Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә театрында премьера: «Ока»лы алыш-биреш, яки Туксанынчы еллар оҗмахы

news_top_970_100
Минзәлә театрында премьера: «Ока»лы алыш-биреш, яки Туксанынчы еллар оҗмахы
Минзәлә театрының матбугат үзәге/Рәмис Нәҗмиев

Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» дип аталган бик шәп бер пьесасы бар – гади дә, күңелле дә, ә персонажларны бүгенге татарның холкына шулкадәр дә туры килә инде менә. Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры һәм баш режиссеры Рөстәм Галиев әйтүенчә, драматург аны Түбән Кама театры өчен язган, һәм ул анда куелган да. Аннары әлеге пьеса Камал театрында куелды. Бу – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның сәхнә тоткан спектакльләрнең соңгыларыннан берсе булгандыр – хәзер Ринат ага күп уйнамый. Кыскасы, спектакль заманында Татарстанның ике дәүләт театрында гөрләп барган иде, хәзер ул Камал театрының да, Түбән Кама театрының да репертуарында юк. Аның каравы, менә бит, Минзәлә театрында куелды.

Күптән түгел генә Камал театры Минзәлә театры өчен язылып, авторның үзе тарафыннан куелган «Ситса туй» спектаклен үзендә чыгарды: Илгиз Зәйниев пьесасын Камалда Айдар Җаббаров куйды. Минзәлә театры Камал сәхнәсендә уңышлы барган әсәрне искә төшерде һәм беркемне кабатламыйча, үзенчә куйды.

«Шулай булды шул» спектаклен Минзәлә театры сәхнәсендә башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куйды. Бу – аның Минзәләдә өченче спектакле.

Сүземне пьесада күтәрелгән теманың актуальлегеннән башлыйм. «Гаилә кыйммәтләре» темасы – соңгы елларда Минзәлә театрының бер юнәлеше», – диде спектакльне карарга килгән ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов та: «Спектакльдә гаиләне ныгыту, демографияне яхшырту фикерләрен күрәбез», – дип билгеләп узды.

ххх

Таныш әсәр булгач, спойлер булыр дип куркасы юк, эчтәлек мәсьәләсендә «тел яшереп» тормыйм. Нургали аганың кызы шәһәрдән алданып кайта – аңлыйсыз инде, име, ни турында сүз баруын. Нургали агага кызы «җилдән бала тапкан» дигән сүз күтәрмәс өчен нишләргә кала? Кызын тиз арада кияүгә бирергә. Ә кызга бала ясаган кабахәт табанын ялтыраткан. Димәк, тиз генә кемнәндер, гафу итегез, «последний папа» ясарга кирәк булачак. Вакытлыча гына булса да.

Гөнаһ шомлыгына, ә бәлки, бәхеткәдер (анысы соңрак ачыкланачак), суга барган кызның – Гөлшатның – юлына армиядән кайтып барышлый «служагының» әти-әнисе янына сугылган егет чыга. Анысы – спектакльнең төп герое Алмаз. Моны тәрәзәдәнмедер, капка ярыгыннанмыдыр күреп торган Нургали ага ялт кына егетнең каршысына ккилеп чыга да, эшлекле тәкъдим ясый: бер көнгә кызны алсаң, «Ока»лы буласың. Ягъни, кеше күзенә күренеп, кияү булып туйда утыр да, «Ока»ны алып, өеңә кайтып кит.

Хәзерге яшь кеше «Ока»ны беләмедер-юкмыдыр, әмма 90нчы елларда армиядән кайткан яшь егетнең хыял күгендә балкыган машина була инде ул. Ул заманнарда «твоя вишневая девятка» дип тә җырлыйлар иде рус эстрадасында. Әмма шул заманга иронияне тулылыгы белән күрсәтү өчен «Ока» җитеп ашкан инде.

Баласының һәм, баласының гына да түгел, нәселенең (монысы беренче пландадыр да әле) яманатын чыгармас өчен ярылырга җитешеп чабулаган авыл агае кызык та, кызганыч та һәм чынбарлыкта да шулай бит, дип утырасың. «Кеше ишетмәсен», «Ояты ни тора», «И Аллам, үзең сакла, күргәннәрнең күзен капла» һәм башка шундый сүзләр-төшенчәләр татарның канында. Молодец, Нургали ага, бер «Ока» һәм бер туй табыны бәясенә кызының чиста исемен саклап кала.

Армиядән кайтып баручы яшь егет ризалаша. Әлбәттә, «саваплы эш эшлим – кыз баланың намусын саклыйм» дигән изге уйлардан түгел, булмаса соң, нәтиҗәсе бит беркемгә дә зыян китерми.

Нургали ага башындагы «СССР» дип язылган башлык – бер карасаң кәмит, икенче яктан караганда, Нияз Игъламов әйтмешли, ул чор хәзер югалган оҗмах булып тоела – башлыктагы язу шушы оҗмах логотибы диярсең. Көлке дә, кызганыч та, сөйкемле дә Нургали абзый.

Нургали ага ролендә – Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин. Алмаз ролендә – Илдар Халиков. Рәхәтләнеп сокланып карадым мин алар дуэтын.

Нургали аганың кызы Гөлшат ролендә – Диләрә Зиннурова. Туфан ага Гөлшат өчен текст язып тормаган, сөйләшеп тормый горур кыз «Ока»га «сатылган» егет кәмәше белән. Әмма Илсур Казакбаев белән Минзәлә театры, өйдә ата кеше баш булган гаиләдә дә кыз бала сүзсез булырга тиеш түгел, дип санаган һәм Гөлшат өчен Алмазны мыскыллый торган күп сүзләр өстәп язган.

Спектакльдә 4 кызыклы персонаж бар: Гөлшатның ике абыйсы һәм әлеге абыйларының хатыннары. Рольләрдә – Илназ Хисмәтуллин белән Нәфис Гайфуллин, Динара Акматова белән Чулпан Бәдретдинова. Тагын бер кызыклы роль – Нургали абзыйның хатыны Хәлимә апа. Әлеге рольне Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина башкара. Аның әллә уйнап, әллә чынлап төшкәләп киткән паригын карау өчен генә тагын бер кат килеп утырырлык инде менә, чын дип әйтәм. Ананың бәргәләнүләре, әлеге мәгънәсез туйны кабул итергә тырышуы...

Спектакльдә тагын ике кызыклы персонаж – күршеләр. Татар драматурглары күрше образын гомергә яратып кулланды инде, артистлар да яратып уйнады. Күршеләр Сурия белән Гамирны уйнаган Эльвира Хәйретдинова белән Ринат Бәдретдинов – 90нчы еллар сулышын бирә торган кызыклы персонажлар иде. Мин ни өчен Гамир күршенең гел эчергә тиешлеген аңлап бетермәдем. Югыйсә, исерек кенә әйтә алырлык ниндидер әһәмиятле сүзләр дә салмаганнар авызына. Әмма шушы тыныч Гамир Нургалинең трагикомедиясен тагын да арттыра.

Спектакльдә мем булырлык әллә күпме кызыклы эпизод бар. Нургали аганың, эскәмиягә менеп басып, алып кадәр ике улының колагыннан тартуы, киленнәрнең челнок сумкалары сөйрәп керүе, мулланың күп итеп садака алмыйча торып никах укудан туктамавы, салкын ишегалдында туй үткәрүләр...

ххх

Сценография турында берничә сүз. Аларны режиссер белән бергә Сулпан Азаматова уйлап тапкан. Декорацияләр бер яктан гади генә булса да, һәр авыл клубына урнаштырып куярлык түгел, театр моны район үзәкләрендәге зуррак мәдәният йортларына йөртә алырдыр. Сәхнәдә яңа такталардан койма корылган. Койма өсләренә кар яткан – вакыйгалар кыш көне бара.

Сценографиянең төп үзенчәлеге – икенче бүлектә сәхнә уртасына чия төсендәге «Ока» чыга. 1988 елда СССРда чыга башлап Россиядә 2008 елга кадәр чыгып килгән җыйнак кына автомобильләрне хәтерлисездер. Менә шуларның берсен табыштырган да сәхнә уртасына чыгарып куйды Минзәлә театры.

«Ока» – спектакльдә Алмаз хыялының гәүдәләнеше булса, Нургали ага өчен нәсел данын саклап калу өчен валюта. Керәләр дә, чыгалар да ул машинага, тирәли йөгереп тә йөриләр. Шушы «Ока» белән Алмаз бәхетен дә эзләп килә. Таба да ул аны – мелодрама хиппи-энд белән тәмамлана.

Ә хәзер, спектакльгә профессиональ бәя бирү өчен, сүзне театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламовка бирик. Спектакльне без бергә карадык, ә соңыннан аның труппа алдындагы чыгышын яздырып алдым. Менә әлеге 20 минутлык чыгыштан кайбер кисәкләр:

«Спектакльнең беренче актында ирония мине яулап алды – иронияне бик яратам. Әмма спектакльнең башында ук мелодрама хисе күренә башлавы бераз комачаулады. 2003 елда Фәрит Бикчәнтәев тә аны Камал театрында мелодрама итеп куйды. Әмма ул вакытта әле 90нчы еллар истә иде, шуңа ирония булмады. Хәзер бераз дистанция бар, бер буын балалар ул дөньяны күрмичә үсеп җитте. Шушы дистанция белән бергә әсәргә ирония керә.

Кыш көне ишегалдында туй ясап утырулары кызыклы. Беренче бүлек бик әйбәт барды, икенчесендә әллә озын монологлар, әллә җырлар комачаулады – бик озын. Болай да барысы да аңлашыла бит инде. Икенче бүлектә иң көчле сәхнә – Диләрәнең өстә хатлар ертып торуы. Ахырдан «мин дә сагынам» дигән сүз Илдарның персонажына өмет бирә. «Хиппи энд» белән тәмамлана, һәм бу табигый – мондый әсәрләрдә көтелә ул.

Бу спектакльне тамашачы бик җылы кабул итәчәк, ул бик касса спектакле булачак.

Кайбер персонажлар маска кебек бирелгән, һәм сез аны оста башкарасыз. Масканы уйнау – бик катлаулы эш.

Монда бер тискәре персонаж да юк. Абыйлары гопниклар кебек күренсәләр дә, алар да гаилә кыйммәтләрен аңлыйлар. Сеңелләрен шушы егеттән сакларга тырышалар.

Бу спектакльдә һәр артист үз урынында, алар һәрберсе ансамбльдә һәм һәрбересенең үз соло кисәге бар. Биредә уйнаган теләсә кайсы артист бу спектакльне үзенең бенефис әсәре итә аладыр. Монда эпизод роле дә юк, «проходной» рольләр дә юк. Бөтен рольләр төгәл ясалган.

Премьерада барысы да бик әйбәт барды – алга таба да режиссер ясаган шушы «картинадан» читкә чыкмагыз. Залның реакциясе – сәхнәдә анархия тудыра ала торган фактор. Спектакль ансамбль буларак кадерле, арттырып җибәрәсең икән, рәте китә. Стационарда да, гастрльләрдә дә кысалардан чыкмагыз. Арттырып җибәрсәгез, фарска әйләнә».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100