Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселманнар Яңа ел төнендә нишләргә тиеш?

«Өйгә хәрам кертмәгез, өстәлегездә гел хәләл генә булсын», — ди Рөстәм хәзрәт.

news_top_970_100
Мөселманнар Яңа ел төнендә нишләргә тиеш?
Михаил Захаров

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Инстаграмдагы сәхифәсендә Яңа елны каршылау турында сөйләде.  

«Миннән Яңа елга ничек карыйсың дип сорыйлар. Ничек карыйм инде? Мин — мөселман. Мөселман календаре буенча беренче ай — Мөхәррәм ае. Ул чама белән август аенда булачак, иншаллаһ. Ул чакта миңа мөселман буларак Яңа мөселман елы башлана. Заманча Яңа ел 31 декабрьдән 1 гыйнварга, Григориан календаре буенча, Христос туганнан башлап исәпләнә торган Яңа елга килгәндә, мин аларның икесенә дә Яңа ел килә дип карыйм. Мин Аллаһы Тәгалә алдында тәүбә кылам, хисап ясыйм. Күпме гөнаһ, күпме яхшылык эшләгәнмен, планнар корам. Планнар тормышка ашуын сорыйм», — ди ул.  

Хәзрәттән чыршы куясызмы, оливье ашыйсызмы дип тә сораганнар. «Мин яраткан хатыным әзерләгән әйберне ашыйм. Бөтен кеше курантлар тавышын көткәндә, тыелган шампан шәрабе күтәргәндә, әйдәгез, без Аллаһ әкбәр диик, намазлыкка басып намаз укыйк. Намаз укыгач Аллаһы Тәгаләдән яхшы, имин ел телик», — ди ул. Бар да Аллаһы Тәгаләдән тора, нинди генә язулар язып, яндырып эчсәгез дә, дип искәртә хәзрәт.

Хәмер эчәргә ярамавын да әйтә. «Бу — гөнаһ», — ди. «Мин намаз укып, Григориан календаре буенча Яңа ел яхшы, бәрәкәтле булсын дип телим», — ди. 

Хәзрәт сүзләренчә, Яңа ел алдыннан кибетләрдә кешеләр арбаларга төяп ризык, эчемлек ташый. «Өйгә хәрам кертмәгез, өстәлегездә гел хәләл генә булсын. Өйләрегезне саклагыз. Бөтен вакыйгаларны дога белән каршы алыгыз», — ди Рөстәм хәзрәт.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100