news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җомга көнне өй җыештырырга ярыймы?

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җомга көннең мөселманнар өчен бәйрәм булуын аңлатты.

news_top
Җомга көнне өй җыештырырга ярыймы?
Рамил Гали

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Җомга көнне өй җыештырырга ярыймы?» дигән сорауга аңлатма бирде. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеода сөйли.

«Намаз, ураза турында белмәсәк тә, кайчан җыештырырга ярый, кайчан ярамый икәнен беләбез. Җомганы шулай югары бәяләвегезне күрү яхшы», — дип башлый хәзрәт.

Аннары ул җомга көннең бәйрәм булуын тәфсилләп аңлата.

«Җомга көнне уникедә азан тавышы ишеткәч, шул минутта өй җыештырырга да, башка эш эшләргә дә ярамый. Бу вакытта мәчеткә барып намаз укырга кирәк. Бөтен ир-атлар да бу минуттан мәчеттә булырга тиеш. Хатын-кызлар бу вакытта өйдә намаз укырга тиеш. Җомга көнне уникедән соң без бөтен эшләрне туктатабыз. Дога кылабыз, намаз укыйбыз. Намаз чама белән ярты сәгать дәвам итә. Шулай итеп, ярты сәгатьтән без өй җыештыра алабыз, башка эшләргә керешәбез, кер юабыз, ашарга пешерәбез. Җомга — ул бәйрәм. Кем дә булса бәйрәм көнне, мәсәлән, 9 майда өй җыештырамы? Аңа кадәр җыештыралар бит. Шуңа күрә пәнҗешәмбе көнне өйне җыештырып кую хәерле. Җомга көнне исә бәйрәм итеп уздырабыз», — ди хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар