Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син генә җитмәгән идең»: төнлә ирләргә массаж ясаучы кызны кияүле итү, парлаштыру тарихы

news_top_970_100
«Син генә җитмәгән идең»: төнлә ирләргә массаж ясаучы кызны кияүле итү, парлаштыру тарихы
фото: Рәмис Нәҗмиев, Минзәлә театрының матбугат үзәге

Минзәлә театрында быелгы 88нче сезон халыкчан спектакльләр сезоны булды. Сезон Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» (Илсур Казакбаев) мелодрамасы белән ачылды. Икенче премьераны – Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» мелодрамасын – Байрас Ибраһимов сәхнәләштерде.

Ильяс Закиров үзе иҗат иткән «Әни» мелодрамасын чыгарды. Болар өчесе дә «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль программасы ярдәме белән куелды. Дүртенче премьераны – Равил Сабырның «Син генә җитмәгән идең» комедиясен – театр режиссеры Булат Бәдриев сәхнәләштерде. Шулай ук репертуар бу сезонда 2 әкият белән тулыланган. Евгений Шварцның «Югалган вакыт турында әкият»ен – театр режиссеры Дамир Самирханов, «Гаҗәеп көн» бэби-спектаклен Мәскәүдән чакырылган режиссер Юрий Устюгов сәхнәләштергән. Димәк, быелгы репертуар болайрак килеп чыкты: мелодрама+мелодрама+мелодрама һәм бер комедия.

Биредә сүз сезонны япкан комедия – «Син генә җитмәгән идең» премьерасы турында сүз булачак. Хәер, башта автор турында беркадәр сүз.

Драматург Равил Сабыр – Минзәлә районының Тупач авылы егете. Димәк, театрның якташы, Минзәлә театрын карап үскән егет.

Равилнең иҗаты Татарстанның өч театры белән бәйле. Әйтелгәнчә, Минзәлә театры – якташ театры. Чаллы театры – Равилне драматург буларак ачкан театр, Равил заманында Чаллы театрында әдәби бүлектә дә эшләде, байтак спектакльләре дә куелды. «Син генә җитмәгән идең» спектакленең режиссеры Булат Бәдриев – байтак еллар Равил Сабыр белән иңгә-иң куеп, яңа ачылган Чаллы театрында эшләгән режиссер. Ягъни, режиссер белән драматург бер-берсен ярты сүздән аңлый, дия алабыз. Ә Әлмәт театры Равил Сабыр хәзер яшәгән шәһәрдә урнашкан.

Драматург Равил Сабырның быел юбилей елы – егет 50не тутырды. Драматургның юбилее уңаеннан Әлмәт театры «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектаклен чыгарды. Спектакль «Татнефть» ярдәме белән куелды. Режиссеры – Александр Далматов. Үзенең юбилеен Равил Сабыр нәкъ шушы спектакль белән билгеләп үтте дә инде.

Чаллы театры Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» спектаклен яңартып, 2 ел рәттән Тукай премиясенә тәкъдим итте. Шулай итеп, «Татнефть» эшенә кереп чумган драматургны кабаттан дөньяга чыгаруда зур роль уйнады. Дөрес, Равилнең юбилее уңаеннан Чаллы театры спектакль чыгармады, хәер, юбилей кичә форматында билгеләп үтелде булса кирәк.

«Син генә җитмәгән идең» комедиясе – Равил Сабырның соңгы еллардагы иҗат җимеше түгел. 50се ишек какканда, язучы барлык иҗатын анализлап, онытыла язган «Син генә җитмәгән идең» комедиясен исенә төшергән дә, фикердәше Булат Бәдриев аны куярга алынган. Равил Сабыр бу комедияне заманында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән киңәшеп яза башлавын искә төшерә. Дөрес, комедия Камал театры сәхнәсендә куелмаган. Әмма халык театрлары яраткан бу әсәрне – байтак куелган, ди.

«Син генә җитмәгән идең» – бер күренеш эчендә бара торган вакыйгалар еш алышынып торган комедия. Үзенчәлекле театраль ситком.

Спектакльнең рәссамы – Зилә Галимова, композиторы – Гөлназ Закирова, хореографы – Илгизә Хәсәнова.

Монысы – спектакль турында театрның кызыктыргыч мәгълүматы: «Илшатның кырык эше кырыкка ярылып яткан чагы, бер секунд та буш вакыты юк. Үч иткәндәй, нәкъ шул вакытта әнисе килеп: «Кайчан өйләнәсең?» – дип бәйләнә, экстрасенс Нәсфәт башын катыра, пицца китергән егет аның өендә тоткарланып кала, аерылышкан хатыны Чәчкә, аның артыннан ире – Илшатның дусты Наил килә. Болар гына җитмәгән, йөргән кызы – бик көнчел Нәркизә килеп җәнҗал куптара. Барсын да җайладым, дип уйларга да җитешми Илшат, аның өендә таныш булмаган ярымшәрә кыз пәйда була...»

Әйе, Илшатның өендә 2 көн һәм 1 төн эчендә әллә күпме вакыйга булып ала, керәләр-чыгалар, талашалар-яклашалар, алдашалар-аңлашалар, көлешәләр-сөйләшәләр, юыналар, яталар, торалар... Ахырдан барысы да парлашалар, һәм «Сабыр белән Бәдриев» дуэтыннан хэппи-энд.

Спектакльдә яхшы артистлар уенын карый алабыз. Әйтик, төп рольдә – Рөстәм Зиннуров, «Кече шәһәрләр театрлары» фестиваленең «Дебют» номинациясе лауреаты. Персонажның элеккеге хатыны ролендә – Рөстәм Зиннуровның хатыны Диләрә Зиннурова. Төп геройның әнисе ролендә – театрның легендар актрисаларының берсе, Татарстанның халык артисты Венера Нигъмәтуллина. Спектакльдә Индира Фәтхуллина, Татарстанның атказанган артисты Руслан Әхмәтҗанов, Миләүшә Шәяхмәтова, Рифат Хафизов, Азат Җиһаншин катнаша. Менә шулар барысы бергә спектакльнең буеннан-буена сәхнәдә кайнашалар да кайнашалар инде.

Сүз уңаеннан, пицца сатучы егетне уйнаган Азат Җиһаншинга шәхсән миннән аерым рәхмәт!

Шунысын да әйтеп куйыйм: спектакльдән ниндидер тәрбияви нәтиҗәләр көтәсе түгел, һәрхәлдә, мин андыйны күрмәдем. Капка төбендә көнбагыш чирткәндә, беркем дә тамак туйдыру һәм көнбагышның организмга файдасы турында уйламый бит, вакыт үткәрү өчен, авыз тик тормасын өчен чиртә. Монда да шулай – рәхәтләнеп ял итеп алу өчен киләсең дә көлеп кайтып китәсең. «Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез» дигәндәй, бар файдасы шул инде.

Ә менә тәрбиясезлек моментлары чиктән ашкан. Илшатның хатыны Чәчкә, иреннән аерылып, иренең дустына кияүгә чыккан. Әмма азгын хатынның ир алыштыруыннан дусларның дуслыклары өзелмәгән, Наил, сыра шешәсе күтәреп, дусты янына керүен дәвам итә. Ә Чәчкә, өендә суы беткәч, элеккеге иренә кереп юына. Әгәр алар бер йортта яшиләр икән, ни өчен Чәчкәдә су бетә дә, Илшатта бетми соң ул?

Экстрасенс Нәсфәтнең бу фатирга нигә кереп чыкканлыгы бөтенләй аңлашылмый, дисәм, ахырдан аңлашылды: Илшатның әнисе белән парлашты ул. Парлаштыру өчен генә персонаж ясамыйлар бит инде, кызганыгыз инде артистны, хөрмәтле драматург белән режиссер, аны уйлап тапкансыз икән, сәхнәгә чыгу максатын да куярга иде. Мунчада һәм төнлә ир-атларга массаж ясаучы кызны да тиз генә кияүгә биреп куя авторлар – драматург белән режиссер. Кызга алай эшләп йөрергә ярамавын да аңлатып тормыйча бәхетле иттеләр дә куйдылар. Ике дус арасында «себерелеп» йөргән Чәчкә дә, элеккеге иренә кайтып, тиз генә бәхетле булды да куйды.

Кыскасы, барысы да бәхетле, дөресен генә әйткәндә, кайсы персонажның кем белән парлашуын онытып та бетердем инде, мөгаен, бу – әһәмиятле дә түгелдер. Артистлар, буталып китеп, Равил Сабыр язганча түгел, башкача парлашалар икән, моннан, гомумән, берни дә үзгәрми кебек сыман тоела.

Идея бит бу: бәлки, чыннан да, һәр күрсәткән саен башкача парлаштырыргадыр, әйтик, Чәчкә икенче күрсәтелештә – пицца сатучыга, өченчесендә экстрасенска кияүгә чыга ала. Күрше фатирдагы ир янына килеп, балконнан бирегә кергән массажист кыз Илшатка кияүгә чыга ала, пицца сатучы егет тә 4 хатын-кызның һәрберсенә гашыйк була ала. Беткәнмени вариантлар! Хәтта тамашачыга алдан ставка тәкъдим итәргә була. Дөрес парлар сайлаучыларга – театрдан бүләк: автор белән ресторанга бару, мәсәлән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100