Әлмәттә «Ат карагы»: Шәкүр карак турында ирләрчә спектакль һәм варис тәнкыйте
Әлмәт театры яңа сезонын Туфан Миңнуллин пьесасына нигезләнеп куелган «Ат карагы» драмасы белән ачты. Спектакльнең режиссеры – Айдар Җаббаров. Бу – аның Әлмәт театрында куелган икенче спектакле. Беренчесе – Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» драмасы иде. Сүз уңаеннан, театр ул спектакль белән шактый уңыш казанды, Казанда гына берничә мәртәбә аншлаг белән күрсәтте.
Айдар Җаббаровка Татарстанда ихтыяҗ зур – аның килүен көтеп, театрлар чират тора, дияргә мөмкин, чиратка басарга җөрьәт итмәгәннәре дә Айдар турында хыяллана. Театрлар гына да түгел – Казан мэриясе дә, Татарстан Мәдәният министрлыгы да Айдар белән эшләргә омтыла. Айдарның эше – сыйфат билгесе. Хәер, иҗатына гашыйклар булган кебек, аның эшенә каршылар да бар... Ул хакта соңрак. Сүз башы спектакль иде.
«Ат карагы» пьесасының төп герое Сибгатьнең прототибы Шәкүр карак – татарның легендар шәхесе, данлыклы ат карагы һәм ат караклары бандасы атаманы, татар Рубин Гуды. Матбугатта аның турында җинаять эшләрен өйрәнеп язган мәкаләләр байтак – теләгән кеше ачып укый ала. Алардан ни өчен Шәкүр каракның татар тарихында данлыклы герой булып кереп калуы шәйләнә. Сүз уңаеннан, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың да шәҗәрәсе Шәкүр карак шәҗәрәсе белән тоташкан, ди – бу хакта аның үзенең дә әйткәне бар.
«Ат карагы» пьесасын Туфан Миңнуллин 1972 елда язган. Драматург пьесаны 40 томнан торган җинаять эше белән танышып иҗат иткән. Туфан ага Шәкүр Рәхимов туган Кайбыч районы Чүти авылында да булган. Драма язылган вакытында куелмаган – рөхсәт булмаган, ди. Драма нибары бер мәртәбә 80нче еллар азагында Камал театрында куелган. Легендар Марсель Сәлимҗанов куйса да, легендар Шәүкәт Биктимеров уйнаса да, ул театрда уңыш казанган әсәр түгел. Ни өчен икән?
Югыйсә, 90нчы елларда спектакльнең кызыграк яңгырау мөмкинлеге дә бар иде. Казан урамнары тере бандитлар белән тулган, хатын-кызлар, урлаудан куркып, чәшке бүрекләрен башларына бәйләп кигән заманда ни өчен тамашачыны ат караклары бандасы һәм Шәкүр карак язмышы кызыксындырмаган? Югыйсә, Шәкүр карак темасы матбугатта да күтәрелеп торган. Интернеттагы язмаларга караганда, журналистлар Шәкүр Рәхимовның Үзбәкстаннан кайткан улыннан да интервьюлар алганнар. Хәтта 90нчы елларда Кайбыч районында Шәкүр карак призына ат чабышлары, татарча көрәшкә кадәр булган. Болар барысы да булган, ә пьеса бармаган... Һәр салган күкәй алтын булмый, диясем килми, ачкычы табылмагандыр, бәлки.
Күрәсең, пьеса Айдар Җаббаровны көткәндер. Бу пьесаның, ниһаять, сәхнәгә менүенә һәм үзенә кадерле булган Әлмәт театры сәхнәсенә менүенә Туфан абыйның рухы шаттыр кебек. Чөнки Туфан Миңнуллин Тукай премиясен нәкъ менә Әлмәт театры белән алды. Театр репертуарында Туфан Миңнуллинның 12 әсәре булган. Хәзер дә «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясе гөрләп бара.
Мин Айдар Җаббаровның бу әсәргә алынуын ил тарихындагы аклар-кызыллар чоры фонында татар тормышын күрсәтәсе килүе белән бәйләмәкче идем, юк икән. Баксаң, Айдар Әлмәт театрына бөтенләй башка әсәр куярга чакырылган булган. Әмма ул, Әлмәткә килгәч, очраклы гына Туфан Миңнуллинның китабын кулына алган һәм шушы пьесасын укып караган. Укып чыккан да куярга карар иткән.
Спектакльнең үзенчәлеге – анда ир-атлар гына уйный. Ажгырып торган ир-ат энергетикасы булган спектакльне каравы – үзе бер җан рәхәте икән, гафу итегез, чештер-пештер хатын-кыз йөрмәве үзе бер күңелле икән. Җырлап та алалар, биеп тә җибәрәләр. Сәхнә гөрләп тора.
Ә сәхнәдәге атларны күрсәгез! Бутафорлар ясаган булса да, чын зурлыкта булгач, өстенә менап атланырлык ныклыгы булгач, чын ат кебек инде менә – томырылып чабып китәр кебек.
Сәхнәдәге бөтен декорация – атлар да тәгәрмәч шиналары. Башта, шиналарны күргәч, режиссер вакыйгаларны бүгенге заманга күчергән булса кирәк, дигән уй туган иде. Юк, алай түгел икән, әсәр аклар белән кызыллар сугышкан заманнардагы ат каракларына бәйле вакыйгаларны сурәтләсә дә, шиналар бу вакыйгаларның теләсә кайсы заманда була алуына ишарә итә. Сүз уңаеннан – спектакльнең рәссамы Айдар Җаббаров үзе.
Спектакльнең беренче өлешендә Сибгать оештырган банда һәм ат каракларының тормышы романтика кебек күренә. Аларның ат урлавы да, ярлыларга булышуы да, бер аты урланган старостаның икенче атын урларга җыенулары да... Менә Сибгать, җинаять эшләрен үз өстенә алып, каторгага китә. Менә алар, җыелып, Сибгатьнең каторгадан кайтуын бәйрәм итәләр. Җырлыйлар, әкиятләр тыңлыйлар. Сибгать үз янына җыйган егетләрне «бәбкәчләрем» дип атый, алар аны «дәү әти» диләр. Ат караклары өчен «гаделлек», «намус», «шәхес иреге» төшенчәләре зур роль уйный. Алар кеше үтерми. Революция һәм гражданнар сугышы елларында банданың, бер якка да авышмыйча, үз иманы белән калуын күрәбез.
Менә Сибгатьнең төп монологларының – аклар һәм кызыллар вәкилләре янындагы әйткән сүзләренең берсе: «Влас башына менеп утырсаң, син дә шундый буласың. Икегез дә карап торырга кешеләр. Берегез «совет» ди, икенчегез «патша» ди. Шуның өчен пыр тузып сугышып йөрисез. Икегезгә дә бит сезнең влас кирәк. Влас башына менеп утырырга кирәк. Влас булган җирдә ирек буламыни ул, аңгыра? Патша булган җирдә ватан буламыни? Кирәкми миңа андый ирек, кирәкми миңа андый ватан. Минем авылыма килеп сугышып кына йөрмәгез. Калагызда бүлешегез ул власыгызны».
Болар барысы да матур яңгыраса да, караклар тормышы романтика түгел. Башта Рубин Гуд булып күренгән каракларның деградациясе күренә – моны режиссер ажгырып торган егетләрнең күз алдыбызда гап-гади чүпрәк талаучыларга әверелүе аша күрсәтә. Туфан абый әсәрендә бер Сәйхун гына чүпрәк урласа, Айдарда каракларның барысы да совет чорында барлыкка килгән кооперативларны талап, чүпрәк сата. Шулай итеп, Шәкүр карак төзегән «империя», нинди генә гадел тәртипләргә таянган булса да, җимерелә. Сибгать үзе җитәкләп өергә керткән һәм хәтта аңа кызын бирергә дә әзер булган Сәйхун хыянәтче булып кына калмый... Кыскасы, Айдар Җаббаров Туфан Миңнуллин пьесасына буяуларны кызганмаган.
Спектакльдә Сибгать ролендә – Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов. Сайхун –- Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов. Ишми – Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров. Сибгатьнең улы Фәйзел ролендә – Эльмир Нургалиев. Мөгаллим – Раушан Мөхәммәтҗанов. Ат караклары һәм башка рольләрдә – Рамазан Йосыпов, Нәфис Газиев, Айрат Мифтахов, Фаил Сафиуллин, Айзил Фазлыев, Алмаз Шаһимәрданов, Илназ Галәлетдинов, Илсур Хәертдинов, Рифат Әхмәдиев, Алмаз Габдуллин.
Инде Туфан абый язган пьеса белән Айдар Җаббаров куйган спектакль арасындагы аермага килик. Язылган вакыттагы акцентлар 80нче еллар азагында ук кызык булмаганны яңа гасырның 23нче елында «ничек язылган – шулай куелган» белән генә кызыктырып булмаячак иде.
Мин пьесадагы ике персонажның үзгәрешенә аеруча игътибар иттем. Пьесада каракларның Хафиз исемлесе бандадан китә – җир сөрә башлыйм, ди. Айдар спектаклендә ул китми, чөнки банда – килеп-китеп йөри торган урын түгел, алай була алмый – урла-урла да, тыныч кына китеп бар да җир сөрә башла, имеш. Бандага кеше килеп-китеп йөри ала дип күрсәтергәмени хәзер? Тәрбия максатларын да күздә тотсак, алай ярамыйдыр ул. Тәрбия дигәннән, Айдар мөгаллимне дә уңай герой итеп калдырмаган – власть аны да бозган.
Ххх
Спектакль ничек кенә уңышлы куелмасын һәм тамашачы аны яхшы кабул итмәсен, бер проблема бар – спектакльне Туфан Миңнуллинның төп варисы Әлфия Миңнуллина кабул итәргә теләмәде. Ул театрга пьесаны куярга рөхсәт бирсә дә, Айдар Җаббаров куячагына шикләнеп караган икән. Моның сәбәбе бар – Әлфия Туфановна Айдар Җаббаровның Татарстан театрында куелган беренче спектаклен, диплом алды эшен – «Агыла да болыт агыла» шигъри драманы кабул итә алмаган булган. Чөнки спектакльдә ике автор – Туфан Миңнуллин һәм Хәсән Туфан күрсәтелгән. Болай куелуы аңлашыла да – әсәр нигезенә Хәсән Туфанның сөргендә язылган шигырьләре салынып, шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән иде. Хәзер әсәр театр репертуарында юк, ризасызлык турыдан-туры театрга булмагач, Әлфия Туфановнаның ризасызлыгы да конфликт булып күпереп чыкмады.
Бу юлы да Әлфия Миңнуллина, спектакльне карагач, театрга претензияләре юклыгын әйтте, әмма алга таба Айдар Җаббаровка Туфан Миңнуллин әсәрләре белән эш итәргә рөхсәт итмәячәк – шулай диде.
Әлфия Миңнуллина: «Туфан Абдуллович пьесаларына режиссура кирәк тә түгел, аның ремаркалар буенча барып чыксаң, спектакль куелган. Ниндидер мөгез чыгару, шаккатырулар кирәкми. Айдар Җаббаров үзенчә куярга теләсә, утырсын да язсын. Әмма аның идеяләрен карамаска мөмкиннәр, шуңа Туфан Миңнуллин исеме белән чыга – халык Туфан Миңнуллинга килә. Минем театрга бернинди үпкәм дә юк! Үпкәм бары тик режиссерга! Мин спектакль турында фикеремне башкача җәмәгатьчелеккә белдермәячәкмен. Ләкин Айдар әти әсәрләренә кагылмасын иде».
ТАИС җитәкчесе, драматург Хәбир Ибраһим: «Халык спектакльне бик матур кабул итте. Озак кул чаптылар. Бүгенге көндә Айдар Җаббаров – танылып килүче режиссер. Ул инде – зур исемнәр алган кеше. Ул – безнең киләчәк. Ул режиссерга табыну дигән әйбер дә күренә. Театрның гаебен күрмим, ләкин режиссерларга ышанып бетәргә, артык ирек бирергә ярамый, театр тарафыннан контроль булырга тиеш. Режиссерлар әсәрләргә күп кирәкмәгән әйберләр кертәләр. Хәзер яңа алым керде – спектакльдә автор сөйләме белән сөйләнеп бара. Сөйли дә сөйли... уен кирәк. Мәсәлән, Кариев театрында да «Рөстәм маҗаралары» да шулай куелган: автордан «әби баскычтан менеп бар, әби чәй эчә, әби урманга кереп бара» дип сөйләнеп торыла. Без аның урманга кереп барганын үзебез дә күрәбез ич инде. Монда да Сибгатьнең малае тамада кебек сөйләп тора. Туфан абыйда бар идеме икән ул? Юктыр. Драматург текстын үтерергә кирәкми».
Алга таба Айдар Җаббаров куймаса да, Туфан Миңнуллин куелыр, әлбәттә. Туфан Миңнуллинны куймаса да, Айдар Җаббаров та куяр. Тормыш дәвам итә. Ә Әлмәт театры «Ат карагы» белән зур фестивальләрне дә алачак, касса да җыячак әле.
Ххх
Шулай итеп, Айдар Җаббаров эшләренә каршылар тагын бергә артты. Исегезгә төшерәм – җәмәгатьчелектә Айдар Җаббаровның 26 апрельдә күрсәтелгән театральләштерелгән тамашасындагы Тукай образыннан ризасызлар да булды. Прологын Айдар Җаббаров куйган Казан сабантуеннан канәгатьсезләр дә бар иде. Ләкин тегесеннән дә, монысыннан да канәгатьләр күбрәк. Шәхсән мин шулары арасында.