«Җан Баевич»: Гаяз Исхакый кисәтә, яки Тинчурин театрында – «тәрәккыйпәрвәрият»
Тинчурин театры «Җан Баевич» спектаклен чыгарды. Театр аны «Пушкин картасы» белән мәктәп укучыларына күрсәтү максатын күздә тотып куйган. Режиссер Илнур Гарифуллин сәхнәләштергән спектакльдән Рузилә Мөхәммәтова язмасы.
Әсәр тарихыннан башлыйк. «Җан Баевич» – Исхакыйның «тегендә» язылган беренче әсәрләреннән. Гаяз Исхакыйны өйрәнүче галимә Лена Гайнанова бу хакта менә ниләр язган: «1988 елда «махсус фондлар ачыла» дигән хәбәр чыгу белән, төзүчегә, Мәскәүгә китеп, архивларда эзләнергә туры килде. «Ак эмигрант»ның әйберләрен махсус фондлар алдырган булырга мөмкин бит. Һәм шулай булып чыкты да. Исхакыйның чит илдә язылган әдәби әсәрләре турында әле беркайда, беркемнән бер сүз ишетмәгән чорда Казанга әдипнең чит илдә язылган беренче китабы – «Җан Баевич» кайтты. Эмиграциядә язылган «Җан Баевич»та язучы һаман шул, элекке Исхакый иде. «Ватып-җимереп булса да, русча сөйләшсәм, русча киенсәм, рус хатынына өйләнсәм, руслар белән генә аралашсам – тәрәккый пәрвәр булам...» Комедиядәге төп герой Шакирҗанның хыялы әнә шундый. Зыялы булуны шулай аңлаучы нигилистлар татар дөньясында һәрчак булган һәм хәзер дә бар».
- Тәрәккый пәрвәр – искергән сүз, иҗтимагый тормышта алга китүне, үсүне, алгарышны яклаучы, яңалыкны сөюче кеше.
Әсәрне беренче тапкыр Камал театры сәхнәсенә Празат ага Исәнбәт чыгарган иде. Шакирҗан/Җан Баевич ролендә Идрис Мәсгутов уйнаган иде, мәрхүм. Пьесаның Татарстан радиосында яздырылган радиоспектакль версиясен интернеттан табып тыңларга мөмкин – 1993 елда яздырылган булган. Анда Шакирҗан/Җан Баевич ролендә – Равил Шәрәфиев. Болар барысы да – илгә Гаяз Исхакый иҗаты кайткан 90нчы еллар эшчәнлеге. Шуннан соң «Җан Баевич» пьесасы һәм язучының «тәрәккый пәрвәр» персонажы онытылып торган иде.
Ниһаять, Туфан Имаметдинов һәм аның командасы бу пьесаны искә төшереп, сәхнәгә чыгарды. Режиссер – Илнур Гарифуллин. Туфан Имаметдинов шәкерте, ГИТИСта режиссерлыкка укый. Татар театры тамашачысы аны «Идегәй» дастанында Идегәй роле аша таный.
Спектакль турында театр аннотациясе: «Мәдәни кеше булырга тырышып, Гаяз Исхакый комедиясенең төп герое Җан Баевич үзенең яшәү рәвешен тамырдан үзгәртә: гаиләсеннән, шул исәптән балаларыннан, нәселеннән, туган теленнән һәм гореф-гадәтләрдән баш тарта, хәтта исемен заманчага үзгәртә.
Ләкин төп геройның яңа тирәлеге, үз тамырларыннан баш тартуы аны мәдәниятле, белемле кеше итә алырмы?
Гаяз Исхакый тарафыннан нәкъ 100 ел элек күтәрелгән милли үзенчәлекне саклау проблемасы бүген исә яңа төсмерләр ала, һәм ул тагын да актуальрәк яңгырый. Әйтик, Гаяз Исхакый фаразлаган, тагын 100 елдан соң булачак «Инкыйраз»га якынайдыкмы без?»
Театр әнә шундый зур максатлар куеп тотынса да, теләгенә ирешә алганмы соң?
Спектакльне карап кайткач, Гаяз Исхакыйның 15 томлыгының 5нче томыннан (Гаяз Исхакыйның яңа заманда беренче чыккан «Зиндан» җыентыгында да бар) пьесаны карап чыктым. Әлбәттә, яңа куелышта ул шактый кыскартылган, персонажлар да кимегән, бу табигый да – спектакльне антрактсыз гына сәгать ярым күрсәтерлек итеп куярга кирәк.
Беренче пәрдәдә матур татар гаиләсен күрәбез. Гаилә башлыгы кайтканчы, ана һәм 2 бала намаз тәртибен, Тукай шигырен, дәресләрен кабатлый. Менә татар хатыны ирен – авылдан килеп, сәүдә белән бераз байый алган Шакирҗанны эштән каршы ала, аш китерә, балалар чыбылдык артында гына торалар. Барысы да матур, затлы. Икенче пәрдәдә без инде Шакирҗаннан Җан Баевичка әверелгән персонажны күрәбез. Нәрсә аны шушы юлга этәргән? Пьесада ул юк, спектакльдә, рәсемле китап карый да, анда ниндидер татарның әхлаклы карашы өчен оят булган рәсемнәр күрә кебек.
Режиссер иптәш Шакирҗанны үзгәрергә этәргән сәбәпләрне авторда күрмәгән икән, үзе уйлап табарга тиештер бит инде. Тамашачы буларак, минем ни гаебем бар ул сәбәп табылмаганга?
Икенче пәрдәдә Җан Баевичка әверелгән татар бае «образованныйлык» һәм тәрәккый пәрвәрлек турында акыл сата башлый, хатыны Сәхипҗамалны графиняга алмаштыра. «Графиня» дигәне аферистка булып чыга. Менә Җан Баевич тарихка керү турында уйлана. Алары да – акча «савучы» аферистлар. Азактан ул хезмәтчесе саклап калган бер самавыр белән буш өйдә утырып кала. Чәй урынына шикәрсез, чәйсез су эчеп.
Дөрес, Гаяз Исхакый әсәрне өметле тәмамлаган. Сәхипҗамал 2 баласы белән ирен алырга килә. «Менә, кием-салымнарыңны алып килдем... Бик күп саташтың, җитәр инде! Әйдә, киен дә өйгә кайтамыз», – ди. Шакирҗан үзе дә: «Сәхипҗамал, коткар мине бәладән!» – дип ялвара.
Илнур Гарифуллин, «тәрәккый пәрвәрлек» дип, үз халкының гореф-гадәтеннән һәм ата-бабасы тормышыннан баш тарткан татарның кире үз тормышына кайта алуына, «лә иләһа» диюенә ышанмыймы? Әллә Шакирҗанны ябык гәүдәсендә чыкмаган бер җаны гына калган адәм итеп бастырып калдыру белән чаң кагамы?
Миңа калса, финал үзгәреше – җитди үзгәртү. Бәлки, програмкада «Гаяз Исхакый әсәре нигезендә» дияргәдер? Ничек уйлыйсыз?
Шакирҗан/Җан Баевич ролендә – Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров. Татар тамашачы (өлкәнәеп барган буын, әлбәттә) визуаль яктан моңарчы бер генә Җан Баевичны белә иде – Идрис Мәсгутовның корсагын киереп утырулары күз алдына килә, Тинчурин театрында «Җан Баевич»ны карап кайткан театр сөючеләр Идрис аганы искә аладыр – дога булып ирешсен бу искә алулар. Яшь режиссер Илнур Гарифуллин бу рольгә Зөлфәтне сайлаган һәм бу рольдә бара тик Зөлфәтне генә күрүен әйткән. Әйе, кипкән гәүдәсендә чыкмаган бер җаны гына калган персонажны күрсәтү өчен, Зөлфәт койган да куйган инде. Режиссерның нидер эшләргә хәле җитмәсә, үзе дә уйнап чыга ала торган артист. Уйнап чыкмый кая барсын, «Җан Баевич» әсәрен ишетеп кенә булса да белгән тамашачы алдына Илнур чыгасы түгел бит, Зөлфәт чыгасы, шуңа үзе белгәнчә уйнап чыга инде.
Гомумән, режиссер үзләре уйнап чыга ала торган артистларны сайлаган – Резеда Сәләхова, Илфак Хафизов, Салават Хәбибуллин – һәммәсе сөйкемле сөякләре белән тамашачыны тотып тора алырлык.
Спектакль мобиль декорацияләр белән, аларны тиз генә төяп китеп, тезеп куеп спектакль күрсәтерлек итеп эшләнгән. Сценограф Илнур Гарифуллин үзе икән. Костюмнар буенча рәссам – Алия Гайнуллина. Композитор – Камил Гатауллин.
Спектакльгә җентекле анализ ясамыйм. Аның өчен безнең Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге аша танылган махсус белгечләр бар – алар спектакльне сүтеп җыярлар. Мин бары тик шуны гына әйтә алам: Гаяз Исхакый пьесасы буенча куелган бу спектакльдә язучы әсәрләренә Празат Исәнбәттә булган классикага сак караш та, Айдар Җаббаровта булган бүгенге көн аша караш та юк. Куелганмы – куелган.
Дөресен генә әйткәндә, туйдыра башлады режиссерларның «тәрәккыйпәрвәрлеге». Юк, мин театрда тәрәккыятькә, ягъни, үсеш, алгарыш, прогресска һич та каршы түгелмен. Мин – театрдагы һәртөрле яңалыкны, режиссерларның драматург белән автордаш дәрәҗәсендә иҗатын кушкуллап яклаучы кеше. Әмма сезнең тәрәккыятегез ялкаулык һәм булдыксызлыкны, наданлык һәм халтураны аклауга кайтып кала икән, кирәге бер тиен ул «театраль тәрәккыйпәрвәрлегегезнең». Режиссерларның үз хәлсезлегеген артист өстенә «атып калдыру» да туйдырды. Артистка атланып сират күперен кичмәкче булалармы?
Артистлар безнең татар театрының кайбер режиссерларына һәм шул тирәдә буталучыларга – татар театрын үстерергә алынучы «тәрәккыйпәрвәр»ләргә пародия ясый башламагайлары бу Җан Баевич белән.
Булдыра алмыйсыз икән, яки теләмисез, яки «акча юып» ятасыгыз килә икән, кайтарыгыз үз «Сәхипҗамалыбызга». Исхакый – даһи, тиктомалдан гына буталган Шакирҗанның хатынына Сәхипҗамал исемен кушмагандыр инде ул. «Тәрәккыйпәрвәр» режиссерларга 100 ел элек бармак төртеп күрсәткәндер. Пьесадагы Шакирҗан кебек: «Сәхипҗамал, коткар мине бәладән!» – дип ялварасы гына калды...