Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камалда премьера – «Тукай Казанга кайткан»: «Тукайны ник үтердегез?» – дип сорады Зәйтүнә

Камал театрының Кече сәхнәсендә бишенче мәртәбә аншлаг белән «Тукай Казанга кайта» спектакле күрсәтелде. Театр сезоны азагына кадәр ул тагын 1 мәртәбә күрсәтеләчәк, әмма билетлар калмаган инде. Димәк, театр өстәмә көннәр куймаса, киләсе сезонны көтәсегез була. Әлбәттә, әлегә Рузилә Мөхәмәтованың рецензиясен укый тора аласыз.

news_top_970_100
Камалда премьера – «Тукай Казанга кайткан»: «Тукайны ник үтердегез?» – дип сорады Зәйтүнә
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Белешмә: «Тукай Казанга кайта» спектакленең башы 2023 елның 26 апреленә барып тоташа. Былтыр традицион Туган тел көненең Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үткәрелә торган рәсми әдәби-музыкаль кичәсен татарның иң өметле милли режиссерларның берсе Айдар Җаббаров һәм беренче номерлы инсценировкалар остасына әверелеп барган Резеда Гобәева әзерләгән иде. Әлеге кичә турында фикерләр күп төрле булды: гардеробта әйтелгән гап-гади «ошый-ошамый»дан башлап, кайбер депутатларның «тыярга кирәк» дигән сүзләренә кадәр. Мөгаен, кичә турында төрле фикерләшүләрнең күп булуы аны спектакль итәргә кирәклегенә этәргеч булгандыр да инде. Татар исраф итергә яратмый ла, яхшы мәдәни продукцияне нишләп түрәләргә (әйе, рәсми кичәләрнең тамашачысы – чакырылган тамашачы) бер күрсәтү белән чикләнергә, ди – ниһаять, 1 ел эчендә ул, спектакль форматына күчерелеп, тамашачыга тәкъдим ителде.

Беренче мәртәбә ул ачык репетиция форматында журналистларга, Тукайны өйрәнүчеләргә һәм Камал театры тирәсендә чуалган ханым-әфәнделәргә 26 апрельдә күрсәтелде. Шулай итеп, әлеге көннең милли чаралары тагын бергә артты. Дөрес, театрның матбугат хезмәте журналистлардан рецензияләрен премьера алдыннан чыгармауны сорады.

Шулай итеп, моңарчы инсценировкалар һәм спектакльләргә җырлар гына язып, фамилиясе нигездә журналистлар репортажыннан узмаган Резеда Гобәева Камал театрының зур афишаларында драматург булып тора башлады. Ягъни, Зәйниевлар гаиләсе татар драматургиясен тагын да киңрәк колачлады, дигән сүз (белмәүчеләр булса: Резеда Гобәева – Илгиз Зәйниевның хатыны).

ххх

Камал театрының Кече залында 162 урын бар. Әлеге спектакль өчен сәхнә түрендә тагын 58 урын ясатылган. Шулай итеп, режиссер Айдар Җаббаров театр директоры Илфир Якуповка өстәмә урыннар бүләк итте – театр 220 урынга билет сата. Сүз уңаеннан, чираттагы спектакль 26 июньгә билгеләнгән. Әмма сатуда билетлар калмаган. Димәк, ни кызганыч, бу сезонда спектакльне карый алмаячаксыз (сезон 12 июльдә ябыла).

ххх

«Тукай Казанга кайта» спектакленең сере нәрсәдә? Ни өчен пиары Камал театрының бу сезонда чыккан башка спектакльләреннән артык булмаса да, тамашачы бирегә ургылып килә? Әлбәттә, Камал театрының маркетинг алымнарын яхшы белүе зур роль уйный – моны танымый булмый. Ләкин эш монда гына гына түгелдер.

Спектакльгә ихтыяҗның зур булуы сәбәпләренең берсе аны Айдар Җаббаров куйган булуы, әлбәттә – аның татар интеллигенциясен колачлаган үз тамашачысы формалашты, һәм ул тамашачы Айдар иҗатын теләсә нинди соус белән дә «йотарга» әзер. Әлегә Айдар тамашачысының гайрәтен чигермәде.

Тагын бер сәбәп – төп рольдә Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов булуы. Эмильның да үз тамашачысы бар, өйләнгәннән соң да популярлыгы кимемәвеннән без аның тамашачысының буш «фанатлар армиясе» генә булмавын күрдек.

«Яңача Тукай» вәгъдә ителгән пиар да, журналистларның (тәнкыйтьчеләрнең дия алмыйм, чөнки интернет киңлекләрендә аларның рецензияләре очрамады) уңай бәясе дә үз ролен уйнагандыр, шулай итеп, Камал театрында «Ситса туй», «Мәхәббәт FM», «Өйләнәм.tat»ларга өстәлеп, тагын бер аншлаглы спектакль барлыкка килде.

ххх

Спектакль Тукайның Казанга кайтуы белән башлана, ягъни, шагыйрь, Уральскидан авылына солдатка каралырга кайтып барышлый, Казанга туктала. Казан һавасын күкрәк тутырып сулаган Тукайның башына очып барган карганың кәкәй итүе – Тукайның киләчәктә һәйкәл булачагын аңлатты булса кирәк. Икенчедән, тамашачыга бер порция елмаю бүләк ителде.

Кайту дигәннән, Тукайның юл сандыгы була бит инде. Гөлүсә Батталова кайчаннан бирле җәмәгатьчелеккә ул сандыкның Әтнә районында саклануын, хәзер дә исән булуын җиткерергә тырыша. Бу хакта ул тулы бер поэма язды. Сүз арасында шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗатына һәм «Казан утлары» журналына кечкенә генә реклама: поэманы «Казан утлары» журналының 4нче саныннан укый аласыз.

Алга таба спектакльдә редакция күренеше, Тукайның ак кәчтүм сатып алуы, балачагында үзен уллыкка алган Газизә ханым (Илсөя Төхфәтуллина) белән самими очрашуы, урам малайлары белән карусельдә әйләнүе, фатирга төшүе һәм шунда күселәр белән көрәшүе һәм башкалар, һәм башкалар. Кәчтүм сатып алу күренешен режиссерның бүгенге базар торгашларына тоташтыруы кызыклы: үз вакытында кайсыбыз катыргыга басып джинсы алмаган?

Әйе, болары – без белгән һәйкәл Тукай һәм татар теле кабинетларында күреп өйрәнгән тук чырайлы Тукай түгел. Әмма «совет чоры тәрбиясен алган татар кешесе Тукайны матур итеп кенә күрергә тели» дип язган «акыллы вә заманча» коллегаларыма җавап итеп шуны әйтә алам: Резеда Гобәева үз текстында кулланган истәлекләр совет чорында язылган һәм дөнья күргән – аларның берсе дә яшерен әдәбият түгел.

«Шагыйрь шәхси тормышындагы уңайсызлыкларның бер чыганагы — әнә шул югарыда сурәтләнгән чуар интеллигенциянең аны тыгыз боҗра белән әйләндереп алуында булса, икенчесе һәм аеруча авырлык тудырганы — татар китап сәүдәгәрләренең, нәширләренең аны мәрхәмәтсез талавы иде. Шуңа күрә күп кенә истәлек һәм мәкаләләрдә бу талау турында бик кискен әйтелә...» – дип яза Гали Халит 1960 елда басылып чыккан «Тукай турында замандашлары» китабындагы кереш сүзендә. Резеда Гобәева белән Айдар Җаббаров тандемы «чуар интеллигенция» өлешенә бик тукталмасалар да, «нәширләр» өлешенә нечкәләп тукталганнар. 30 сумга шигырьләрен сатып алган бер нәшир әйтеп кенә үтелсә, милләт файдасына Тукайдан «бөтен хокуклары белән» шигырьләр сатып алырга килгән билгесез нәшир (Илдус Әхмәтҗанов башкаруында) җентекләп күрсәтелә. Шулкадәр җентекләп күрсәтелә, хәтта «бөтен хокуклары белән» җыр җыючы бүгенге продюсерлар күз алдына килә башлый.

Резеда Гобәеваның бу тексты – Тукай турында замандашлары истәлекләреннән тупланган әсәр – төенләнешләре, чишелешләре ярылып ята торган традицион драматургия әсәре түгел, бер карасаң. Аны конфликтсыз әсәр дип үткәреп җибәрергә дә, спектакль тәмамлангач озак алкышлап кайтып китәргә мөмкин. Әмма анда тетрәтеп җибәрә торган кульминация бар: «Тукайны ник үтердегез?» – дип сорый Зәйтүнә Фатих Әмирханнан. Резеда бу эпизодны Фатих Әмирхан истәлекләреннән алган. Тирәсендә уралып йөргән «хадимнәр» саклап кала идеме Тукайны? Мин спектакльдән шушы уйлар белән кайттым. Гомумән, адәм баласын саклап калып буламы?

Күпме бөекләребез, талантларыбыз күз алдында төрле сәбәпләрдән яшәп бетермичә китеп бардылар, саклый алабызмы? Зәйтүнә Тукайны үзенә «бөтереп алып» аңа кияүгә чыкса, саклый алыр идеме?

Резеда Гобәева үзе әйтүенчә, аның спектакльне «Үкенеч» дип атау теләге дә булган, чөнки Тукай тирәсендә уралучылар арасында «чуар интеллигенция» белән бергә чын мәгънәсендә «милләт хадимнәре» дә булуын еллар аша күрәбез. Аларның истәлекләрендә үкенеч чагыла. Автор шул үкенечләрне үзе аша үткәрергә тырышкан да, еллар аша «хадимнәрдән»: «Тукайны нигә саклый алмадык?» – дип сорый кебек.

ххх

Ниһаять, артистлар турында берничә авыз сүз. Ә юк, башта режиссер эшенә соклануымны белдерим әле. Айдар Җаббаров – безнең байлыгыбыз. Драматургия Юк, дип зарланмыйча эшләүче 2 режиссер инде алар – Айдар Җаббаров белән Илгиз Зәйниев. Берсе үзе яза, икенчесе яздырта.

Ә артистлар темасын, әлбәттә, Эмиль Талиповтан башлыйм, чөнки бу спектакльне, Эмильга таянып куелган моноспектакль, дип кабул итергә була. Тукай тирәсендә йөргән массовкага (шәһәр халкы, редакция хезмәткәрләре, күселәр) гына түгел, хәтта «милләт хадимнәренә» дә әлләни искитәрлек образлар ясалмаган. Галиәсгар Камал (Искәндәр Хәйруллин) һәм Фатих Әмирханнан (Фәннур Мөхәммәтҗанов) башлап исемнәрен шул чорны өйрәнүче галимнәр генә белгән журналистларга кадәр барысы да – Тукай тирәсендәге фон. Һәм аларны уйнаучы артистларның төп геройдан да уздырып, «чалбарларыннан сикереп чыгарлык итеп» үз «бенефисларын уздыра башламаулары» өчен рәхмәт.

Ә инде артистларга аерым тукталам дисәм, Искәндәрнең Галиәсгар Камалына гына соклану бедерә алам. Гариф Латыйф исемле журналистны гәүдәләндергән Илдус Габдрахмановны бераз тәнкыйтьлисе дә килә. «Маугли»да әйтмешли, «Мы с тобой одной крови» дигән хис тумады миндә аның уенын караганда. (Әйтик, «Өйләнәм.tat» спектаклендә журналистны уйнаган Илдар Хәйруллин, Фәннур Мөхәммәтҗановларны күзәткәндә ул хис туган иде). Күз алдына китерегез: Гариф исемле журналист егет дусларча гына Тукай янына килде. Тукай аңа күзендәге агыннан зарланып алды һәм кызлар мәсьәләсендә серләре белән уртаклашты. Шундый тема сөйләшкәндә, журналист аннан: «Син кайчан шигырьләр яза башладың?» – дип сорыймы? Кеше көлдермәгез! Хәер, монысында Илдусның бер гаебе дә юк – аңа режиссер һәм драматургтан шундый фәрман килгән, димәк.

Зәйтүнә ролен башкарган Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллинага соклануларым чиксез. Эмиль Талипов Тукай булганда, Зәйтүнә Ләйсән генә була аладыр кебек (Нәкый Исәнбәтнең Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән «Миркәй һәм Айсылу» драмасы искә төште. Алар анда бергә уйнаган иде). Аларның Марсель Нуриев хореографиясе булган гаҗәеп биюе генә ни тора!

Тукай белән Газизәнең очрашуы да спектакльнең самими бер мизгеле. Режиссер бу очрашу белән нечкә күңелле тамашачының керфекләренә яшь бөртеге элеп куюны да күздә тоткан, әлбәттә. Теләгенә ирешкән – эленде ул тамчылар.

Спектакльдә Казан театр училищесы студентлары катнашты. Аңлавымча, Фәрит Бикчәнтәев курсы – быел алар өченче курсны тәмамлады. Молодцы, егетләр-кызлар – булдырдыгыз!

Тагын бер мөһим факт – спектакль автор тавышыннан башланды, ә бу тавыш – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов тавышы иде. Өлкән буын өчен мәңгелек Тукай образы ул Илдус абый. Димәк, аның хәер-фатихасыннан, дип аңлыйбыз.

Шушы ук тандем Фатих Әмирхан турында да шундый ук ярымдокументаль спектакль чыгарсын иде – монысы минем хыялый теләк.

Татар театры сәнгатендә документаль театр туып килә. Ә сез Камал театрының Кабан күле буендагы бинасына хуҗа эзләгән булып азапланасыз. Документаль театр ясап, Айдарга бирергә кирәк.

P.S.: 90нчы еллардан башлап Тукай турында киң масштаблы спектакль чыктымы соң әле? Киноны әйтеп тә тормыйм, юк кына да түгел, буласы «суга сәнәк белән язылган». Муса Җәлил исемендәне Татар дәүләт опера һәм балет театрында Ренат Харис һәм Резеда Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсы чыкты. Кариев театрында «Печән базары», «Зәйтүнәкәй» кебек спектакльләр чыкты. Аз икән шул... Тукайны һәйкәл итеп бастырганы да чыкмаган түгелме соң әле спектакльләрнең. Ни тегесе, ни монысы юк иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100