзләргә кирәк. Аның әсәрләренә салынган идеяне сәхнә теле аша җиткерергә мөмкин, дигән теләктән чыгып, режиссерлар бу әсәрләргә алыналар, дип уйлыйм.
Әмирхан Еники әсәрләрендә сәхнә әсәрләре һәм экраннар өчен материал аз. Сәхнә әсәре өчен хәрәкәт аша каршылыкны тудыру мөһим. Һәрхәлдә моңарчы башка режиссерлар Әмирхан Еникига алынмаган бит. Мирсәй Әмирга, Нурихан Фәттахка мөрәҗәгать иткәннәр, ә Әмирхан абый читтә калып килгән...»
Өченче шәлкем сораулар – Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүче галимә – КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллинага: «Бу әсәре белән Әмирхан ага нәрсә әйтергә тели? Аның кыйммәте нидә?»
Әдәбиятчы галимә Гөлфия Гайнуллина: «Йөрәк сере» – Әмирхан Еникинең 1957 елда язылган әсәре. 1956 елда Еники совет чоры татар прозасын үзгә юнәлешкә бора – милли нигезләргә кайтара. «Кем җырлады?» хикәясе белән ул татар милли рухын кайтару омтылышын ясый, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗевлар аны күтәреп ала. Шулай итеп, совет әдәбияты кысаларында милли нигезләргә кайту прозасы формалаша. 1957 елда язылган бу әсәр асылда Әмирхан Еники иҗатындагы мәхәббәт темасының бер үрнәге буларак карала ала. 1975 елда ул чиста романтик повесть бирәчәк – «Гөләндәм туташ хатирәсе». Шушы «Йөрәк сере»ндә без романтик юнәлешнең ниндидер бер башлангычын күрәбез, дип уйлыйм. Соңрак Нәҗип һәм Зөһрә мөнәсәбәтләре белән бәйле шушы ук мотивлар күпмедер дәрәҗәдә «Рәшә» повестенда урын алачак. Ул инде анда сәнгатьчә югары дәрәҗәдә булачак.
Бу повестьнең кыйммәте яки кайтышлыгы турында сүз йөрткәндә нәрсә әйтеп була? Әсәрдә сүз Зөһрә белән Нәҗип мөнәсәбәтләренең күңелсез тарихы турында бара. Язучы сөйгән «ярлар арасындагы мәхәббәт кенә түгел, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә саф, чиста булырга тиеш, социаль статус белән бәйле булмаска тиеш» дигән фикерне үткәрергә тырыша.
Без бит инде әсәрнең символлар артына яшерелгән потенциаль эчтәлеген эзләргә яратабыз. Әмирхан Еники бу әсәрдә символлар белән эш итүне алга куймый. Ул Зөһрәне сөйләтеп, аның үкенүле тарихы аша төп фикерне әйтергә тели. Ләкин бит әле Зөһрәне яраткан хикәяләүче дә бар. Монда иң төп әйбер – шул күптавышлылыктыр: хикәяләүче дә сөйли, Зөһрә дә сөйли. Мөнәсәбәтләр бар икән, аны саклап калу өчен көрәшергә кирәк...»
ххх
Димәк, Әмирхан Еникиның «Йөрәк сере» повесте күпмедер дәрәҗәдә «Гөләндәм туташ хатирәсе» һәм «Рәшә» повестьларына әзерлек этабы булып тора. Әлбәттә, язучының бу әсәренең дә сәхнәгә чыгарга тулы хокукы бар. Анда язучының башка әсәрләрендә булган атмосфера тоемлана. Анда – социаль статуслар комачауламаган чын мәхәббәт хисләре. Хәрәкәт аз, тасвирлаулар күп булган әсәргә алынырга кыюлыгы җиткән һәм тамашачы өчен кызыклы әсәр чыгара алган режиссерга рәхмәт.
Яшәсен мәхәббәт турында матур әсәрләр! Алар безгә бик кирәк һәм алга таба да кирәк булачак.
Спектакльдә Зөһрә ролендә – Зөһрә Мөхәммәтгалиева. Идрис – Раил Сәләхиев. Әти-әни ролендә – Татарстанның атказанган артистлары Рәзинә Заһидуллина һәм Марат Хәбибуллин. Нәҗип – Зиннур Һадиев. Бәхетгәрәй – Айзат Хәйруллин.
Быел Әтнә театрында Зөһрә Мөхәммәтгалиева елы бугай. Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклендә Шәфәкъ роле белән ачылган актриса Әмирхан Еникиның «Йөрәк сере»ндә спектакльнең буеннан буена сәхнәдә булды. Башта Гөлназ «Исеме Зөһрә булганга Зөһрә роленә алдым» дип шаяртса да, аңа яшьлеге һәм матурлыгы өстенә тәҗрибәле актриса кирәк иде. Бу параметрларга Зөһрә тулысынча туры килә. «Ай тотылган төндә» спектаклендә Айзат белән Зөһрә ничарадан бичара кавыштырылган парларны уйнасалар, «Йөрәк сере»ндә без аларның мәхәббәтен күрдек. Яшь һәм чибәр, штамплар белән катмаган Айзат Хәйруллинны режиссерлар күп файдаланачак әле алдагы спектакльләрдә. Уен саен тәҗрибәсе артачак егетнең, теле дә көйләнсә, дөнья бәһасе булырлык.
«Йөрәк сере» – җиңелчә декорацияләр белән куелган спектакль. Рәссам Юлия Ибраһимова теләсә нинди мәдәният сараена сыешлы җиңел декорацияләр иҗат иткән. Театр бер эскәмия, бер сандыкны алып килә дә, бөгәрләнгән эффектлы «задник»ны сәхнә артына элеп, бишекне түбәгә элә дә, мәхәббәт турында матур әсәр күрсәтеп китә.
Ә Гөлназ Минкинага дипломын уңышлы яклавын телибез. Яшьләргә хәерхаһлы булган театрга рәхмәт!