Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Песиләрне кастрацияләү дини яктан рөхсәт ителәме?

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ике начарлык арасыннан азрагын сайлап алу турында аңлата.

news_top_970_100
Песиләрне кастрацияләү дини яктан рөхсәт ителәме?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин йорт хайваннарын кастрацияләү, стерильләштерү рөхсәт ителәме дигән сорауга җавап бирә. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә сөйли.

«Ике начарлык арасыннан сайлап алу» төшенчәсе бар. Кайсысы күбрәк зыян китерә?

Песи бала тудыра һәм аларны батырып үтерү, урамга чыгарып ату, аларның шунда өшеп үлүе — бу зыянлырак. Шуңа күрә кастрацияләү кирәк. Тик бу — гөнаһ. Без песигә зыян китерәбез.

Шуңа күрә ике начарлык арасыннан кечерәген сайлап алырга кирәк. Әгәр сез песи балаларын кирәкле урыннарга өләшеп чыксагыз, яхшырак булыр иде. Песине кастрацияләмичә, песи балаларын үтермичә, кирәкле һәм ышанычлы кулларга өләшергә була.

Тик ике начарлык арасыннан сайлап алганда, кастрацияләү хәерлерәк», — ди ул.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100