news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Егет белән кызга никахны кем укый ала?

«Сакал үстереп, түбәтәй кигән кеше генә никах укый алмый», — дип аңлата хәзрәт.

news_top
Егет белән кызга никахны кем укый ала?
Рамил Гали

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин никах укучы кеше турында аңлатма бирде.

Ул һәр мәчеттә вазифалар бүленеше булуын аңлатты. Имам-хатыйп — баш кеше, аның төрле юнәлештә ярдәмчеләре була. Районда ничә мәчет булса, шул кадәр имам була, алар арасыннан район буенча баш имам сайлана. Ул өммәт, хакимият каршында җавап тота. Аннары мөхтәсибәтләр була, мөхтәсибәт исә Диния нәзарәтенә карый, ди Рөстәм хәзрәт.

Системадагы һәр буыннын үз шәһадәтнамәсе бар, анда белемле имам булуы турында языла.

«Никах укытырга мәчеткә килгәч, сездән әти-әниегез, моңа кадәр никахлы булу-булмавыгыз, паспортыгыз турында сорашалар. Әгәр кеше алдашса, ул тиз генә китеп бара. 50 сум сәдака өчен никах укып җибәрүче дә булырга мөмкин. Ул укый да озата. Ләкин аны Аллаһ кабул итәме соң әле? Никахны Аллаһ кабул итәргә тиеш», — ди Рөстәм хәзрәт.

Ул кайчакта машинада никах укыганнар дигәнне ишетергә туры килүенә аптырый. «Бу ни инде? Бу бит туганнарны, әти-әниләрне, Аллаһны хөрмәт итмәү», — ди ул.

«Никахны вәкаләте булган, тикшерелгән, аттестация узган, дипломы кеше генә укырга хокуклы. Сакал үстереп, түбәтәй кигән кеше генә никах укый алмый», — диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар