Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ай тотылган төндә»: йола коллары

Әтнә театры яңа сезонын «Ай тотылган төндә» премьерасы белән ачты. Мостай Кәримнең 60 ел элек язылган трагедиясе бүген дә актуаль – зал тутырып килгән Әтнә тамашачысы спектакльне тетрәнеп карады. Спектакльне безнең журналистыбыз Рузилә Мөхәммәтова да карады.

news_top_970_100
«Ай тотылган төндә»: йола коллары
Рәмис Нәҗмиев/Әтнә театрының матбугат үзәге

Әтнә театры әлеге әсәргә тотынырга берничә тапкыр омтылыш ясаган. Моннан 10 ел элек режиссер Лилия Әхмәтова тотынмакчы булган. Ләкин, төрле сәбәпләр чыгып, әсәр эшләнми калган. Ниһаять, әсәрнең үз вакыты җиткән – сәхнәгә куелды: ул вакытта Акъегет булырга тиешле Фаяз Хөсәеновка инде Дивана булырга туры килгән. Ә чибәр гашыйк Акъегет роленә театрга яңа артист кайткан. Бу – яшь артист Айзат Хәйруллинның дебюты.

Спектакльнең режиссеры – бурят кызы Сойжин Жамбалова. Аны Казанга, әле Кариев театрын җитәкләгән чагында, Гүзәл Сәгыйтова китергән иде. Сойжин биредә «Хикмәт әкиятләре»н куеп, театрга фестиваль уңышы китерде. Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшли башлагач, режиссерны ачык һавада спектакль куярга чакырды – шулай итеп, республикада Татарстан халыклары телләре һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мари, удмурт, чуваш, мордва әкиятләрен берләштергән спектакль барлыкка килде. Спектакль Горький паркында ачык урында берничә тапкыр уйналды да тарихта калды. Кариев театрындагы «Хикмәт әкиятләре» дә афишада күренми.

Сүз уңаеннан, 1978 елда, «Ай тотылган төндә» пьесасы нигезендә, Свердловск киностудиясендә «В ночь лунного затмения» фильмын да бурят режиссеры төшергән булган – Барас Халзанов үзе үк Ырыскол би ролен дә башкарган икән.

Быел «Ай тотылган төндә» спектакле Уфа «Нур» театрында да чыгарга тиеш иде. Премьера Башкортстанның халык шагыйре, легендар Мостай Кәримнең туган көненә – 20 октябрьгә тәгаенләнгән булган. Әмма Мостай Кәримнең кызы Әлфия ханым бу спектакль премьерасы белән киләсе елга Мостай аганың 105 еллыгына үткәрергә теләк белдергәч, театр ризалашкан. Шулай итеп, театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин чыгарып бетерә язган спектакль 1 елга кичектерелгән.

Былтыр шул ук пьесаны Пушкин исемендәге Курск театрында «Алтын битлек» премиясе лауреаты Юрий Бурэ сәхнәләштергән. Театр әсәрне мәхәббәт турында риваять итеп эшләгән.

Башкортстанның Стәрлетамак театрында бу спектакльне тагын бер «Алтын битлек» премиясе лауреаты, якут режиссеры Сергей Потапов куйган – ул әле дә репертуарда.

«Ай тотылган төндә» пьесасында вакыйгалар башкорт ыруы җирләрендә XVII гасырларда бара. Ыру борынгы йолалар нигезендә тормыш итә. Әмма кешелек кыйммәтләрен күрмичә, шул йолаларга иярү фаҗигагә китерә. Әтнә театрында куелган спектакльдә вакыйгалар вакытка һәм урынга бәйләнмәгән – бу хәлләр теләсә кайчан күзе томаланган теләсә кайсы кавемдә булырга мөмкин.

Пьесаның ныклы сюжеты бар. Бу – татар театрларында сирәк була торган трагедия жанры. Мәгънәсен дә әллә кайлардан эзлисе һәм шул мәгънәләрне тапкач, «мин нинди акыллы» дип борын күтәреп йөрисе юк. Тамашачының барлык катламына – китап укый торганына да, «ТикТок» кына карый торганына да аңлаешлы.

Пьесаның сюжеты өлкән буын театр сөючеләргә яхшы таныш. Заманында ул Камал театрында да куелган, әле кайчан гына әлеге спектакль Чаллы театры репертуарында да бар иде. Казанга спектакльне Гафури театры, Туймазы театры алып килгәнен хәтерләүчеләр дә бардыр. Сүз уңаеннан, Гафури театры аны 2011 елда куйганда, исемен русча оригиналдагыча түгел, «Затмение» дип тәрҗемә иткән булган икән.

Ххх

Ыру белән ире үлеп тол калган Тәңкәбикә байбичә идарә итә. Аның бер улы Юлморза Ак патша чакыруы белән сугышка киткән, икенче улы Акъегет сөйгән Зөбәрҗәтенә өйләнергә йөри – калым яңа гына түләнеп беткән. Кече улы Ишморзага әле 11 генә яшь. Ыруда Дивана да яши – тиле саналса да, акыллылардан да акыллырак итеп сүз әйтә ала, кеше маңгай күзе белән күрә алмаганны акыл күзе белән күрә.

Көннәрдән бер көнне җәйләүгә дәрвиш килә. Шул көннәрдә ыру ирләре сугыштан кайта, араларында Юлморза гына юк. Яудашлары ул җирләнгән кабер туфрагын гына алып кайта... Юлморза вафат икән, аның зур калым түләп алынган хатынына Тәңкәбикәнең башка улы өйләнергә тиеш – йола шулай куша. Ә икенче улы Акъегет Зөбәрҗәт белән ярәшелгән. Зөбәрҗәт өчен дә калым түләнгән...

Гафу итегез, бераз читкә китеп, «Тәңкәбикә апайның бер дә алдан күрүчәнлеге булмаган икән, нигә бер улың сугышта йөргәндә, «кыргый йолаларны» белә торып, икенче килен өчен калым түләп куярга инде» дип уйлап куйдым әле. Улың кайтканны булса да көтеп була бит инде, икенче улыңның «гормоннары өлгерде» дип кенә бер көтү сарыгыңны илтеп бирергә димәгән.

Шулай итеп, ирсез калган киленне байбичәнең икенче улына бирәләр, калымы түләнгән, әмма килен булып та җитәлмәгән Зөбәрҗәт 12 яше дә тулмаган малайга тия.

Тагын бер кат читкә китеп. Бу сиңа бүгенге заманда бюджет хисабына яки юллама белән укып, диплом алгач, үзләренә тотылган акчаларны кайтармыйча «койрыгын сыртка салган» яшьләребез түгел, калым түләнгән икән, кемгә бирсәләр, шуңа хезмәт итәсең.

Бүгенге көн белән параллель үткәреп маташуым юкка түгел. Мин генә түгел, Сойжин Жамбалова да үткәргән аны. Чөнки күңел коллыгы вакытка бәйле түгел. Адәм баласы, йола-фәлән дигән булып, үзен тышаулап куя да шуннан газаплана.

«Коллар булу яман түгел, коллык яман.

Илебездә коллар бетәр берәр заман.

Коллар бетәр, рухыбызга патша булып,

Җан түрендә тәхет табар коллык һаман.

Рухларны шул мескен иткән коллык яман!» – ди Акъегет.

Шулай итеп, режиссер вакытка бәйләнмәгән спектакль чыгарган. Декорацияләр дә, киемнәр дә тарихи түгел, вакыйгалар XVII гасырлардагы башкорт далаларында бармый. Аксакалларның кемлеген дә, дәрвишнең кемлеген дә һәр кеше үз фантазиясеннән чыгып билгели ала.

Аксакалларның бүгенгечә сервировкаланган өстәл янында тәгам җыеп утырулары, ниндидер бер мизгелдә өстәлдә Акъегет, Зөбәрҗәт һәм Шәфәкъ башларының барлыкка килү мизгелләре күз алдына килә. Юк, режиссерның бик күп кызыклы табышлары турында язмыйм. Спойлер булмасын!

Ә менә Дәрвишне баштан ук ниндидер Мефистофель кыяфәтле итеп чыгарулары белән килешмәдем. Мин моңарчы караган спектакльләрдә аның чын йөзе тора-тора ачыла иде кебек. Монда карталарны баштан ук ачып куйганнар. Ягъни, режиссер иптәш баштан ук үзе спойлер ясаган.

Артистлар уены турында берничә сүз

Театрына төрле режиссерлар чакырган директор – иң яхшы директор. Аның артистларны шулай үстерүен уң ягындагы изгелек фәрештәсе үзенә савап итеп язып куйсын иде. Илсур Казакбаев, Сойжин Жамбалова кебек режиссерларны чакыруы белән Ленур Зәйнуллин ул савапка лаек.

Әтнә театрында Рәзилә Шәрифуллинаны башкорт режиссеры Илсур Казакбаев ачты, хәзер инде 30ы да тулмаган Рәзиләбезне Сойжин Тәңкәбикә итте. «Ул – гаҗәеп актриса, репетициягә килгән саен яшен арттыра кебек – репетицияләрдә ул 40ны узган хатын булып күренә башлады», – ди Сойжин аның турында. Югыйсә, нибары 28 яшьлек Рәзиләбез бит ул! Казанда 30ны узган актрисалар яшь кешене уйнар өчен «тире җыртып» җан талашканда, Рәзилә моңа төкереп тә бирми – теләсә нинди яшьне рәхәтләнеп уйный, аның өчен яшь-җенес чикләре юк. Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход»ында 7 яшьлек малайны, Анна Батуринаның «Фронтовичка»сында сугыш күргән яшь хатынны, Аяз Гыйләҗевның «Кар астында кайнар чишмә»сендә картаеп барган ханымны – Рәзилә барысын да уйный.

Сүз уңаеннан, «Ай тотылган төндә» спектакленең 1964 елдагы куелышы 1967 елда Станиславский исемендәге РСФСР дәүләт премиясенә лаек булган. Премиягә пьеса авторы буларак Мостай Кәрим, режиссеры Шәүрә Мортазина, рәссамы Галия Имашева һәм Тәңкәбикә ролен башкарган Зәйтүнә Бикбулатова лаек булган.

Рәзилә дә бу роле белән аерым игътибарга лаек дип әйтергә телим.

Мин бу спектакльдә Шәфәкъ ролен башкарган Зөһрә Мөхәммәтгалиевага сокланып туялмадым. Ничектер азапланмыйча, тартышмыйча башкара ул аны, аның Шәфәкъ булуына ышанасың, хәтта аңа гашыйк булып, шайтани җаны ачылып өскә калкып чыккан дәрвишне дә кичерәсе килә башлый – Зөһрәдә ниндидер бетмәс-төкәнмәс гүзәллек ресурсы ачылган. Моңарчы шуны ача алмаган режиссерларга ачу килде, Сойжинга рәхмәт!

Акъегет – мәхәббәт герое. Мәхәббәт геройлары, гадәттә, матур булып йөри торган, эшкә ярамаган һәм характер салынмаган бер егет була. Мостай Кәрим Акъегетне буш егет итмәгән – аның коллык турындагы сүзләре генә ни тора! Бу роль театрның яшь актеры Айзат Хәйруллинга насыйп булган. Алда әйткәнемчә, бу – аның дебюты. Алар Сиринә Хисмәтуллина белән шулкадәр матур пар инде. Сокланырлык! Сиринәнең яшен дә, 2 бала анасы булуын да онытасың. Матур да инде Сиринә!

Фаяз Хөсәеновның Диванасы да, Марат Хәбибуллинның Дәрвише дә көчәнмичә генә уйнала. 11 яшьлек малайны уйнаган Диләрә Һадиева, Ялчыгол белән Ырысколны уйнаган Раил Сәлахиевны сокланып карадым. Ә аксакаллар! Әлеге өчлеккә булган тамашачы нәфрәте бергә җыелса, бик зур кире энергия тупланыр иде – Таһир Габидуллин, Рәзинә Заһидуллина һәм Зиннур Һадиев өчлеге шәп! Гомумән, спектакльдә ансамбль нык. Артык та түгел, ким дә түгел.

Спектакльнең рәссамы – Натили-Кейт Пангилинан. Композитор – Дахалэ Жамбалов. Хореограф – Мария Сиукаева. Ут куючы рәссам – Анна Короткова. Болар барысы да – Сойжин Жамбалова алып килгән команда.

Спектакль тәмамланып, артистлар баш иеп, районның башкарма комитеты башлыгы сезон ачылу уңаеннан тамашачыны котлагач, алкышлар тәмамланып тамашачы таралганда көтелмәгән хәл булды – сәхнәгә Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов менеп, спектакль өчен артистларга һәм режиссерга рәхмәт әйтте.

Габделәхәт Хәкимов – һәр премьерага йөри торган район башлыгы ул. Бөтен башка мэр/главаларга менә дигән үрнәк!

Әлеге спектакль Әтнә театрын Россия киңлекләрендә танытачак әле – фестивальләр көтә әле бу театрны. Уңышлар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100