Камалда «Игезәк»: хан да юк, шагыйрь дә юк, спектакль барып чыкмаганмы әллә?
Камал театры легендар режиссер Марсель Сәлимҗанов туган көненә традицион премьера чыгарды – Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы буенча «Игезәк» спектакле куелды.
Спектакльне карагач, беренчедән, мин Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның үз шәкертләренә ышануына һәм аларга кат-кат шанс бирүенә сокландым – чөнки Рамил Гәрәев режиссер буларак әлегәчә тамашачының кайнар мәхәббәтен яуламаса да, ул аннан кат-кат зур сәхнәдә спектакль куйдырта. Зур сәхнәдәге алдагы спектакле, хәтерләсәгез, Альберт Шакиров пьесасы буенча куелган «Сәфәр» иде. Әлеге ике спектакль дә Фәрит Бикчәнтәевның сәнгать җитәкчелегендә куелды.
Шәхсән миңа Рамил Гәрәевның Салават Юзеев пьесасы буенча Камал театрының Кече залында куелган «Хафалы биюләр» спектакле ошаган иде.
Икенчедән, мин, режиссерга яхшы әсәрне бозуы кыенрак, дип уйлый идем – була икән. Хәтта легендар Камал сәхнәсендә дә.
«Хан һәм шагыйрь» – халык шагыйре Ркаил Зәйдулланың байтак еллар элек язылган әсәре. Моннан 6-7 еллар элек Фәрит Бикчәнтәев аның Камал театры сәхнәсендә куелачагын игълан итте. Әмма сәбәпләре булгандыр – куелмады.
Ниһаять, театр аны тиз генә чыгарасы итте. Театрның баш режиссеры, хәзерге вакытта «Алтын битлек» театр премиясе номинанты Фәрит Бикчәнтәев, спектакль чыгаруны Рамил Гәрәевка тапшырып, үзе Төркия дәүләт театрына спектакль куярга киткән булып чыкты. Әмма спектакльнең сәнгать җитәкчесе вазифасын өстендә калдырды – бүгенге көндә онлайн элемтәнең кыенлыгы юк.
Төп рольдә – Бирдебәк хан һәм шагыйрь Әхмәд Казанлы ролендә – Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев. Сүз уңаеннан, Быел Рамилгә 50 яшь тулды. 1 декабрьдә артистның юбилей кичәсе дә шушы спектакль белән үтәчәк.
Әсәрдә вакыйгалар Урта гасырларда Алтын Урдада бара. Тәхеттә Бирдебәк хан утырган еллар буенча вакытны төгәлрәк итеп тә әйтә алабыз – 1357-1359 еллар.
Бирдебәк хан – Чыңгыз хан нәселен дәвам иткән Үзбәк хан оныгы, Җанибәк хан углы. Ул үз туганнарын – Бату хан нәселен кырып бетергән кансыз хан булып тарихта калган. Ркаил Зәйдулла әсәрендә шушы еллар һәм шушы вакыйгалар сурәтләнә. Ркаил Зәйдулла «ә бәлки, кырып бетерүче – хан үзе булмагандыр» дип фаразлаган һәм фаразын пьеса итеп язган. Әлеге версия кемнәрдер өчен Марк Твенның «Принц и нищий» әсәрен хәтерләтсә, миңа калса, бу охшашлык – ханның үзенә охшаган кеше белән алышуында гына. Әйе, Хан белән Шагыйрь шулкадәр охшаган ки, хәтта иң якыннары да аларны аера алмый, дип раслый автор. Янәсе, туганнарын Чыңгыз хан нәселе дәвамчысы Бирдебәк кырып бетермәгән, аның урынына тәхеткә менгән дәрвиш шагыйрь кырып бетергән.
Тәхет шагыйрьне дә боза ала, дип язган хәзер депутат (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты) һәм рәис (Татарстан Язучылар берлеге Рәисе) булган, ә язганда әле андый статуслары булмаган Ркаил Зәйдулла. Шагыйрьләр арасына кайтсаң, барысын да төзәтеп була, дип тә әйткән бугай әле ул...
Декорацияләр катлаулы түгел – ике яклап сарай диварлары, бер яктан алар юка пәрдә белән томаланган. Әлеге пәрдә суеш баруын кино эффекты белән күрсәтү өчен кирәк. Декорациянең төп элементы – сәхнә үзәгендәге калкулыкта торган тәхет. Дөресен әйткәндә, декорацияләр Камал театры өчен артык гади булып тоелды. Эконом-вариант диимме?
Ә костюмнар кызыклы – алары эконом-вариант булып күренми.
Сценограф Лилия Хисмәтуллина – Башкортстан рәссамы, ул Казанда беренче мәртәбә Рамил Гәрәевның «Сәфәр» спектаклендә эшләгән. Аның портфолиосында Татарстан театрларыннан Түбән Кама татар дәүләт театрында Мансур Гыйләҗевның «Бичура» пьесасы буенча куелган «Аксак» драмасы да бар.
Яктылык буенча рәссам – Александр Рязанцев. Балетмейстер – Дамир Булатов.
Әсәрнең музыкасы шәп – шәхсән миңа ошады. Кайчандыр Камал театрында уңышлы барган «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу» спектакле (Нәкый Исәнбәт пьесасы, музыка авторы – Мәсгудә Шәмсетдинова) атмосферасы хәтердә яңарды. Фәрит Бикчәнтәевның татар театрында режиссура солтаны булган чагында куелган гаҗәеп бер спектакле иде ул. «Игезәк» спектаклен музыкасын язган яшь композитор Йосыф Бикчәнтәев шушы әсәргә табан ниндидер бер музыкаль күпер уздырган кебек.
Шулай итеп түрдә – тәхет һәм ул тәхеттә – Хан/Шагыйрь. Әйткәнемчә, төп рольдә – Рамил Вәҗиев. Башта ул Бирдебәк хан, аннары Бирдебәк хан киемнәрен кигән Шагыйрьне уйный. Режиссер бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш Хан һәм Шагыйрьне сәхнәдә күрсәтүне Илнур Закировның башына капчык кидертеп хәл иткән. Дәрвиш шагыйрьне Хан янына шулай алып керәләр. Шагыйрь (Илнур Закиров) гаделлек даулый, гаделлек темасына бик актуаль диалог бара. Бу икәү, кызык өчен, бер көнгә урыннарын алмаша...
Тәхеткә менгән Шагыйрь иң элек чын Ханны юк иттерә, аннары Ханбикә янына керә... Тамашачыга күңелле булсын өчен, тәхет төбендәге оргияләрне дә күрсәтеп алалар…
Спектакль салмак кына үз җаена бара шулай. Артистлар уенының сокландырган урыннары бар, сокландырмаганы да. Дөресен әйткәндә, мин катнашучылар исемлегендә Рамил Вәҗиевны күргәч сөенеп бетә алмаган идем. Аның аз уйнавына, үзен күбрәк телесериаллар тәрҗемә итеп ачуына борчыла идем. Әмма «Игезәк» спектаклендә Рамилнең Хан буларак та, Шагыйрь буларак та ачыла алмавына борчылдым. Мин аны соңгы тапкыр зур саллы рольдә 2016-2018 елларда барган «Җилкәнсезләр» (Кәрим Тинчурин) спектаклендә күргән идем.
Нихәл итәсең, Чаллы егете Рамил Вәҗиевта шагыйрәнә тел түгел. Үзе күркәм йөзле, күрекле егет, сөйләме дә матур, әмма шигъри түгел. Бу театрда кем шагыйрь була ала икән, дип, үземчә «кастинг» ясап чыкканда, Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның «Киек Каз Юлыннан» шигъри композициясе күз алдыннан үтте. Ә хан? Театрда хан бармы? Режиссер тапмаган...
Дәвам итик. Ярый әле, Камал театрында Татарстанның атказанган Эмиль Талипов кебек актер бар. Ул – Бирдебәкнең туганы, бер атадан туган карендәше Танышбәк ролендә. Аның сәхнәләрен карау өчен генә булса да, мин кат-кат, кат-кат театрга килергә риза. Тонык хан/шагыйрьне күләгәләмәскә тырышып, гаҗәеп бер башкару рәвеше иҗат иткән ул. Афәрин!
Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллинаның ханбикәсендәге эчке энергетика сокландырды, ханга һәм сәхнәдә күрсәтелгән вазгыятькә карата эчке нәфрәтен тойдым мин аның.
Сүз уңаеннан, Бирдебәк ханның Рус православ чиркәвен ясактан азат итүен шагыйрь ханбикәнең чиркәүләр иленнән булуы белән аңлаткан.
Ә инде башка артистларның уеннарына килсәк, спектакльне караганда, элек хатлар язганда кулланыла торган «килешмәгән җире булса килештереп укыгыз» дигән юллар күңелдән узды. Кайбер артистлар да сәхнәгә чыкканда күңел төпкеленә шул сүзләрне салып чыга кебек – без күрсәтеп бетерә алмаганны үзегез чамалагыз инде, янәсе. Чөнки, миңа калса, әсәрнең тулы анализы булмаган, артистларга әсәрнең «ачкычы» табып бирелмәгән, алар ни максатларын, ни нәтиҗәне күзалламыйлар.
Әйе, Ркаил Зәйдулла – театраль белем алган драматург түгел, ул – шагыйрь, ул – прозаик, сүз остасы, чичән, импровизация остасы. Бәлки, режиссер өчен аның әсәрләрендә хәрәкәт җитмәгәндер, пьеса камил түгелдер. Ләкин бит ул исән-сау, каләме кулында – драматург режиссер күзаллаган структура буенча әсәрен яңадан сүтеп җыя ала. Варислар белән эш катлаулы, драматургның үзе белән килешеп була.
Журналистларга спектакльне премьера алдыннан күрсәткәндә, авторның үзе янына утырдым. Көлдергән урыннарыннан көлеп, тетрәндергән урыннарыннан тетрәнеп бергә карадык. Ркаил Зәйдулла, әсәренең азагын әйтеп, спойлер да ясады әле. Әмма, ни хикмәт, ул спойлерның кирәге чыкмады. Чөнки режиссер азагын куеп бетермәгән, дисәм, килешмәс инде... кыскасы, әсәрнең финалы юк. Хан тәхетенә утырып кансызлыклар кылган шагыйрьнең башы чабылуын финал дип санасагыз гына инде. Азактан ике персонаж да – Хан да, Шагыйрь дә – башларына капчык киеп сәхнәдә утырып кала: бу – финалмы?
Тагын бер аңлашылмаган әйбер – жанр. Програмкада жанры язылмаган. 16+ дигән билгесе генә куелган. «Игезәк» зур масштаблы, чын мәгънәсендә тарихи әсәр итеп куелмаган, ул притча да түгел. Ә нәрсә соң? Мин белмим.
Җәмәгать, кимчелекләрен санасам да, мин сезгә бу спектакльгә барырга киңәш итәм. Беренчедән, гаҗәеп шигъри һәм фәлсәфи, әмма ялыктырмый торган матур текст. Икенчедән, әсәр актуаль. Өченчедән, музыка җәлеп итә. Дүртенчедән, актерлар уеннарында бик уңышлылары бар – мин аларның барысын да санап бетермәдем. Күренекле артистыбыз Илдар Хәйруллин һәм яшь актер Алмаз Борһановның уены да аерым игътибарга лаек, мәсәлән. Бишенчедән, спектакль «утырып» җайлашып китәр әле, дигән өмет бар – уйнала-уйнала, артист белән зал арасында унисон барлыкка килә. Алтынчыдан, легендар Камал театры бит ул! Бирегә килеп, аның атмосферасын тою – үзе генә дә ни тора! Премьера белән!