news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яулык ябып йөрмәгән хатын-кызлар җәннәткә керәме?

Гәүдәнең ачык өлешләрен күрсәтү исламда гөнаһ санала.

news_top
Яулык ябып йөрмәгән хатын-кызлар җәннәткә керәме?
https://pixabay.com

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яулык япмаучы хатын-кызлар турында аңлатты. Аннан «Яулык ябып йөрмәгән хатын-кызлар җәннәткә керәме?» дип сораганнар.

«Гаурәт дигән төшенчә бар. Хатын-кызларның билгеле бер урыннардан кала, башка урыннары чит ир-атлардан яшерелгән булырга тиеш. Бары тик йөзе, кул чуклары һәм тубыкларына кадәр аяк бармакларыннан кала. Калган урыннар чит ир-атлар алдында ябык булырга тиеш.

Гәүдәнең ачык өлешләрен күрсәтү исламда гөнаһ санала. Ягъни хатын-кыз әлегә кадәр яулык ябып йөрми икән, көн саен ир-атлар караган саен, инстаграм, тик-ток яки башкалар аша да, тереләй дә, аңа көн саен гөнаһ языла.

Без кешенең җәннәткә керәме, кермиме икәнен хәл итә алмыйбыз. Моны Аллаһ кына хәл итә.

Ләкин гаурәтне капламау гөнаһ диелгән. 

Хәзер матур яулыклар бик күп. Безнең мәчеткә килегез, яуылк бәйләргә өйрәтербез. Сез аны киеп йөрергә дә оялмассыз», — ди хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар