Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дуслар җыелган җирдә»: Пәри туеның чәршәмбесе ни дә, җомгасы ни...

Камал театры премьерасы – Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» драмасы турында Рузилә Мөхәммәтова язмасы.

news_top_970_100
«Дуслар җыелган җирдә»: Пәри туеның чәршәмбесе ни дә, җомгасы ни...
фото: Михаил Захаров

Камал театрында премьера – Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» ретро спектакле чыкты. Спектакльне нигездә (бәлки, өлешчә дию дөресрәктер) 80нче еллар азагында үзе укыта башлаган тәүге курсы белән театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде.

«Дуслар җыелган җирдә» – Туфан Миңнуллинның данлыклы трилогиясенең икенче пьесасы. Беренчесе – «Миләүшәнең туган көне» – 1967 елда язылган, икенчесе – «Дуслар җыелган җирдә» – 1975тә, өченчесе – «Хушыгыз!» – 1990 елда язылган.

Бу трилогия пьесалары – Туфан Миңнуллин иҗатында саллы урын алып торган әсәрләр. Галимнәр сүзе белән ул болайрак яңгырый: «Беренче зур уңышны аңа (Туфан Миңнуллинга) М.Сәлимҗанов сәхнәләштергән «Миләүшәнең туган көне» драмасы алып килә. «Хрущев җепшеклеге» елларының дымлы яз һавасын үзенә сеңдергән әлеге әсәр моңа кадәр татар театрында сәхнәгә күтәрелмәгән өр-яңа проблемасын, шул елларда иҗат мәйданына килгән җырчы, художник, шагыйрьләр, музыкантларның тормыш-көнкүреше, яшәеше, уй-фикерләре, яшәү рәвешен тамашачы алдына чыгара. Һәркайсының үз характеры, дөньяга карашы, тормыш фәлсәфәсе бар яшь кешеләрнең. Һәм алар үзләренең төрлелеге, җәмгыятьтә үз урынын табу өчен аңа гына хас юллар эзләве белән кызыклы. Чор һәм шәхес, җәмгыять һәм иҗат кешесе, заман һәм иҗатчы кадере, дәүләт һәм кыйммәтләр шкаласы үзгәреше проблемаларын күтәргән әлеге әсәрдән алга таба, «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!» драмалары да өстәлеп, бөтен иҗат буыны вәкилләренең язмышын (иҗатка килү, уңышка ирешкән еллар һәм хушлашу чорларын эченә ала) чагылдырган трилогия туа. «Миләүшәнең туган көне» спектакле язылган чорда формалашкан режиссер М.Сәлимҗанов һәм драматург Т.Миңнуллин тандемы алга таба дистәләрчә уңышлы спектакльләр барлыкка китерә», – дип язган бу хакта филология фәннәре докторы Гали Арсланов («Казан утлары», 2015 ел).

Пьесаларның беренче икесен Марсель Сәлимҗанов куйса (1968 һәм 1977 елларда), өченчесен 90нчы елларда яшь Фәрит Бикчәнтәев куя. Сүз уңаеннан, 1998 елда режиссер Фәрит Бикчәнтәев, артистлар Наил Дунаев, Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров әлеге спектакль өчен Тукай премиясенә ия була.

Шунысы игътибарга лаек – трилогия пьесаларының беренче һәм өченчесе театрда берәр генә тапкыр куелса (ялгышсам, гафу үтенәм, миндә башка мәгълүмат юк. – авт.), икенче өлеше Камал театрында өченче мәртәбә куелды.

«Дуслар җыелган җирдә» спектаклен 2008 елда Фәрит Бикчәнтәевның укучысы Лилия Әхмәтова диплом спектакле итеп сәхнәләштерә. Шушы премьера белән театрның Кече сәхнәсе ачыла, дигән мәгълүмат та таптым интернет киңлекләрендә. «Дуслар җыелган җирдә» спектакле театр репертуарында 2011 елга кадәр бара. Драмада Илнур Закиров, Алмаз Гәрәев, Гүзәл Минакова (театрдан китте, хәзер ул – Арслан Сибгатуллинның әнисе. – авт.), Ләйсән Фәйзуллина, Раил Шәмсуаров, Айгөл Миңнуллиналар уйнаган була.

«1977 елда Марсель Сәлимҗанов тарафыннан сәхнәләштерелгән «Дуслар җыелган җирдә» пьесасы татар драматургиясенең классик әсәре булып танылып, театр җәмәгатьчелеге тарафыннан зур яңалык итеп кабул ителгән иде. Театр беренче тапкыр гади һәм ачык итеп тамашачыга татар иҗат интеллигенциясенең проблемалары турында сөйләде. Сәнгатьме яки карьерамы? Иҗатка тугры калыргамы яки үз-үзеңә хыянәт итәргә дә мөмкинме? Яшь режиссер Лилия Әхмәтова Т.Миңнуллинның бу драмасын менә шушы фикерләргә басым ясап, тамашачыга яңача тәкъдим итә. Вакыт узу белән тормыш шартлары үзгәрә, ләкин проблемалар кала бирә. Режиссер һәм театрның иң яшь артистлары ансамбле (Фәрит Бикчәнтәев шәкертләре), пьесаның үзенчәлекле яңача трактовкасын табып, һәр кеше һәм һәр вакыт өчен актуаль булган «үзең булып кала белү» проблемасын күтәрәләр», – диелгән спектакльнең театр сайты архивында сакланган аннотациясендә.

«Пьесадагы притчада куелган сораулар, иҗат кешесе буларак, минем дә алдымда тора иде. Мин әлеге спектакль аша аңа җавап таптым», – дип аңлатты Лилия Әхмәтова әлеге пьесага алыну сәбәбен. Сүз уңаеннан, Лилиягә Дамир Сираҗиев исемендәге премия дә нәкъ шушы эше өчен бирелә.

Әсәр тарихына кыскача экскурсиядән соң яңа куелышка кайтыйк. 2021 елда яңа театраль сезон ачылыр алдыннан булган матбугат конференциясендә Фәрит Бикчәнтәев Камал театрында режиссер Тимур Куловның (Буа һәм Кариев театрларында спектакль куйганы бар. авт.) спектакль кую мөмкинлеге турында әйткән иде. «Әлегә ул соңгы җавабын әйтмәде. Мөгаен, Туфан Миңнуллинның трилогиясе булыр», – дигән иде ул.

Күргәнегезчә, спектакльне Фәрит Бикчәнтәев үзе чыгарды, һәм ул трилогия булып түгел, беренче һәм өченче пьесаларга ишарәләр булган бербөтен спектакль булып чыкты.

Яңа куелыш турында язуны җиңел, рәхәт декорацияләргә сокланудан башлыйм – пумалалар, буяулар, кысага тарттырылган киндерләр, эскәтерсез өстәл – барысы да иҗат кешеләре җыелган атмосфераны тудыра. Сәхнәгә куючы рәссам – Сергей Скоморохов. Костюмнарны аның укучысы Марина Марьянич иҗат иткән. Һәр пар өчен бер-берсен тулыландыра торган костюмнар ясалган. Башта аларның төрлелеге чәчелгән мозаика кебек таркау тоелса да, карый-карый, алар бер бизәк булып формалаша башлады. Шул төрлелек бер үк төрле соры плащлар эчендә булып чыкты. Кызык...

Музыкаль бизәлеш Фәрит Бикчәнтәевның үзенеке. Спектакльдә Сара Садыйкованың «Көтәм сине», «Казан кичләре» җырларыннан, Бах, Моцарт, Сибусиле Хаба, Кид Ори, Сальве Д’Эспозито музыкаль әсәрләреннән өзекләр яңгырый. Яңа буын вәкиле – Галия (дусларның берсе Гайнулланың кызы) «Мираж» төркеменең «Музыка нас связала» җырын искә төшерде. Дөрес, 90нчы еллар хиты «Казан кичләре» яңгырашы астында калды. Шунысы кызык: төп геройларның икесе – композитор белән җырчы булса да, спектакльдә чын-чынлап бер җыр да яңгырамый.

Әйткәнемчә, спектакльдәге дуслар рольләренә Фәрит Бикчәнтәев үзенең беренче чыгарылышындагы егетләрне – Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм Фәнис Җиһаншаны алган. Өчесе дә театр сәнгатендә уңышка ирешкән егетләр. Икесе – Тукай премиясе лауреаты да әле.

Шул урында бераз читкә китеп, Фәрит Бикчәнтәев укыткан әлеге курска кыскача мәдхия. Марсель Сәлимҗанов җитәкләгән бу курс 90нчы елларда театрга ургылып килеп керде. Әлеге курстан 7 артист – Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Радик Вәҗиев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Минвәли Габдуллин һәм Миләүшә Шәйхетдинова әле дә Камал театрында эшли. Алар – Фәрит Бикчәнтәевның горурлыгыдыр, чын мәгънәсендә театр дөньясындагы «көрәштәшләредер», мөгаен. Театрда озак эшлиләр – кайсының «бөкре», кайсының «тәти егет» икәне дә күренә.

Рольләр турында дәвам итәбез. Миләүшә ролендә – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Люция Хәмитова. Саҗидә – Алсу Каюмова, Эльмира – Венера Шакирова. Тагын бер пар – Гайнулла һәм Галия рольләре – Казан мәдәният институтындагы соңгы курсында укып театрга алынган Эльза Мәрәтхуҗина һәм Зөфәр Нуртдиновка насыйп булган. Рольләрне башкаручылар арасында яңа йөз дә бар – Илүсә Камалиева.

Илүсә – Кариев театры артистлары Энҗе һәм Илфат Камалиевларның кызы, Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсында укый. Шунысы да игътибарга лаек: Илүсәне тамашачы иң элек Кариев театрында – Ренат Әюпов куйган «Ак чәчәкләр кебек...» спектаклендә күрде. Пьесаның авторы – табибә Равия Мухина. Спектакльдә Камалиевлар гаилә белән уйныйлар иде. Хәзер Илүсә Камалиева белән куелган яшь Асия ролендә – Рузанна Хәбибуллина.

Драма турында язуны дәвам итәм. Вакыйгалар әсәрнең исемендәгечә «дуслар җыелган җирдә» – Нурислам фатирында башлана һәм тәмамлана да. Татар интеллигенциясе вәкилләре булган дуслар рәссам Нурисламның яңа картинасын карарга җыелган – шаяралар, көлешәләр, җырлаштырган итенәләр, шампан шәрабы эчәләр... Нурислам пәри туе турында әкият сөйләгәч, уйланып калалар, таралышалар, йокылары кача... төн уртасында алар кабат Нурисламның буйдак фатирына җыелыша.

Спектакльдә барысы да нәкъ пьесадагыча, димим (гәрчә Туфан Миңнуллинның варисы Әлфия Миңнуллина оригиналга кагылганны яратып бетермәсә дә). Әйтик, финалда яңгыраган 90нчы еллар хиты – «Музыка нас связала» җыры – пьеса финалына өстәмә финал һәм режиссерның табышы. Шул еллардагы урам кызлары кебек киенгән яшь кызның бу җырны җырлавы – алга таба геройларыбызның «Слово пацана» чорына керәчәгенә ишарә. Геройларның алдагы язмышын күрсәткән монологлар да – режиссерның кызыклы табышы. Ярый ла, кайчандыр трилогияне тулысынча яки өлешчә (өченчесен булса да) караучылар, яки минем кебек алдан пьесасын укыган әзерлекле тамашачылар килсә. Алар дусларның алга таба очрашмаячагын да, кайсының ничек яшәячәген дә, Миләүшәнең авыруын һәм башка мәгълүматны да белә. Ә 90нчы елларда тумаган да, яки туып та драманы карамаган кешеләр өчен бу бер спектакль геройларны ачып бирә алмас иде, мөгаен. Бу очракта монологлар тамашачыга ярдәмлек булды, әлбәттә.

Пьесаның финалы алдында Нурисламның монологы яңгырый: «...Әкияттәге пәриләр – безнең йөрәгебезгә кереп оялаган битарафлык, ваемсызлык, куркаклык, тәти булып күренергә тырышуыбыз. Алар бертуктаусыз туй итә дә туй итә, ә без шуларга бертуктаусыз кушылып «чәршәмбе, чәршәмбе, чәршәмбе» дип кабатлыйбыз...» Азактан Нурислам: «Ни өчен эчәбез?» – дип сорый. Һәркемнең үз җавабы.

Кемнәр бу – бер фатирга җыелган дуслар? Алар – татар интеллигенциясе вәкилләре. Бөек әсәрләр яза алмаган композитор Фәһим (Фәнис Җиһанша), шигырьләр язып уңышка ирешмәгәч, әдәбият галиме булып киткән Рәфис (Радик Бариев), химияне яратмаган химик Гайнулла (Зөфәр Нуртдинов), ике рәссамга кияүгә чыгып та бәхетен тапмаган уртакул җырчы Миләүшә (Люция Хәмитова) һәм шедеврлар ясый алмаган рәссам Нурислам (Искәндәр Хәйруллин). Берсе дә «әллә кем» түгел һәм булмаячак та. Йөрәкләренә «битарафлык, ваемсызлык, куркаклык, тәти булып күренергә тырышу» кереп ояламаса, алар шедеврлар иҗат итә алыр идеме – билгесез. «Чәршәмбе» яки «җомга» дип кычкыруның кайсын сайлауга карап кына алар татар халкының бөек улына яки кызына әйләнә алыр идеме – билгесез.

Артистларның уенына килгәндә, мин әдәбият галиме хатыны Алсу Каюмова уенына гына аерым игътибар иттем. Саҗидә – уртакул шагыйрьгә кияүгә чыгып, «богема» арасына кергән иң халыкчан хатын-кыз. Гәрчә, шедеврлар тудыра алмаган «богема» бу ханымга өстән – балконнан карап торса да, соңыннан – өченче пьесада – Миләүшә үз җәсәде янына керергә бары тик ясалмалылыгы булмаган Саҗидәгә генә рөхсәт итә. Әмма бу – трилогиянең өченче өлешендә. Әлегә Саҗидә – башкалар «томана» дип санаган бер хатын-кыз гына. Алсу Каюмова шәп уйнады аны. Башкалар турында аерым әйтер сүзем юк.

ххх

Спектакльне карарга мин «Мэтр нигә бу әсәргә алынган?» дигән сорау белән килдем һәм соравыма җавап таба алмыйча кайтып киттем. Әйе, беренчедән, бүгенге көн сорауларын үзәккә куеп язылган заманча авангард драмалар да юктыр, бәлки. «Яңа татар пьесасы» конкурсы 2 елга 1 үткәрелсә дә, үткәнендә призлы урыннар алган әсәрләрне Камал театры куймады, башка театрларда куелуын да белмим. Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» пьесасы татар интеллигенциясе турында шушы җитди сөйләшүгә заявка иде дә, ул сатирик комедиягә әйләндерелде. Шулай итеп җитди сөйләшү булмый калды. Шуңа да Туфан абыйга әйләнәбез дә кайтабыз...

«Дуслар җыелган җирдә» – 70нче еллар иҗат җимеше. Бу – шул заман спектакле, тарихта «торгынлык чоры» дип билгеләнгән вакыт аралыгының гаҗәеп төгәл бер әсәре. Бүген без аны бары тик «ретро» дип кенә кабул итә алабыз.

Туфан абый бу әсәрен 40 яшендә үз курсташларының уйнавын күздә тотып язган. Персонажлар да шул яшьтә – иҗат кешесенә аеруча нык «суга» торган урта яшьләр кризисы («кризис среднего возраста») чоры, әйеме? Әсәрнең нигезендә яткан притчадагы пәриләр артыннан «чәршәмбе» дип кабатлап, «матур егеткә» әйләнергәме, әллә җомганың җомга икәнен әйтеп, ике бөкре белән яшәргәме – бу илледәге-алтмыштагы иҗатчылар соравы түгелдер кебек, гомеренең яртысын узган кеше үзенең кайсы якта булуын беләдер – иҗатны сайлаганмы, карьеранымы – сайланасы сайланган, ике бөкре беләнме, бөкресез туры арка беләнме – иҗади гомернең зур өлеше узылган. Кемнең нәрсә сайлавын иҗатчы үзе генә дә түгел – тирәлеге дә белә: күрә, ишетә, чамалый. Шуңа күрә дә ир уртасы яшен узган, акыл утырткан Искәндәр Хәйруллин, Фәнис Җиһанша, Радик Бариевның шушы сорау белән чабулап йөрүе бераз сәерсендерде. Алтмышын «Мөһаҗирләр. Болганчык еллар» кебек зур полотнолы спектакль белән каршылаган, әлеге сәхнә әсәре 9 номинациядә «Алтын битлек» номинанты булган икән, Фәрит Бикчәнтәевның бу сораулы чоры хәзер түгелдер. Алар яшендә Туфан ага трилогиянең өченчесен язган – «Хушыгыз!» дип атала ул. Аннан соң әле «Йөрәк маем», «Илгизәр+Вера», «Шәҗәрә», «Сөяркә», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Мулла» кебек, тамашачы яраткан һәм төрле театрларда куелган бик күп әсәрләрен яза.

Тагын бер сорау – кем караячак бу спектакльне? Татар интеллигенциясеме? Алар аны журналистлар һәм театрларның якыннары өчен бушлай күрсәтелгәндә карап бетерде дә кебек – без анда бер зал кеше идек. Ул көнне килә алмаганы, бәлки, премьерага арткы ишектән кергәндер. Юк безнең билет алып театрга йөри торган татар «богемасы». Билет алып йөри торган тамашачыга ни дәрәҗәдә кызыклы булыр, гафу итегез, «сүз боткасынан» торган сәхнә әсәре – анысын театрга тамашачы китерү өчен җаваплы администраторлар сынап карар.

ххх

Пьеса финалындагыча тәмамласак: нәрсә өчен эчәбез? Татар «богемасы» турында уйландыра торган спектакльгә йөриячәк тамашачы өченме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100