Чаллы театрында «Сихерче»: җәмгыятьнең сәер затлары – Убыр, Сихерче һәм башкалар
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова повесте буенча куелган «Сихерче» спектакле – Чаллы театрының бу сезон премьераларының берсе. Мәдәният буенча хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова Чаллыга махсус барып, әлеге спектакльне карап кайтты.
Спектакльдә Убыр ролен башкарган Чулпан Әскәрова әлеге образы өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды. Ә театрның яшь актрисасы Алсу Сәгыйдуллина Сәвилә роле өчен «Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясен алды. Чаллы театрының бу уңышлы спектаклен мин кармыйча кала алмый идем. Чаллыга юл тоттым.
«Сихерче» – Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың 1990 елда дөнья күргән әсәре. Бәлки, иң театраль әсәрләренең берседер. Заманында Тәслимә Хәләф инсценировкасында Тинчурин театрында барды. Тәслимә ханым үзе берьюлы карчык белән Сәвилә ролен тетрәндерерлек итеп уйнаган, диләр. «Мин еш кына, таң калып, сәхнә кырыеннан Тәслимәнең уйнаганын карап тора идем», – дип искә алган Тәминдар ролен башкарган Марсель Җаббаров әлеге спектакль турында.
«Сихерче»не Түбән Кама театры куеп, театр аны Казанга алып килеп аншлаг белән күрсәткәнне, тәнкыйтьчеләр бәясен алганын хәтерлим. Декорациясендә халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның «Ияләр» циклы мотивлары кулланылган. Инсценировкасын шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин язган булган икән – интернет киңлекләреннән укып белдем.
«Сихерче» әсәре Башкортстанда «Нур» театрында да куелган булган. Миңа ул куелышларның берсе дә таныш түгел. Димәк, шәхсән минем өчен «Сихерче» спектакле Чаллы театр белән тәңгәлләшәчәк.
Театр бу әсәргә халыкчан спектакль кирәк булганга алынган булса кирәк, дип аңлыйм. Чөнки Чаллы театры, Рашат Фәйзрахманов директорлык иткән чорда, Зифа Кадыйрова әсәрләре буенча куелган 2 спектакль белән касса ясый иде. Театр яңа бинага күчкәч һәм яңа җитәкче килгәч, репертуар алышынды. Кечкенә сәхнәдә куелган спектакльләр формасы буенча яңа сәхнәгә туры килми – аларны яки яңартырга, яки алмаштырырга кирәк иде. «Форма ягыннан карасак, репертуардагы 2 спектакльне калдыра алабыз. Яңа чыккан «Хуш, Агыйдел!» һәм «Яратылмый калган ярлар». Боларны яңа сәхнәгә яраклаштырырга була», – дигән иде Олег Кинҗәгулов «Интертат»ка интервьюсында. Зифа Кадыйрова әсәрләренең «театрны ашаткан спектакльләр» булуы турында сорагач: «Аңлыйм. Остазым Фәрит абый Бикчәнтәев белән дә, Илгиз Зәйниев белән дә киңәштем… Сыйфат дәрәҗәсе бар бит әле. Ашата инде — әйе. Әмма без профессиональлеккә йөз тотканбыз икән, алар белән хушлашырга туры киләчәк. Минем аларны үзгәртеп корасым килми. Кирәк булса, мин шундыйрак башка әйбер табам. Башка төрлерәк итеп куям», – дигән иде Олег.
Олег Кинҗәгулов, димәк, Нәбирә Гыйматдиновага тукталган. Халык язучысы дигән статусы бар. Аның китаплары халык тарафыннан яратып укыла. Профессиональ югарылыкта язылган. Әсәр вакыт сынавын уңышлы узган. Олег Кинҗәгулов инсценировканы да үзе ясаган.
Спектакль нәрсә турында? Күпмедер дәрәҗәдә мәхәббәт турында. Үз укытучысына гашыйк булган кыз баланың уй-кичерешләре турында һәм мәхәббәтнең челпәрәмә килүе турында. Кеше һәм табигать турында. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында. Үзен дөньяның кендеге итеп тотканнарга да, табигатьтән өстен буларга маташканнарга да җавап бирәсе көннең бер җитәчәге турында. Җәмгыятькә үзен башкачарак тоткан, табигатьнең бер баласы булган сәеррәк затлар кирәкме, җәмгыять аларны кабул итәргә әзерме – спектакль шул турында да.
ххх
Шулай килеп чыкты: Чаллы театры Аяз Гыйләҗев исемен йөртә. Ягъни, драматург та, режиссер да, артист та түгел, прозаик исемен. Бу исем үзеннән-үзе театрны әдәбиләштерде дә куйды. Спектакль, чыннан да, әдәби иде. Артистлар, диалоглар белән генә чикләнмичә, автор сүзен дә ишеттерә. Спектакльнең декорацияләре кызыклы – үзе бер картина кебек. Рәссам – театрның баш рәссамы Ләйсән Хөсәенова – Убыр белән аралашкан сәер кыз Сәвилә күзләре аша күренгән картинаны ясаган булса кирәк. Барлык геройларга Сәвилә күзләре аша карыйбыз.
Минемчә, режиссер Олег Кинҗәгулов «сезгә дә, безгә дә» яраклы спектакль ясаган. Ягъни, җиңелчә хатын-кыз романын ярата торган кеше дә карый ала, үзен югары зәвыклы дип борын чөеп йөрүчеләргә дә менә дигән спектакль.
Беләсезме, миңа спектакльдә нәрсә җитмәде, ә бәлки, артык күп булды. Кием. Әйе, режиссер белән рәссам персонажларны күп киендергәннәр. Хәтта Тәминдарның хатыны уйнаш итеп йөргәндә дә күп итеп киенгән иде. Шәрә сикереп йөрсен, димим, әлбәттә, алай ук ярамый, шулай да кыргый табигатькә якынлык турында сүз барган спектакльдә чама белән генә чишендерсәгез дә ярар иде. Сәвиләне дә башкачарак киемдә – өрфия күлмәкләрдән күрәсе килде.
Спектакльдә төп геройлардан башка геройларның үзенчәлеге бераз юылган, алар төп геройларга – Убыр, Сәвилә һәм Тәминдарга фон булыбрак хезмәт итә кебек. Повестьтагы кайбер геройлар берләштерелгән – монысы да табигый инде, инсценировкаларда еш кулланыла торган алым.
Сәвилә роле – театрның яшь актрисасы Алсу Сәгыйдуллинаның да дебюты. Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында «Актерлык сәнгате» факультетын тәмамлап Чаллы театрына килгән Зәй кызы иҗат юлын әнә шундый рольдән башлады. Алсу әле бик яшь һәм бик озак яше билгесез актриса булып калачактыр кебек, ягъни, әбине дә, бәбине дә уйный алачак. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әскәрованың Убыры... әйе, Убыр дисәң дә Убыр... серле дә, сихерле дә, Коръәнле дә, мәҗүси дә, үзенә тарта да, куркыта да, якын да, ерак та… Тәминдар ролендә – Татарстанның атказанган артисты Равил Гыйләҗев. Кызлар – Алсу белән Чулпан – кемне уйныйсын белсәләр, аларның героиняларның тамашачыга әйтер сүзе билгеле булса, Равил уйнарга тиешле Тәминдар – катлаулырак образ. Яхшы күңелле акыллы укытучы абыйдан аның романтик рухлы ир-атка әйләнүен күрәбез, кыскасы, башта абый, аннан җаный, аннары алда карьера баскычлары күренә башлагач шайтанның үзенә әверелгән, хәер, юк, юк, мескен, бик тә мескен бер адәми зат булып калган Тәминдар. Равил Гыйләҗев әле персонажының төбенә төшеп җитмәгән бугай, яшь һәм карт «сихерчеләр» арасында актер үзен тыйнаграк тота.
Мин бу спектакльдә бер дебютка юлыктым – Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин авырып китү сәбәпле, аның Галимҗан роленә театрның яшь артисты кергән. Инсаф Һидиятуллин – быел Казан театр училищесын тәмамлаячак егет. Зөлфәт Закиров курсында укыды. Яшь егеткә изге теләкләрем – Рафил абый кебек харизмалы актер урынына керү җиңел булмагандыр. Чагыштырып карый алмыйм – башкасын күрмәдем – әмма егетнең уйнавы ошады.
ххх
Чаллыдан спектакль карап кайткач, Нәбирә Гыйматдинованың «Сәвилә» китабын укып чыктым. Повестьның икенче өлеше дә бар икән. Сәвиләнең шәһәргә китеп, кабат авылына әйләнеп кайтуы, 40лардагы ханымның гашыйк булуы... «Икенчесе дә куелачакмы?» – дип сорадым Олег Кинҗәгуловтан. «Юк», – диде. Яшь, ихлас Сәвиләдән шактый ерагайган им-томчы ханым яшь режиссерның күңелен кузгата алмаган, димәк.
«Үзегезгә спектакль ошадымы һәм Убырның прототибы кем иде?» – дип сорадым Нәбирә ападан.
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова: «Аның прототибы Шәрибҗамал әби иде. Тирә-якка данлыклы әби иде ул. Аның турында күпме кешедән сөйләтеп йөрдем. Үзем дә бардым мин ул әби янына. Алдан рөхсәт сорау өчен, аны белгән Альбинаны җибәрдек. «Ярар, килсен, аның үзендә дә бар», – дигән. Өшкерергә 7 төрле ризык алып, башыма яулык ябып киттем әбигә. Мине әйбәт каршы алды. Такта өстәле өстендә – дини китаплар. Ул вакыт әбигә 101 яшь иде. Күзе яшь кызларныкы кебек җемелдәп торуына шаккаттым. Ул миңа 45 минут дога укыды. Үземнең сумкам Аксубайда онытылып калгач, барганда, 25 сум акчаны кешедән алып торган идем. Садака итеп бирмәкче булган шул акчамны кире йөземә бәрде: «Үзенеке түгел, кешедән алып килгән», – ди. Алга таба әби белән сөйләшеп булмады, караватка утырды да аякларын чөеп-чөеп дөньяны тирги бу. Чыгып киттем. Башка бара алмадым. Ул 103 яшендә вафат булды. Әбигә бәйле бөтен тарихы шушы. Ә «үзендә да бар» дию – минем кешене тынычландыра алуымдыр, ул – кешене аңлый белүдән, хәленә керүдән, тыңлаудан, сер саклый белүдән һәм кешеләрне яратудан киләдер.
Спектакль миңа ошады. Мин аны яраттым. Алдарак күпме куйдылар, андый хис булмады. Рөстәм Галиев та куйды, әмма мин аны карагач, елап кайтып киттем. Шуннан соң безнең мөнәсәбәтләр дә бозылды, дөресен генә әйткәндә. Мин аңа бүтән рөхсәт итмим үз әсәремне алып куярга. Ә монда мине аңлап куелган кебек. Олег бик талантлы егет икән, искиткеч. Олегка үземнең «Бер тамчы ярату» әсәрен дә бирәсем килә. Ул – шулкадәр якты әсәр. Заманга да туры килә. Тинчурин театрында куелган иде ул, әмма озак бара алмады – сәбәпләре бар. Режиссер аны алып атты – минем аркададыр инде, нәрсәдер әйткәнмендер. Ләкин ул аны, җырлар кертеп, бик матур куйган иде.
Кабатлап әйтәм: Чаллы театрындагы «Сихерче» спектакле – Олегның һәм артистларның уңышы, монда минем бер катнашым да юк».