Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга куян, кабан дуңгызы ите ашарга ярыймы?

Йөз тапкыр чистартып, бисмилла укысаң да, дуңгыз ите хәрам була.

news_top_970_100
Мөселманнарга куян, кабан дуңгызы ите ашарга ярыймы?
Ләйсән Галиева

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин куян ите, ауда табылган җәнлек итләрен ашау турында сорауга җавап биргән. 

«Аллаһ безгә чиста — хәләл әйбер ашарга рөхсәт иткән. Ерткыч булмаган хайваннарны ашарга ярый. Боларга еланнар керми. Хайван бисмилла әйтеп чалынган булырга тиеш. Куян ислам шартлары буенча чалынган булса, аны ашарга ярый. Сыер, сарык, тавыкны да бисмилла белән чалырга кирәк. Балыкны чалу таләп ителми. Ул болай да хәләл санала», — ди хәзрәт. 

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин аучылык турында да аңлата. «Ирегез ауга барып, кабан атып алып кайтса — аны ашарга ярамый. Кабан, дуңгыз — бу хайваннар теләсә нинди формада да безнең өчен тыелган. Йөз тапкыр чистартып, бисмилла укысаң да, аларны ашарга ярамый. Алар хәрам була», — ди ул. 

Хәзрәт: «Ау вакытында ирегез куян, үрдәк атып кайтса, бәлеш пешерергә ярыймы соң?» — дип сорап куя. «Әйе, ярый. Тик бу очракта билгеле бер шартлар үтәлергә тиеш. Аучы мылтык алып атканда, бисмилласын әйткән булу кирәк. Ул атылган хайванны тапкач, хайван әле исән булса, аучы бисмилла укып, аны чалырга тиеш. Поши, үрдәк, башка хәләл хайваннар булса, ритуаллар үтәлсә, аудан алып кайткан җәнлекне ашарга ярый», — дип аңлата дин белгече.  

Әгәр бар әйбер дә җитеш булса, кызык өчен, фотога төшү өчен генә ауга йөрү тыелуын да искәртә хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100