«Алтынчәч. Мирас»: Әлмәттә премьера, яки «Агыйделнең аръягында бер энәгә – бер сыер...»
Драматургия юк – Туфан абый китте, Илгиз Зәйниев язып өлгерми, башкалар канәгатьләндерми, дип кенә театрларда спектакль куймыйча торып булмый. Театрлар эзләнә – кайсылары шәхси драматургия конкурсы игълан итә (Тинчурин театры, мәсәлән), кайсылары прозадан инсценировка ясарга өйрәтә (Кариев театры, мәсәлән)... Эзли торгач, татар әдәбияты һәм сәнгатенең тарих тузаны астында калып онытыла язган әллә нинди асылташлары чыга башлады. Дөрес, аларны бүгенге кысаларга кертү – мәдәни мирас объектына реставрация ясауга тиң. Ягъни, искесен сүтеп яңаны салу арзангаракка төшә, әмма без мирасны сакларга тиеш. Чөнки аларда ата-баба рухы, диварларына тарихыбыз сеңгән.
Белгечләребез дә «милли үзенчәлегебезне, асылыбызны саклау өчен, фольклорга һәм мифологик мирасыбызга нигезләнергә кирәк» диләр. Алар әйтә дә ул, әмма ул нигезләнүнең театрга ни бәягә (сүз акча турында гына түгел) төшкәнен театрлар үзләре генә беләдер.
Әлмәт театры бер яктан, татар халкының риваятьләренә нигезләнгән, икенче яктан герой-шагыйребез Муса Җәлил мирасын яңартып, «Алтынчәч. Мирас» драмасын сәхнәләштерде.
Белешмә. Муса Җәлил либреттосы буенча Нәҗип Җиһанов музыкасына «Алтынчәч» операсы беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы алдыннан дөнья күрә. Муса Җәлил либреттоны Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән вакытында язган. Әдәбият галиме Нил Юзеев 1957 елда «Казан утлары» журналында «Муса Җәлилнең иҗат лабораториясеннән» дип аталган публицистик мәкалә бастырган. Анда шагыйрьнең «Алтынчәч» турындагы язмаларында: «Мин тарихта һәм халык иҗатында бик озак казындым» дигән сүзләре китерелгән.
Галим мәкаләсеннән бер өзек: «Әмма бу – халык иҗатын турыдан-туры кабатлау түгел, шагыйрь Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Тукай традицияләреннән оста файдаланып, үзе поэтик кыюлык күрсәтеп, бөтенләй яңа оригиналь әсәр иҗат итә. Авторга, «бу әкиятләрнең темасын һәм мотивларын файдаланган хәлдә, әсәрнең сюжет җебен, образларын һәм вакыйгаларын башлыча үз хыялында иҗат итәргә туры килә». Җәлил, поэмага нигез итеп, татар һәм башкорт халыклары арасында таралган «Җик Мәргән» эпосын ала. Эпоста хезмәт халкының омтылышлары, үзләрен изгән кара көчкә каршы көрәшләре «тарихи дөрес, художестволы кызыклы, оригиналь» чагылыш тапкан. Муса Җәлил поэмада татар халык әкиятләрендәге бик күп мотивларны, вакыйга-эпизодларны оста художникларча төп сюжетка бәйләп җибәрә. Мәсәлән, поэмада алтын каурый темасы бар: Җик Алтынчәчкә алтын каурыйлар бүләк итә. Бу моментны автор 1912 елда, элекке Уфа өязендә язып алынган «Алтын каурый» әкиятеннән, ә сихерле аккош темасын «Алтын кош» әкиятеннән файдалана. Батырның табигать тарафыннан үстерелү темасы күп әкиятләрдә очрый (мәсәлән, «Каһарман Катил» әкияте). Тугыз батыр темасы «Айса улы Амәт» эпосында бар. Пәһлеван дию белән ялгыз көч сынашу да татар халык әкиятләрендә нык таралган традицион алымнарның берсе.
Әлмәт театры бу әсәрне кую өчен туплаган иҗади команда әкияти әсәргә алынса да, әкияти спектакль иҗат итмәгән. «Алтынчәч» драмасы – шагыйрьнең үзенең мифка, риваятькә әйләнүе турында. Драматург Илгиз Зәйниев (сәхнә композициясе авторы), режиссер Мурат Абулкатинов, рәссам Софья Шнырева, ут куючы рәссам Евгений Ганзбург, саунд дизайнер Симона Маркевич, композитор Лилия Исхакова, хормейстер Марат Яхъяев, пластика буенча режисер Никита Беляковтан торган команда эпос һәм драма, лирика һәм киеренкелек бергә үрелгән либретто нигезендә заманча әсәр тудырган.
Вакыйгалар музейда бара, дөресрәге, башланып китә. Муса Җәлил музее интерьеры, җыештыручы идәннәр сөртеп йөри. Шагыйрь иҗат итә, дөресрәге, рухыдыр инде. Шагыйрь ролендәге Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов спектакль дәвамында иҗат газапларын күрсәтә – яза-сыза, тора-утыра, йөри-туктала, уйлана-сызлана, кәкрәя-бөкрәя, ахылдый-уфылдый... Аның иҗаты сәхнәдә җанлана – җырлыйлар, сөйлиләр, керәләр, чыгалар, яталар, торалар, әлеге дә баягы газапланалар. Артистларның артка таба йөрүеннән тирәнрәк тарихка төшәбез. Шагыйрь белән ул язган вакыйгалар параллель генә бармый, алар чуалыша, бер төен булып төйнәлә. Хан заманнары аша килеп, репрессия еллары аша да үтәбез. Ә азактан шагыйрьнең иҗаты музейга әверелә. Минем күңелдә музейларда була торган иммерсив спектакль дигән хис калды.
Кыскасы, спектакль – өлешчә генә «Алтынчәч» либреттосы. Әлмәт театры аны куюга дәгъва итми дә шикелле – «Алтынчәч. Мирас» дип атаган бит. Куелыр әле «Алтынчәч», шагыйрь һәм музей җыештыручы персонажларыннан башка әкияти бер әсәр булып та куелыр.
Мин биредә спектакльнең нәрсә турында булуын язарга җыенмыйм. Чөнки аны һәркем үзенчә аңлый ала. Әйтик, драматург Равил Сабыр болай сөйләде: «Мин әдәби конкурска бер хикәя язган идем. Ул анда финалга да чыкмады. Ул иҗат кешесе белән кешеләр массасы арасындагы каршылык турында иде. Халык димим, кешеләр массасы. Бәлки, миңа бу спектакльне тагын бер кат карарга кирәктер. Миңа калса, бу спектакль дә шул хакта. Әсәр ни турында? Халык тиранга каршы күтәрелә һәм үзенә азатлык яулап ала. Ә шул күтәрелеш бик кызык күрсәтелә. Халык ята, берни дә эшләми. Ә аңарчы халык артка таба йөри. Мин башта моны аңламадым – нигә алай йөриләр. Алар яткач кына аңарчы нигә арт белән йөрүләрен аңладым. Мин чыгарган беренче нәтиҗә – интеллектуаль элита белән халык арасындагы тирән упкын. Шул элита нидер иҗат иткәндә, уйлап тапканда, халык ята. Азактан чик буе баганаларына бау сузылган иде, һәм ул чик сызыгы иҗатчының өстәле һәм урындыгы арасыннан үтә. Бу миңа нык тәэсир итте. Бу спектакль турында кимендә 1 атна уйлаячакмын әле».
Бу – бер иҗатчы версиясе. Андый версияләр күп була ала. Чөнки хәзерге спектакльләр... ничек әйтим икән... беркөнне Камал театрына барганда, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевне очраттым. «Сез бит бу спектакльне карадыгыз», – дим. «Тагын бер карыйм әле – хәзерге спектакльләр кроссворд, ребус шикелле – чишелешен эзләргә кирәк», – диде ул.
Тамашачының кат-кат килеп каравы бер яктан театр өчен горурланырга сәбәп булса да, икенче яктан, бер әйтүдә әйтеп җиткезә алмау – мактаулы гамәлме? Әлбәттә, һәр эпизодтан мәгънә эзләгән театраль эстетларны һәм артистларның фанатларын исәпкә алмыйбыз.
Спектакльнең режиссеры – Мурат Абулкатинов. Мурат ГИТИСта Сергей Женовач остаханәсендә укыган. Интернет киңлекләрендә иң кызыклы яшь режиссерлар рейтингы төзелгән исемлек бар. Мурат Абулкатинов 12 яшь режиссер кергән шул исемлектә бар. Ягъни, ул топ-режиссер. Ә Әлмәт театры шундый исемле, затлы режиссерлар белән генә эшләргә ярата. Сүз уңаеннан, Әлмәт театры «Алтын битлек» театраль премиясе өчен көч сынашкан «Көзге сере» спектакле режиссеры Антон Федоров та шул исемлектә.
«Алтынчәч. Мирас» спектакленең иҗади командасының төп өлеше, драматург Илгиз Зәйниевтан һәм хормейстер Марат Яхъяевтан башкалар, режиссер туплаган команда. Хәер, композитор Лилия Исхакова Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Үзебезнең кыз!
Кыскасы, спектакль бик профессиональ итеп итеп чиста эшләнгән – чын сәнгать әсәре. Артистлар яратып, профессиональ башкаралар. Хәтта театр спецификасын аңлап бетермәгән профессиональ композитор опера җырчыларына тиң тавышларны күздә тотып язган музыканы да җиренә җиткереп җырлады алар. Бар да бар, бар да әйбәт. Әмма «модный» режиссер затлы команда белән эшләсә дә, бу спектакль минем шәхси театраль рейтингымда «өчлеккә» һәм «бишлеккә» керә димәс идем. Ни өчен икәнен дә әйтә алмыйм. Татарның мәдәни мирасы булган сәнгать әсәрен милли кодны йөртмәгән иҗатчылар минем күңелгә җиткезә алмаганнардыр.
Хәер, эш бөтенләй дә әлеге дә баягы «милли код» дигән модалы сүздә булмаска мөмкин. Әлмәт театрының соңгы эшләренең берсе – Лев Толстойның «Власть тьмы» пьесасы буенча куелган «Дөм» драмасы турында әлегәчә уйлап йөрим. Ул мине теге серле «код»тан башка да «селкетә» алды.
Ә «Алтынчәч. Мирас»ка килгәндә, Илгиз Зәйниевтан башкалар куйсын өчен сәхнә адаптациясе ясатканчы, үзеннән генә куйдырсагыз соң, дип сукранып та куйдым инде үземчә. Ну ярар, сезгә чакырып кайтарылган, «топ»ка кергән «модный режиссер» кирәк – иң мөһиме, тамашачы йөрсен «топ»ның иҗат җимешенә. «Агыйделнең аръягында – бер энәгә бер сыер, барып карасаң берни дә юк» дигәндәй...