Әлмәттә «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакле: аракыга кан кушып ант эчкән егетләр
«Яздан тора дәвам,
Яздан тора,
Илгә кайтып, безнең табигатьтә
Яши алыр киек каздан тора –
Дәвам яздан тора...»
Әлмәт театрына «Фәхрине үтереп ташладылар» премьерасын карарга килгән тамашачының бөтенесенә үк булмаса да, күпчелегенә Мөдәррис Әгъләмнең шушы шигырь юллары ияреп кайтып китте. Персонажларның берсе – Зөлмәт шул шигырьне кабатлап йөри чөнки.
Сүз Әлмәт театрының киноспектакль жанрында чыккан «Фәхрине үтереп ташладылар» спектакле турында бара. Бу – татар театры тарихында беренче татарча киноспектакль. Русча исеме – «Час суда». Әсәр программада «Бер хыянәт тарихы» дип бирелә. Авторы – Равил Сабыр. Бу – аның татар телендә әдәби әсәрләргә ябык конкурсның «Роман» номинациясендә III урын алган әсәре.
Әсәр Равил Сабырның 50 яшьлеге уңаеннан «Татнефть»нең матди ярдәме белән сәхнәләштерелгән. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева әсәрне сабакташлар очрашуы һәм аларның үткәндәге хатирәләренә корылган гадәти драма итеп түгел, киноспектакль итеп күргән. Шунлыктан спектакль куярга кинорежиссер Александр Далматов чакырылган. Ул Динар Хөснетдинов белән тандемда эшләү шарты белән ризалашкан. Әйе, бу – театр ягыннан да, режиссер ягыннан да авантюрага тиң гамәл, әмма «кто не рискует, тот не пьет шампанское» дигәндәй, кармаланып барып булса да, татар театрында беренче киноспектакль иҗат ителде.
Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы авторның яшьлегенә туры килгән чор – илне һәм шул исәптән татар дөньясын да әйләндереп куйган 90нчы еллар турында. 90нчы еллар криминалын шул чорның рухи күтәрелеше белән кисештерелгән роман.
Сәхнәдә затлы отель бүлмәсе. Бүлмәгә яшьлек дуслары җыела: «Буржуй» Галимҗан (Айрат Мифтахов), «Сансыз» Хамис (Рифат Әхмәдиев), «Штирлиц» Илгизәр (Раушан Мөхәммәтҗанов). Егетләрнең уенындагы карикатурада бүгенге көн геройларын күрәбез – хет көл, хет ела! Аларны кем җыйган? Кем бу Мөдәррис Әгъләм шигырен сөйләп йөргән официант (Фаил Сафиуллин)? Шомлы очрашу. Кадыйр алардан үч алырга җыйганмы? Хәзер ул үзе килеп кереп, дусларына хыянәтләре өчен хөкем чыгарачакмы?
«Студент чакта «без – тормышның төбеннән күтәрелгән кешеләр», дип сөйләргә ярата идек. Хәтерлисезме, без сезнең белән ант эчкән идек. Газиз милләтне, халкымны бөтен дөньяга танытам, дигән идек. Нишләп соң без аны бик тиз оныттык?! Идеаллардан баш тарттык? Бәлки, тешне кысып, бераз көрәшергә булгандыр... Без безнең идеалларны аңлый торган балалар үстерә алдыкмы? Галимҗан, Хамис, Илгизәр... Сез, сез, сез... Кан кардәшләрем, шулай дип эндәшим әле сезгә. Әлегә соң түгел, без барысын да үзгәртә, яңа биттән башлый алабыз», – дип эндәшә Кадыйр дусларына. Дусларына гына түгел, «Без безнең идеалларны аңлый торган балалар үстерә алдыкмы?» дип, экран аша һәр тамашачыга эндәшә күк.
«Дусларның» дус чагын экранда күрәбез. Экранда – хәтер. Ул әлеге затлы, әмма шомлы бүлмәдән өстәрәк – тамашачы, башын күтәреп, үткәнне кинокадрлардан карый.
Киноспектакльдә кино һәм спектакль нисбәте 50гә 50 үк булмаса да, 40ка 60 чамасы, ягъни, 2 сәгатьтән артык барган тамашаның яртысына якыны – кино. Театр 7 сменада аз гына акчага кыска метражлы фильм төшереп чыккан, дияргә мөмкин (кыска метражлы фильм 50 минутка кадәр була ала).
Вакыйгаларның төп өлеше геройларның яшьлегенә бәйле. Шуңа да барлык вакыйгалар, хәрәкәт, гамәлләр кино өлешендә. Дусларның КВНга йөрүләре, язучы Мөхәммәт Мәһдиев һәм җырчы Вафирә Гыйззәтуллина белән очрашулары, Кадыйрның туган көне, урамда гопниклар белән бәрелешү һәм Кадыйрның бер гаепсезгә кулга алынуы… дусларының хыянәте... Ир уртасы 3 агайның бүгенге җыелуында – кара бушлык, затлы отель бүлмәсе фонындагы мәгънәсез бушлык. Ирләрнең җырларга маташуында да ниндидер мескенлек чагыла. Аларны хәтердән башка бүгенге көн берләштерми, алар бергә чәкешеп эчә генә алалар. Һәм Кадыйрның хөкемен көтәләр. Менә кайчандыр егетләрнең барысын да гашыйк иткән Диләрә керә. Аның да бүгенгесе бер зал тамашачы өчен көтелмәгәнчә иде – ютәлләргә авызын ачканнар да ютәлләргә онытып, хәтта суларга да онытып, сәхнәгә текәлә…
ххх
Кино экранында без холкы белән лидер Кадыйр – Татарстаннан читтә үскән, Казан дәүләт университетының химфагына укырга килгән татар егетен күрәбез. Тулай торакта танышып, татфак егетләре Галимҗан белән Хамис, журфак Илгизәр белән дуслашып киткән. Журфак йолдызы Диләрә дә аларга кушылган – ул Кадыйрның сөйгән кызы һәм башка егетләрнең дусты. Егетләр Кадыйрның туган көнендә мәңгегә дус булырга, милләткә хезмәт итәргә һәм татар данын күтәрергә ант итәләр. Аракыга кан тамызып...
Равил Сабыр: «Китапта ул бүлек «Кан тамызып ак сөткә» дип атала. «Идегәй» дастанында шундый юллар бар. Галимҗан, «Идегәй» дастанын укыганда, шуңа игътибар итә. Берсендә Кадыйр «ант итәм» диясе урында «ант эчәм» ди. Галимҗан аңа «дөрес әйтмисең, анты эчмиләр» дип аңлата. Ул аңа, сөткә барысы да бергә кан тамызып эчкәч, кан кардәшләргә әйләнү турында сөйли. Кадыйрга бу идея ошый, ат сөте булмагач, аракыга тамыза. Монысы – мин уйлап тапкан әйбер».
Әсәрнең һәм спектакльнең шушы урынында акыллыбашлар «так не бывает», диделәр. Яшьлегем шушы 90нчы еллар университетында узган кеше буларак әйтәм – «бывает».
Кадыйрның, аракыга кан тамызып, дусларын кар-кардәшләргә әверелдерү теләге миңа гаҗәп түгел. 90нчы еллардагы пафосны да, рухи күтәренкелекне дә мин яхшы хәтерлим.
Режиссерлар Александр Далматов һәм Динар Хөснетдинов романны 90нчы еллардагы «пацанизм» һәм криминал ягына түгел, милли рух ягына борганнар. Ярты минут чамасы гына булса да, ул чорлар кинохроника булып та күренеп ала. Экранда шул чор герое Вафирә Гыйззәтуллина образы да бар, шул чор балалары булган Булат Ибраһимов, Йолдыз Миңнуллина образлары да тоемлана.
Ул чорда милли күтәрелеш активистлары булып чит илгә китеп калганнар – Илгизәр прототибы. Шул чорда бизнес ачып калганнар – Хамис прототибы. Татар теле укытуны намус эше итеп санаганнар – Галимҗан прототибы. Ләкин алар хәзер барысы да бер бүлмәдә. Барысы да Кадыйр хөкемен көтә... Егетләр белән кан эчмәсә дә, Диләрә дә алар арасында. Әмма ул бу тормыштан аласы җәзасын алган инде. Аның умырткасы гына түгел, күңеле дә сынган.
Сүз уңаеннан, Равил Сабыр китабында Диләрә «себерке»гә генә түгел, ә «себеркеләрнең анасы»на әверелсә, Динар Хөснетдинов соңгы берничә көн эчендә яңа Диләрә ясап куйган, һәм Энҗе Сәйфетдинованың бу Диләрәсе ышандыра. Рәхмәт, Динар!
Дусларын кан эчеп ант итергә этәргән Кадыйр кем ул? Хакы бармы соңыннан ата бандитка әверелгән Кадыйрның яшьлек дусларын хөкем итәргә? Бу сорауга һәркем үз җавабын эзләр. Александр Далматов белән Динар Хөснетдиновның аны акларга тырышканнары күренә. Аның яшь иҗатчыларга ярдәме, 90нчы елларны анализлап китап язуы, балалар йортларына, вак шпана һөҗүме вакытында үлгән малайның әнисенә булышуы, Диләрәнең кабул итергә теләмәгән баласын эзләп табуы, вак карак Зөлмәттән кеше ясавы – аны аклардай сәбәпләр байтак китерелгән.
Равил Сабыр язган роман белән Александр Далматов һәм Динар Хөснетдинов куйган киноспектакль тулысынча тәңгәл килми. Гәрчә үз романы буенча автор үзе пьеса язган булса да. Романны укыган кеше байтак аерма табар. Монда, мөгаен, режиссерларны соавтор итеп тә аңларгадыр. Роман бер кешенең иҗат җимеше булса, спектакль коллектив хезмәт – автор язган һәр вакыйга энә күзеннән үткәрелгән, сораулар куелган, табылмаган җаваплар өчен яңа фаразлар өстәлгән. Һәм, әлбәттә, нык кына кыскартылган.
Киноспектакльнең төп герое Кадыйр ролендә – Динар Хөснетдинов. Аның роле кино өлеше белән чикләнә. Сәхнәдә без аның картайган яшьлек дусларын гына күрәбез.
Сәхнәдәге артистлар уены турында берничә сүз. Егетләрнең уенында күпмедер дәрәҗәдә карикатура бар иде. Хамис ролендәге Рифат Әхмәдиевнең йөрешләрен хәтта Равил Сабырның үзенә охшаттым. Галимҗан ролендәге Айрат Мифтахов уенында татар теле укытучысының чарасызлыгы, мескенлеге чагыла. Ә Илгизәр ролендәге Раушан Мөхәммәтҗанов, үз уены белән, мондагы тормышның аңа «до лампочки» булуын күрсәтә. Аның һәр кыланмышы «ну кайттым, китеп тә барачакмын» дигән уен сиздерә. Ә Энҗе Сәйфетдинованың Диләрәсе бар дөньядан ваз кичкән. Фаил Сафиуллинның Зөлмәте – тычканнарны бер бункерга бикләп берәм-берәм ашарга җыенган, ә ашар алдыннан уйнарга җыенган мәче кебек. Кыскасы, артистларның берсе дә, башка спектакльләрендәге образларын кулланып, безгә «вторичный» товар сатмый. Рәхмәт!
Театр киноспектакльнең кино һәм спектакль өлешенә ике рәссам алган. 90нчы еллардан башланган кино өлешенең рәссамы – 2004 елда туган 19 яшьлек кыз бала – Фешин исемендәге Сынлы сәнгать училищесының театраль декорацияләр бүлеге студенты Сәлимә Аскарова. Аның эшендә – шул чорларга бүгенге яшь кешенең карашы. Бу – театрның кыю эксперименты. Спектакль өлешен 1975 елда туган, яшьлеге 90нчы елларга туры килгән Булат Ибраһимов бизәгән.
Ут буенча рәссам – Ольга Окулова. Саунд-дизайнер (гади генә әйткәндә, музыкаль бизәлеш) Симона Маркевич. Кино өлешенең куючы операторы – Оливейра Жозе Карлуш Миссанге Де. Спектакльнең кино өлешендә бөтен труппа уйный.
Спектакль тамашачы күңеленә юл табармы? Ул 90нчы еллар буыны өчен фикер алышу предметына әйләнә алырмы? Бүгенге яшь буын ул чор яшьләрен аңлармы? Мин киноспектакльгә уңышлар телим.
«...Ә чын язмыш –
Үзең язган гына...
Аздан тора дәвам,
Аздан гына…»