Буада иң затлы бина театрга бирелде: «Биредә тормыш кайнасын!»
Буа дәүләт драма театры яңа бинага күчте. Дөресрәге, яңартылган, төзекләндерелгән, реконструкция ясалган район мәдәният йорты бинасына күчте. Хәер, бөтенләй үк күчеп тә бетмәде, чөнки театрның элеккеге бинасы да театрга калды. Бу репортаж – шушы тантанадан.
Буа дәүләт драма театрының бинасы ачылу тантанасына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килеп, театрларны кайгыртуы өчен, мәдәният министры Ирада Әюповага, төзүчеләргә, районга һәм театр труппасына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Театр ачылышына килүче журналистлар төялгән автобус «маңгаена» «Буинский государственный драматический театр Буа дәүләт драма театры» дип язылган, «кашына» милли орнаментлар ясалган ак колонналы затлы бина алдына килеп туктады. Көн шактый суык булса да, бина алдындагы мәйданчык суланып ята – боз эреткеч тозны мул сипкәннәр, күрәсең. Әмма кунаклар килеп беткәндә, ул ялтырап торгандыр, җыештырып йөриләр иде. Эчкә уздык. Фойеда тәрәзә йөзлекләре «елмая». Бу – театрның фотога төшә торган бер фишкасы булыр инде. Кемне дә булса әлеге йөзлекләр янәшәсендә фотога төшкәнен күрсәгез, димәк, ул Буадан яки Буага килгән.
Мәгълүматларга караганда, бина 3,5 мең кв.мны тәшкил итә. Залда 400гә якын тамашачы урыны бар.
Фойеда журналистлар мәдәният министры Ирада Әюпованы урап алган. Бер читтәрәк Раил Садриев интервью биреп тора.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова: «Бу театр-концерт мәйданчыгы «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында ачыла. Бу – соңгы берничә елда Татарстанда федераль үзәк ярдәме белән төзелә торган дүртенче объект. Чаллыда 2 театр бинасы ачылуын беләсез – Чаллы татар дәүләт театры һәм «Мастеровые» театрының бинасы ачылды. Шулай ук, «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында «Яшь тамашачы муниципаль театры» бинасы ачылды. Бу – ил җитәкчелегенең, республика җитәкчелегенең театр үсешенә игътибарын күрсәтүче мисал.
Буа театры – театраль мәйданчык кына булып калмыйча, дискуссия мәйданчыгы да. Буа театрында үткән фестивальләр, лабораторияләр заманча җәмгыятьтә театрның мәдәни диалоглар юнәлешендә үсешен дәлилләүче үрнәк.
Заманында Буа театры ачылганда, аңа шәһәрдәге иң яхшы бина бирелгән иде. Бүген дә шушы юлдан барылуын күрәбез – иң яхшы бина театрга. Әлбәттә, бу мәйданчыкны спектакльләр белән генә тутырып булмас. Бу – үзенчәлекле театраль-мәдәни үзәк булыр, дип уйлыйм. Биредә Россиядән дә, чит илләрдән дә теләсә кайсы профессиональ театрны чакырырлык шартлар тудырылган. Бу – безнең зур җиңүебез. Алдагы бинада 200ләп кенә урын булса, биредә 2 мәйданчык – очрашулар өчен зал һәм зур зал. Театр һәм район алдында торган максат – биредә тормыш кайнасын.
Безнең алга таба да планнар зур. Камал театры бинасы буенча эш барганын беләсез. Яңа бина буенча хыялларыбыз бар. Минемчә, Камал театры бинасы дөньядагы иң яхшы театры бинасы булачак. Казан ТЮЗы буенча да эш бара – федераль акчалар белән беренче этабын башлыйбыз. Эшебез театрлар белән генә чикләнми, мәдәният йортлары, китапханәләр... Мәсәлән, яңа гына Фешин исемендәге сәнгать училищесы бинасын төзекләндердек. Иң мөһиме – барысында да актив тормыш кайнасын иде. Без яңа инициативаларга һәрвакыт ачык.
Бу биналарда көчле тормыш кайнасын өчен, кадрлар кирәк. Шуның өчен иҗат кешеләрен республикада көтәбез. Талантлы яшь егетләр һәм кызлар белән проектларыбыз бик күп. Без аларны кунакка гына түгел, эшкә кабул итәргә әзер. Шундыйларның берсе – Венгриядә яшәгән татар егете Сәрдәр Тагировский Әлмәткә күчә. Хәзер сөйләшүләр бара – ул Әлмәт театрының баш режиссеры булачак».
Әлмәт театрына кагылышлы «свежий» хәбәр яңгырап, журналистлар аны «эшкәрткән» арада, залга чакырдылар.
Ххх
«Театр яңа бинада да Габдулла Тукай сүзләренә тугры калып, тамашачыларны яктылыкка, нурга илтүче урынга әйләнсен», «Буа дәүләт театры – актив гастроль тормышы алып баручы театр. Коллектив, спектакльләрдән тыш, социаль-мәдәни чаралар үткәрә – смотр-конкурслар, халыкара фестивальләр...» – дип, театр эшчәнлеге белән таныштырып үтте алып баручылар сәхнәдән. Театрның 2017 елда 100 еллыгын бәйрәм итүен искәрттеләр. Сәхнәгә район башлыгы чыкты.
Буа районы башлыгы Ранис Камәретдинов: «Бүген безнең шәһәрдә тарихи әһәмияткә ия булган зур вакыйга – Буа дәүләт театрының яңа бинасы ачыла. Театрны «тормыш мәктәбе» диләр. Ул танып белү һәм тәрбия функцияләрен дә башкара, үткәннәргә кайтып килергә дә мөмкинлек бирә. Шуңа театрның яңа бинасы – Буада яшәүчеләр һәм бөтен Татарстан халкы өчен зур бүләк. Милли тематика белән бизәлгән киң якты заллар, уңайлы кабинетлар тамашачының да, артистларның да күңеленә хуш киләчәк.
Бүген безнең шатлыгыбызны уртаклашырга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Хөрмәтле Рөстәм Нургали ул, сезгә муниципаль берәмлекләргә бөтен яклап, шул исәптән, мәдәни тармакта да ярдәмегез өчен зур рәхмәт!
Театрга зур уңышлар телим. Аларның яңа казанышлары турында ишетеп торырга язсын! Тамашачыны яңа спектакльләр белән сөендерегез! Илһам чыганакларыгыз саекмасын! Бәйрәм белән!»
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Хәерле көннәр барыгызга да! Соңгы арада гына дүртенче театр бинасы ачуыбызга бик шатмын. Монда федераль үзәкнең, безнең депутатларның, Дәүләт Думасы комитеты рәисенең ярдәме зур. Ирада Хафизҗанова Әюпова бик тырыша – әйдәгез, аны алкышлыйк әле.
Шик юк, Буа театрына бу объект бик кирәк иде. Матур коллектив, көчле җитәкче. Үз периметрларыгызда гына калмыйча, республика буйлап һәм башка регионнарга күп йөрисез, чит илләргә дә чыгасыз. Чит илләрдәге милләттәшләребез белән элемтәдә торасыз.
Бу – театр гына түгел, мәдәни үзәк. Ул Буа районы халкына гына түгел, тирә-күрше районнарга да, күршедәге Ульяновск өлкәсе халкына да хезмәт күрсәтә ала.
Бу бина мәдәният учреждениеләренә куелган заманча таләпләргә җавап бирә. Мин барыбызны да шушы вакыйга белән котлыйм. Бу – уртак бәйрәмебез. Беренче чиратта төзүчеләргә рәхмәт! Аларны алкышлыйк! Бик сыйфатлы эшләгәннәр. Матур дизайн! Бик матур булган – сезгә аерым рәхмәтләребезне белдерәбез. Монда тормыш булырга тиеш. Гөрләтеп, матур итеп эшләргә насыйп булсын. Татарстан гөрләп торсын! Мин, татарча спектакльләр генә булырга тиеш, димим. Сездә күп санлы рус халкы да яши, чуваш халкы да күп. Без бик толерант булырга, толерантлык үрнәге күрсәтергә тиеш. Бу үзәк – барлык халык өчен. Моңа игътибар итүегезне сорыйм.
Һәммәгезне котлыйм! Буа районы гөрләп торсын! Эшләрегез матур булсын!»
Рөстәм Миңнеханов театр артисты Гөлназ Гыйззәтуллинага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем тапшырды. Республиканың төзелеш тармагына керткән өлеше өчен «СтройИнжиниринг» инвестиция-төзелеш корпорациясе хезмәткәрләре Дамир Абдрашитовка, Валерий Казначеевка Рәиснең Рәхмәт сүзе тапшырылды. Буа дәүләт театры коллективына да Рәхмәт сүзе тапшырылды. Аны Рәис кулыннан театр җитәкчесе Раил Садриев кабул итеп алды.
Ә аннары без Буада театры барлыкка килү тарихы эчендә калдык – артистлар аны театраль итеп җиткерделәр. Монда театр репертуарыннан «Фатыйма» спектакленнән өзек тә, Раил Садриевның шигъри сүзләре бар иде.
Буа театры өчен яңартылган бина ачылу тантанасыннан соң, ТР Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы булачагы хәбәр ителгән иде. Утырыш кысаларында өстенлекле юнәлеш буларак патриотик тәрбия, сәнгать казанышларын саклау һәм популярлаштыру, Россия халыкларының тарихи хәтерен һәм мәдәниятен саклау, мәктәп укучылары арасында гражданлык тәрбиясенә юнәлтелгән ведомоствоара проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре караласы иде. Утырыш башка вакытка күчерелде.
Тантанада, әлбәттә, чакырылган кунаклар булгандыр. Икенче көнне Буа театры яңа бинадагы беренче тамашачыларга Зифа Кадыйрованың «Бәхеткә юл кайда?» мелодрамасын күрсәтүе хәбәр ителде.