Минзәлә театрында премьера: Ильяс Закировтан мелодрама² (Мелодрама квадратта)
Минзәлә театрының «Әни» премьерасының беренче тамашачылары арасында безнең хәбәрчебез дә бар иде.
Минзәлә театры премьера чыгарды. «Әни» мелодрамасының авторы – драматургы һәм режиссеры – Ильяс Закиров.
«Ильяс элек артист булып эшләсә, хәзер директор урынбасары. Без күп очракта чакырылган режиссерлар, композиторлар, рәссамнар белән эшлибез. Үз коллективыбыздагы яшьләрне үстерү – миссияләребезнең берсе булып тора. Яшьләребезнең үзләре язып, үзләре сәхнәләштерергә атлыгып торуы – безнең өчен зур табыш», – дип, тамашачыны автор белән таныштырды театр директоры Илнур Гайниев.
Ильяс кече сәхнә өчен әкиятләр, театральләштерелгән тамашалар чыгарып караган булса да, бу – аның зур сәхнәдәге дебюты.
Спектакльдә Татарстанның атказанган артисты Чулпан Бәдретдинова, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Фоат Зарипов, артистлар Гүзәл Хамматуллина, Илсинә Миннемуллина, Диләрә Зиннурова, Рифат Хафизов, Зөлфирә Гәрәева, Нәфис Гайфуллин.
Режиссер спектакль чыгару өчен кызыклы команда җыйган. Рәссам – Ләйсән Хөсәенова, Чаллы театрының баш рәссамы, Сергей Скоморохов шәкерте. Композитор – Йосыф Бикчәнтәев. Хореограф – Илгизә Хәсәнова, яктылык буенча рәссам – Денис Иванов.
Рәссам Минзәлә театрының зур булмаган сәхнәсенә 2 фатирны сыйдырган һәм аларны чәчәк киоскының ишеге тоташтыра. Киоск башына «Цветы» урынына «Чәчәкләр» дип язсагыз да укагыз коелмас иде. Гашыйк Чулпанны чәчәккә төрелгән велосипедта әйләндерү, белмим, кем идеяседер. Әмма бөреләр генә түгел, күңелләр дә уянган язгы премьера өчен шәп идея!
Йосыф Бикчәнтәев спектакльне вакыйгалардан өстен чыкмый һәм тамашачыга эчтәлекне «сөйләп бирмичә темада гына тота торган» музыка иҗат иткән.
Минзәлә театрының бу спектакле – мелодрама. Мелодрама квадратта, мелодрама кубта, дисәм инде... Юк, алай гына түгел, бу – мелодрама-вәгазь жанры.
Хәзер театрлар жанрлар белән эксперимертлар ясарга яраталар бит. Әлмәт театры киноспектакль чыгара, Тинчурин тетары – хипхопера, Камал театрының бөтенләй жанрны билгеләп тормаган чаклары бар.
Минзәлә театры үзе спектаклен мелодрама дип билгеләсә, премьераны мин мелодрама-вәгазь дип билгеләдем. Сәхнәдән китүен дингә килүе белән аңлаткан Ильяс Закиров өчен бу – гаять табигый жанр дип саныйм. Спектакль «маңгайга сугып» нәрсә яхшы, нәрсә яман булуын аңлата.
Спектакльнең аннотациясе: Ләйсән белән Алсу... Бер-берсен белмәгән ике яшүсмер. Яңа гына яши башлаган ике җан. Аларны нәрсә берләштерә? Берсе әнисен эзли, икенчесе аннан баш тарта. Ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр бүгенге көндә дә бик актуаль.
Үсмер кыз Алсу сукыр әнисе Чулпан белән яши. Ә Ләйсән, балалар йортыннан чыгып, алар күршесендә фатир арендалый. Ә бәлки, бу – тулай торактыр: бер бүлмәдә Чулпан белән Алсу яшәп, икенче бүлмәне Ләйсәнгә биргәннәрдер. Шулай итеп, спектакльнең бер тарихы – чәчәк сату магазины тоткан Чулпан белән аның 14 яшьлек кызы Алсу тарихы. Икенчесе – балалар йортында үскән Ләйсән һәм аңа әнисен эзләргә булышкан психолог Гүзәл тарихы, өченчесе – кызы картлар йортына илтеп куйган Рәҗәб карт тарихы, дүртенчесе – чәчәкләр сатучы Чулпанның Рәҗәб бабайга мәхәббәт тарихы һәм тагын бик күп тарихлар. Мелодраматик тарихлар гөлләмәсе, кыскасы.
Чулпан ролендә – Чулпан Бәдретдинова. Мөгаен, аңа күзе күрмәүчеләр күбрәк аралашырга кирәктер. Үз өендә 20 еллап яшәгән ханым анда һәр миллиметрны белә булырга тиеш, ул анда «савыт-саба лавкасына кергән фил» шикелле бәрелеп-сугылып йөрмидер. Ә менә гашыйк хатынны матур уйнады Чулпан Бәдретдинова – яктырып, нурланып китте.
Әлеге мелодраматик тарихлар эчтәлекне ачуга корылмаган автор текстлары белән бүленгән. «Агачтан вакытсыз өзелгән яфраклар күпме! Сабый чагыңда, гаиләңнең җылы кочагыннан өзеп алып, рәхимсез җилләр сине әллә кайларга илтә...» Хискә корылмаган тавыш белән укылган сүзләр аяныч вакыйгалар арасында сулу алырга вакыт бирә кебек.
Хәер, тамашачы спектакльне сулу да алмыйча карарга да риза булса кирәк. Хәтта үзенчә фаразларга да тырыша. Әйтик, Алсу әнисе белән бии башлагач, тамашачыларның берсе, кыз баланың ихласлыгына шик белдереп: «Хәзер акча сораячак», – дип, авыр сулап куйды. Тамашачы персонажларны кызганып елады да, ахылдады-уфылдады да, йодрыкларын төйнәп сүкте дә.
Ярата да инде безнең тамашачы мелодраманы, әй ярата. Бөтенесе кавышып, табышып тәмамланса, җан рәхәте инде – сөенеп туя алмый. Дөрес, Ильяс Закиров андый ук бәхет бүләк итмәде тамашачыга. Сукыр килеш кызын үстергән Чулпан үлеп китте. Әнисеннән туйган, Ләйсәннән «детдом баласы» дип көлгән Алсу үзе балалар йортына барырга тиеш иде...
Әмма автор Алсуны – балалар йортына, Рәҗәб картны кире картлар йортына җибәрү кебек рәхимсез адымга бармаган. Ул, тамашачыга бүләк ясап, чынбарлыкта булу проценты зур булмаган әкияти алымнар кулланган. Алары турында язмыйм – спойлер ясап, тамашачыга үзе карау тәмен җуйдырмыйм. Ә менә «сюжет тишекләре», аңлашылып бетмәгән урыннар турында язарга туры килер.
Нишләп баласын тапканда сукырайган Чулпан күзләренә операция ясату вакытын 14 ел көткән? Чират андый озак түгел ич. Акча җыйганмы? Фатир алырлык акчасы булган бит инде. Чәчәк бизнесына тотынырга курыкмаган ханым, күзенә операция ясатырга кредит алырга куркып, акчасын өстәл тартмасына җыйганмы? Фатир алырлык акча җыеп, нигә кызы белән кечкенә бүлмәдә яшәп ята?
Азактан Алсу әнисенең чәчәк магазинын/киоскын вакыт-вакыт буталыштырып ала торган Рәҗәб картка бүләк итә. Акчаның ни икәнен аңлый торган үсмер кыз бала шулай җиңел генә бизнесны урамда очраган картка биреп калдырамы? Бизнес бирү чәчәк кибете ачкычын бирү белән генә хәл ителәме?
Картлар йортына илтелгән картны финалда кызы белән кияве чыгып кочаклап алды. Алар тәрәзәдән картка чәчәк кибете ачкычы биргәннәрен карап торганнармыни? Карап тормаган булсалар, нигә тиз генә акылларына килгәннәр?
Чулпан, кызы белән талашкан, хәле китеп егылды, бәлки, инсульт-инфаркт булгандыр, шуннан үлде дә, кызы чыгып киткән арада җирләп тә куйганнар. Чулпан, үлгәнче, хәле рәтләнеп, хат та язган.
Балалар йортыннан чыккан психологның очраклы гына... ярар, спойлер була, әйтеп тормыйм. Кыскасы, Ильяс Закиров язмышлардан бик матур челтәр үргән һәм азактан барысын бергә сүтелмәслек итеп төенләп куйган.
Минзәлә театры яратып сөйли торган бер «театраль легенда»ны искә төшерәм. Туфан Миңнуллинның беренче пьесасын Минзәлә театрына нигез салган Сабир Өметбаев куйган. Бигүк уңышлы түгеллеген белә торып куйган. Яшь Туфанга ничек язарга һәм язмаска икәнлеген тәҗрибәле режиссер шулай аңлаткан. Татарның күренекле драматургы Туфан Миңнуллин Минзәлә театрындагы бигүк уңышлы булмаган шушы спектакле аша формалашкан.